Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кечкенә Алмазның зур җиңүе: өметсез диагноз куйган табиб хәтта гафу үтенергә мәҗбүр була

Алмаз сау-сәламәт бала булып туа. Беренче елмаюы, утырырга маташуы, үрмәләве... Сигез айда ике яшькә өлкәнрәк абыйсыннан калышырга теләмичә, торып чабарга маташуы – Хәкимовлар төпчек улларына шатланып туя алмый. Әмма атна-ун көн дигәндә, күз нурларын танымаслык була. Актив, шаян бала үсемлек дәрәҗәсенә диярлек кала, хәтта әти-әнисен дә танымый башлый.

news_top_970_100
Кечкенә Алмазның зур җиңүе: өметсез диагноз куйган табиб хәтта гафу үтенергә мәҗбүр була

Гади генә ОРВИ дип уйлаган авыру менингит булып чыга. Нәтиҗәдә - берничә атна реанимация, табибларның бала гомере һәм сәламәтлеге өчен көн-төн көрәшүе, аккан судай түгелгән күз яшьләре...

Болар хакында Чаллыда яшәүче Эльвира Хәкимова әле дә тыныч кына сөйли алмый. Бер көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк җимешенең мондый хәлгә калуына нинди ана йөрәге түзсен?! 3 ел элек кичергәннәрен ул мәңге оныта алмаячак.

Ә барысы да, әйткәнебезчә, гади генә чирләүдән башланып китә. Әти-әни булган һәр кеше белә: бала авырмыйча тормый. 9 айлык Алмазның да 8 мартта кинәт кенә температурасы күтәрелә. Эльвира дарулар биреп, баланың хәлен җиңеләйтмәкче була. Килеп чыкмагач, поликлиникага шалтыратып, табиб чакырта. Бәйрәм яллары булганга, болар янына дежур табиб килә. Килеп керешкә үк ул балага ОРЗ диагнозы куеп, антибиотиклар яза. 

Шул рәвешле яллар узып китә, әмма бала терелүгә таба бармый. Үз табиблары килеп карый. “Бәлки, бала белән хастаханәгә ятаргадыр?” - дигәнгә ул каршы килә. “Үз көчебез белән җиңәчәкбез”, - имеш. Табиб киңәше белән икенче антибиотик бирә башлыйлар. Әмма балага хәл керми. Тән температурасы 40 градуска кадәр менә. Шул рәвешле 10 көн дәвам итә. Ә төннәрнең берендә бала бөтенләй йокламый, елый гына түгел, акырып чыга. Әнкәсе нарасыен ничек тынычландырырга белми, төне буе кулыннан төшерми. Иртәнге якта бала, тәмам ярсып, тынычсыз йокыга тала. Ә берничә сәгатьтән уянганда инде әнисе хәлләрнең мөшкел икәнен аңлый. Баласының башы сулга борылып катып калган була. Аяк-куллары да эшләми, бер аягы гына хәрәкәтләнә. Бала урыннан да тора алмый.

Эльвира шунда ук ашыгыч ярдәм чакырта, баланың хәлен аңлата. Нәнине шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Балада менингит түгелме дип шикләнелә. Анализлар алынганнан соң, иң зур куркуларның юкка түгеллеге ачыклана. Балада чыннан да менингит, авыруның төрен генә төгәл ачыклый алмыйлар. Аннары өч атна реанимация, бала үзе суламый, махсус аппарат астында ята, әти-әнисен янына кертмиләр. Бу өч атна дәвамында Руслан һәм Эльвира Хәкимовларның көне – көн, төне – төн булмый.

Үзе сулый башлагач кына баланы палатага чыгаралар, әнисенә улы янында булырга рөхсәт итәләр. Әмма улы аны танымый да, карамый да, үзе ашамый да, тәннәре каткан. Өч атна буена балада бернинди диярлек алга китешләр дә булмый. Әнисе тырышлыгы белән ул үзе шешәдән суырып ашый гына башлый. Инфекцион хастаханәдән аларны аннары медицина үзәгенә күчерәләр, әмма анда да төгәл диагноз куя алмыйлар. Улларында үзгәрешләр тоймаган ата-анага баланы Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә урнаштырырга киңәш итәләр. Таныш-белешләр аша тиз арада Алмазны Казанга алып киләләр.

