news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Эльмира Сөләйманованың төркемендә Фәйзелхак Хәлимов исемле баянчы эшли иде.

news_top
Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Эльмира Сөләйманованың вафат булуын иң беренчеләрдән булып тамашачыга Алмаз Рәхимов хәбәр итте. Ә аңа җырчының инде күп еллар дәвамында баянчысы булган Фәйзелхак Хәлимов бу аяныч яңалыкны ирештергән. Без Фәйзылхак әфәнде белән элемтәгә кердек. 

Аның сөйләвенчә, Эльмира бүген иртәнге дүрттә инфаркт кичерү сәбәпле үлгән. Ул Эльмираның ире Дмитрий белән сөйләшкән.

«Янында балалары һәм ире булган. Ире әйтүенчә, Эльмира ике тапкыр кычкырып ютәлләгән дә башка сулыш алмаган. Шулай итеп җан бирүе булгандыр», – дип сөйли баянчы. 

Эльмираның бервакытта да йөрәгенә зарланганы булмаган. «Ютәлләп тора иде ул, тик, йөрәгем авырта, дип әйткәнне хәтерләмим», – ди Фәйзелхак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар