Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Автор: Гүзәл Насыйбуллина
  • 03:00
    22 гыйнвар 2018
    Кечкенә Алмазның зур җиңүе: өметсез диагноз куйган табиб хәтта гафу үтенергә мәҗбүр була
    Алмаз сау-сәламәт бала булып туа. Беренче елмаюы, утырырга маташуы, үрмәләве... Сигез айда ике яшькә өлкәнрәк абыйсыннан калышырга теләмичә, торып чабарга маташуы – Хәкимовлар төпчек улларына шатланып туя алмый. Әмма атна-ун көн дигәндә, күз нурларын танымаслык була. Актив, шаян бала үсемлек дәрәҗәсенә диярлек кала, хәтта әти-әнисен дә танымый башлый.
    Кечкенә Алмазның зур җиңүе: өметсез диагноз куйган табиб хәтта гафу үтенергә мәҗбүр була
  • 10:00
    8 гыйнвар 2018
    "Кендек бавына уралган баланы кысып-тартып чыгарганга, бала берникадәр вакыт суламыйча торган"
    Авыру бала - Ходай җәзасы түгел лә, ә еш кына үз урынында булмаган, үз һөнәрен сайламаган, үз эшенә битараф караган кайбер белгечләрнең хатасы.
    "Кендек бавына уралган баланы кысып-тартып чыгарганга, бала берникадәр вакыт суламыйча торган"
  • 12:00
    18 декабрь 2017
    Татар теле һәм цифрлы технологияләр: әзер программалар бар, куәтле серверлар юк
    Телне саклау өчен ул сөйләмдә, язмада һәм мәгълүмати технологияләрдә үсеш алырга тиеш. Соңгысы бүгенге көндә аеруча актуаль. Компьютерлашкан һәм смартфонлашкан дөньяга татар теле ни дәрәҗәдә кереп урнашкан? "Интертат"тан күзәтү тәкъдим итәбез.
    Татар теле һәм цифрлы технологияләр: әзер программалар бар, куәтле серверлар юк
  • 07:00
    11 декабрь 2017
    Дүрт телне белгән удмурт кызы Марина: “Татар теле безнең горурлыгыбыз булсын иде”
    Татарстан Республикасы Удмурт автономиясе башкарма директоры Марина Иванова тумышы белән Кукмара районыннан. Кечкенәдән әби-бабасы тәрбиясендә үскән. Гаиләдә өч телдә – удмурт, татар, рус телләрендә сөйләшкәннәр. Бүген ул шушы өч телдән тыш инглиз телен дә аралашу дәрәҗәсендә үзләштергән. Моннан тыш әле француз, испан һәм латин телләрен өйрәнә.
    Дүрт телне белгән удмурт кызы Марина: “Татар теле безнең горурлыгыбыз булсын иде”
  • 08:00
    6 декабрь 2017
    Биш яшьлек авыру Данис Вафин: “Әллә бу аякларны кисеп, яңасын тегәсе инде...”
    5 яшьлек Данис үсеп җиткәч, машина йөртергә һәм табиб булырга хыяллана. Авыруларга операцияләр ясыйм, ди. Кечкенә генә булса да, малай олыларча фикер йөртә. Үзе сабый чактан ук сәламәт булу өчен көрәш алып баргач, саулыкка туймаган башка кешеләрнең дә хәлен аңлый. Аларны да савыктырырга хыяллана ул.
    Биш яшьлек авыру Данис Вафин: “Әллә бу аякларны кисеп, яңасын тегәсе инде...”
  • 11:00
    20 ноябрь 2017
    Күп балалы әни Мөслимә Вәлиуллина: “Раббым, авыру сабыемны үзеңә ал, дип ялвардым..."
    Бу бала яшәмәячәк, исән калган очракта да, гомерлек инвалид булачак – күрмәячәк, ишетмәячәк, берни аңламаячак дигән табибларның котычкыч сүзләре Мөслимә Вәлиуллинаның колагында әле дә яңгырый. Төпчек уллары, чыннан да, берничә тапкыр яшәү белән үлем арасында була. Әмма табибларның хөкем карарына, күпсанлы куркыныч диагнозларга карамастан, ул исән, ул яши. Әле алай гына түгел, ул хәзер инде йөрергә өйрәнеп килә, сөйләшергә омтыла.
    Күп балалы әни Мөслимә Вәлиуллина: “Раббым, авыру сабыемны үзеңә ал, дип ялвардым..."
  • 07:00
    3 ноябрь 2017
    Күзләре күрмәүчеләр: "Гарип кешегә берәүнең дә исе китми, без үз ишеләребез арасында гына кирәк"
    Кәмәрия Тарасова тумыштан сукыр. Аның белән йөкле булганда, әнисенә бик каты борчылырга, кайгыргырга туры килгән. Авыру булып туу сәбәпләрен дә ул шуннан күрә. Нәселендә мондый авырулы кешеләр юк бит. Ире белән бергә сау-сәламәт балалар да тәрбияләп үстергәннәр.
    Күзләре күрмәүчеләр: "Гарип кешегә берәүнең дә исе китми, без үз ишеләребез арасында гына кирәк"
  • 06:00
    22 октябрь 2017
    Аяз Гыйләҗев әсәрләре ни өчен бүген чит илләрдә дә популяр?
    Татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев иҗаты еллар үтү белән дә татар укучысы өчен генә түгел, башка халык вәкилләренә дә кызыклы. Аның әсәрләре башка телләргә дә тәрҗемә ителеп, чит илләрдә таралыш ала, меңләгән тираж белән сатыла һәм фикерләр барлыкка килүгә этәрә, бәхәсләр уята. Башка милләтукучыларын Аяз Гыйләҗев әсәрләре нәрсә белән үзенә тарта, аларның популярлык сере нидә икән соң?
    Аяз Гыйләҗев әсәрләре ни өчен бүген чит илләрдә дә популяр?
  • 12:00
    20 октябрь 2017
    Бала сөйләшмәсә, нишләргә?
    Бала өч яшендә инде сөйләшә белергә тиеш, ди белгечләр. Әмма күп кенә балаларда сөйләм үсешендә артта калу күзәтелә. Һәм бу нәкъ менә соңгы елларда бик зур борчу уяткан күренеш. Ни өчен бала сөйләшми икән соң? Бу сорауга Казан 405 балалар бакчасының югары квалификацияле логопеды Лариса Кирикмасова җавап бирә.
    Бала сөйләшмәсә, нишләргә?
  • 10:00
    15 октябрь 2017
    ДЦПлы бала тәрбияләүче Миләүшә Бәширова: Кызым биергә хыяллана, әмма аягына басып биеп кенә китә алмый
    Авыру балаларның әниләре белән сөйләшкәндә, аларның никадәр көчле рухлы булуына шаккатасың. Күпчелегебез кечкенә генә авырлыклардан да төшенкелеккә бирелгән мәлдә авыру балалар тәрбияләүчеләр еллар буе үз җилкәсендә сынмый-сыгылмый зур йөк күтәрә. Шул ук вакытта алар тирә-юньдәгеләргә карата да шулкадәр мәрхәмәтле, көләч йөзле булып кала белә.
    ДЦПлы бала тәрбияләүче Миләүшә Бәширова: Кызым биергә хыяллана, әмма аягына басып биеп кенә китә алмый
  • 03:00
    9 октябрь 2017
    Бала ютәлен дәвалау кирәкме?
    Бала йөткерә башладымы, без, әниләр, ай-һай килеп баланың ютәлен дәваларга тотынабыз. Һәр балалы гаиләдә ингаляция ясау аппараты, төрле үлән җыелмалары, коры һәм юеш ютәлгә каршы препаратлар саклана. Еш кына, табиб та чакырмыйча, без баланың йөткерүен барлык белгән ысуллар, дарулар белән даваламакчыбыз. Баксаң, кайбер очракларда йөткерүне гомумән дәвалау кирәкми икән.
    Бала ютәлен дәвалау кирәкме?
  • 09:00
    24 сентябрь 2017
    Академик Роберт Нигъмәтуллин: “Халыкны мәҗбүри укытырга, акыл дәрәҗәсен үстерергә мәҗбүр итәргә кирәк"
    25 сентябрьдә Россия Фәннәр академиясе президенты сайланачак. Яңа җитәкче 27 сентябрьдә рәсми рәвештә игълан ителер дип көтелә. Август ахырында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан расланган 5 кандидатура арасында татар галиме, Россия Фәннәр академиясенең П.П.Ширшов исемендәге Океанология институты фәнни җитәкчесе вазифаларын башкарган Роберт Нигъмәтуллин да бар.
    Академик Роберт Нигъмәтуллин: “Халыкны мәҗбүри укытырга, акыл дәрәҗәсен үстерергә мәҗбүр итәргә кирәк"
  • 07:30
    22 сентябрь 2017
    Бала үсеше: нормамы, әллә тайпылышмы?
    Бала 6 айда утырырга, 9 айда үрмәләргә, 1 яшьтә тәпи китәргә тиеш, дип санала. Әмма әлеге үсеш схемасы инде күптән искергән икән. Бала үсешендә нәрсә норма, ә нәрсә патология соң?
    Бала үсеше: нормамы, әллә тайпылышмы?
  • 10:30
    20 сентябрь 2017
    "Өч телне – рус, татар һәм инглиз телләрен белү шәп ул!"
    Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясе татар телен өйрәтүгә, үстерүгә, саклауга зур өлеш керткән уку йортларының берсе. Бүгенге көндә монда 450 бала белем ала. Татар балалары биредә күпчелекне тәшкил итә, әмма шул ук вакытта башка милләт вәкилләре – руслар, кыргызлар, әзербәйҗаннар арасында да уллары-кызларын татар мохитендә укытуны кулайрак күрүчеләр бар.
    "Өч телне – рус, татар һәм инглиз телләрен белү шәп ул!"
  • 04:00
    2 сентябрь 2017
    “Ярдәм беркайчан да комачауламый”. Казанда мохтаҗларга өч тонна корбан ите тараттылар
    Кичә, Корбан бәйрәме көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хаҗ” үзәге бинасының ишегалды әкренләп халык белән тула барды. Бирегә нәни балаларын ияртеп әниләр, төрле төркем инвалидлыкка ия кешеләр, ветераннар, очын-очка ялгау авырлык белән бирелгән өлкән яшьтәге абый-апалар килә торды. Билгеләнгән вакытка 300дән артык кеше җыелды.
    “Ярдәм беркайчан да комачауламый”. Казанда мохтаҗларга өч тонна корбан ите тараттылар
  • 10:52
    5 июль 2017
    "Әни, минем күз алдында нидер шартлагандай булды"... Сигез яшьлек Дамир көтмәгәндә сукырая
    2000 елда сау-сәламәт булып туган, башка балалар белән бакчага йөргән, беренче сыйныфка укырга кереп, мәктәп тормышына яхшы гына кереп киткән Дамир, 8 яшендә кисәк кенә күрү сәләтен югалта. Менә инде күпме еллар аның күзләре бары тик ак һәм караны, төн белән көнне генә аера.
    "Әни, минем күз алдында нидер шартлагандай булды"... Сигез яшьлек Дамир көтмәгәндә сукырая
  • 06:49
    26 июнь 2017
    Гыйззәтуллиннар гаиләсе: "Җитлекмичә дөньяга килгән нәниләребезнең бер кочак авырулары килеп чыга..."
    Йөклелеге өч айлык булганда, Светлана Гыйззатуллинага табиблар аның карынында бер генә түгел, ә ике бала үсүе турында хәбәр итә. Бу чакта ул югалып кала - ике бала әнисе булам дигәндә, менә сиңа мә, бер көтмәгәндә, аңа күпбалалы әни булырга язган бит.
    Гыйззәтуллиннар гаиләсе: "Җитлекмичә дөньяга килгән нәниләребезнең бер кочак авырулары килеп чыга..."