- Монда яңадан анализлар алдылар, аннары бала белән реабилитация чаралары уздыра башладылар. Дүртенче-бишенче көнгә баламның күзләре йөри башлады. Мине таныган да кебек булды, елмаю әсәре керде. Ә менингитның килеп чыгуын 3 айлык чакта ясаткан прививкалар белән бәйләделәр. Алар улыбызга килешмәгән һәм нерв системасына зыян салып, шушы авыруны китереп чыгарган диләр, - дип сөйли Эльвира.

2014 елның маеннан башлап, Алмаз даими рәвештә тернәкләнүләр уза. Елына өч тапкыр алар Ижевскида һәр курс өчен 60-70 мең түләп, баланы элеккеге хәленә кайтару өчен көч куя. Аннары дәүләт елына бер тапкыр Алабуганың “Астра” үзәгенә тернәкләнүгә юлламалар бирә.

Алга китешләр дә бар ди Эльвира ханым. Алмаз хәзер бөтен якыннанрын таный, елмая, башын тота, үзенә әйткәннәрен аңлый, терәлеп утыра, бастырсаң берничә минут аягында басып тора. Сөйләшүе генә юк. 4,5 яшьлек Алмаз бүген берничә сүз генә әйтә. Тернәкләндерү белән шөгыльләнгән табиблар да зур алга китешне билгели. Хәтта “Сез миннән нәрсә телисез. Балагыз беркайчан да тернәкләнмәячәк, урыннан да тормаячак”, - дип, ана йөрәгенә зур яра салган поликлиника неврологы да бер елдан соң кабат баланы күргәч, әни кеше алдында үз сүзләре өчен гафу үтенә һәм зур прогрессны билгели.

Димәк, өмет бар. Алмазга хәзер тернәкләндерүләрне генә өзәргә ярамый. Әмма 2016 елга кадәр финанс яктан зур ярдәмне Эльвираның әтисе күрсәткән булса, декабрьдә ул үлеп китә. Хәзер гаиләнең бердәнбер таянычы - гаилә башлыгы Руслан. Әниләре дә кулларыннан килгәнчә, ярдәм күрсәтә, анысы. Әмма финанс мөмкинлекләр чиксез түгел.

Ә күптән түгел Эльвира танышлары аша Кытайның Юньчэн шәһәре клиникасы турында ишеткән. Анда дәваланудан соң, бик авыр хәлдәге балалар да зур алга китеш белән кайткан. Алмазга да анда ярдәм итәргә әзерләр. 31 мартка кадәр Хәкимовларга 580 мең сум акча туплап өлгерергә кирәк. 60 көнгә Кытай табиблары тернәкләндерү планын төзеп җибәргән инде. Әмма, әйткәнебезсә, галә өчен бу бик зур сумма, үзләре генә күтәрә алмаслык йөк, җиңә алмаслык авырлык.

Шуңа да Хәкимовлар гаиләсе мәрхәмәтле, олы йөрәкле татарстанлыларга мөрәҗәгать итә.

- Улыбызны яңадан авыруга кадәрге шат, тормыш яратучан, сәламәт бала итеп күрәсебез килә. Безнең моның өчен көрәшергә ышанычыбыз да, көчебез дә җитәрлек, эш акчага гына терәлеп калмасын иде. Ярдәм кулы сузарга әзер кешеләр мәрхәмәтлелегенә чын күңелдән ышанабыз,- ди алар.


Ярдәм итү өчен реквизитлар:


Карта Сбербанка РФ: 4276 6200 1317 8193 
Получатель: Хакимова Эльвира Фархатовна (мама Алмазика) 

Карта Ак Барс Банк: 4244 3695 1182 3483 
Получатель: Хакимов Руслан Ансарович (папа Алмазика) 

Пополнить мобильный телефон: 
Билайн: 89673634923 

 QIWI-кошелек: +79872864321

 Яндекс деньги: 410015168900342

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100