Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы?

news_top_970_100
Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы?
Рамил Гали

Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы дигән сорауга Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел теш дәваларга туры килде, табиб авыруны баса торган укол ясады. Уразаны бозамы ул?

Үә галәйкүм әссәлам! Укол ясауга кагылышлы мәсьәләләргә инде кагылган идек. Укол ясату уразаны бозмый. Авыз куышлыгына ясалган укол да уразаны бозмый, әмма бу очракта уколның тамчысы тамакка китү куркынычы бар. Теш ямаганда яисә алганда, аның кыйпылчыклары тамакка китәргә мөмкин. Бу очракта ураза бозыла.

Шәригатьтә уразага түбәндәгечә билгеләмә бирелә:

Ураза ул – ашказанына яисә аш кайнату әгъзаларына (үңәч, эчәклек) махсус яисә ялгышып ни дә булса керүдән, җенси якынлыктан тыелу. (“Нур әл-Идах”).

Димәк, авыз куышлыгы аша үтеп ашказанына кергән бар нәрсә дә уразаны боза. Шунлыктан, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган очракта, Рамазан аенда тешләрне дәвалаудан тыелып тору хәерлерәк.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100