Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала үсеше: нормамы, әллә тайпылышмы?

Бала 6 айда утырырга, 9 айда үрмәләргә, 1 яшьтә тәпи китәргә тиеш, дип санала. Әмма әлеге үсеш схемасы инде күптән искергән икән. Бала үсешендә нәрсә норма, ә нәрсә патология соң?

news_top_970_100
Бала үсеше: нормамы, әллә тайпылышмы?
Әти-әниләр дә әлеге калыплашкан “тиеш”ләргә артык игътибар биреп, нәнигә артык зур таләпләр куя. Ә инде нарасый дус кызы, күрше баласы эшләгәнне булдырмый икән, чаң суга башлый.



Табиб-невролог, иглорефлексотерапевт, гомеопат, гирудотерапевт Энҗе Кадыйрова норма һәм тайпылышларны билгеләгәндә, Мюнхен функциональ диагностикасы күрсәткечләрен кулану дөресрәк дип саный.

Германия белгечләре тикшеренү үткәргән – алар тарафыннан күзәтүгә 1500 бала алынган. 3 яшькә кадәр һәр ай саен белгеч баланың өенә килеп йөргән. Әлеге нәниләрнең үсеш этаплары видеога төшерелеп барылган. Күзәтүләрдән чыгып, 90 процент балага хас булган симптомнар билгеләнгән һәм бу үсеш нормасы итеп алынган.

Энҗе Кадыйрова сүзләренчә, хастаханә шартларында баланы күзәтүләр дә хатага китерергә мөмкин. Бала өчен чит-ят мохит, төрле уңайсызлыклар рефлектор рәвештә тонус үсешенә, китерергә мөмкин. “Шул рәвешле еш кына норманы да патологиягә саныйлар һәм күп кенә кирәксез препаратлар язалар”, - ди табиб.



Мюнхен функциональ диагностикасында 8 критерий алынган:

- Үрмәләү
- Утыру
- Тәпи китү
- Предметны кул белән эләктерү
- Перцепция яше
- Сөйләм үсеше
- Сөйләмне аңлау
- Социаль үсеш


1. Үрмәләү. Бала яткан килеш үрмәләргә маташуы 9 ай ахырында күзәтелергә тиеш. 11 ай ахырында гына бала инде аяк-кулларына таянып үрмәли белергә тиеш.

“Бездә исә 11 айда бала тәпи йөри башламый икән, әниләр инде чаң суга. “Менә дус кызныкы инде йөри, ә безнеке әле юк”, дип борчыла. Ә норма буенча 11 айда бала әле үрмәләргә генә тиеш”, - ди Энҗе Кадыйрова.

2. Утыру. 7 ай ахырында бала актив рәвештә аркасыннан корсагына әйләнә.

“Мин кафедрага шалтыратып та сораганым булды. Ни өчен бездә педиатрлар 3 айда бала инде әйләнергә тиеш дип сөйли. Әгәр бала моны эшли алмый икән, инде патологиягә саный. Әгәр дә бала башын тота белә, актив суыра, әмма 4-5 айда корсагына әйләнми икән, борчылырга кирәкми. Бары тик баланы күзәтү, бәлки массаж ясый башлау гына таләп ителә.”, - дип әти-әниләрне тынычландыра табиб.

10 ай ахырына бала яткан урыннан утырырга өйрәнергә тиеш. Әмма бу пресс хисабына башкарылырга тиеш түгел. Башта бала үрмәләү позасына баса, аннары гына утыра.

3. Йөрү. 11 ай ахырына бала таянып йөрергә, 12 ай ахырына кулга тотынып йөрергә тиеш.

“Күргәнебезчә, сүз бала 1 яшьтә йөгереп йөрүе турында бармый . Бу вакытта бала әле тотынып кына тәпи китәргә тиеш”, - дип аңлата Энҗе Кадыйрова.

4. Предметны кул белән эләктерү. 6 ай ахырына бала уч төбе белән әйберне тота, 9 ай ахырына бала предметны төшереп җибәрә. 10 ай ахырына предметны бөтен учы белән эләктерә.

“Предметны төшереп җибәрүләр, ул әнине җәфалау, махсус эшләнгән эш түгел, ә бала үсешенең бер этабы икәнен күрәбез”, - дип искәртә табиб.

5. Перцепция – ул баланың хисси үсеше. 4 ай ахырына бала предметларны күзәтә башлый. 6 ай ахырына инде төшеп киткән уенчыкка карый, 10 ай ахырына инде уенчыкны махсус төшереп җибәрә.

6. Сөйләм үсеше. Гүелдәү 2 ай ахырына, 1 яшькә якынлашканда, инде баланың аңлаешлы беренче сүзе барлыкка килә.

7. Сөйләмне аңлау. 10 ай ахырына бала таныш кешене эзли, башын борып карый. 11 ай ахырына нәрсәләр тыелуын аңлый.

“Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, безнең Россия балалары тыелганны иртәрәк тә белә башлый. Күп кенә әниләр инде 9 айда бала ниләр эшләргә ярамаганны аңлый дип сөйли”, - ди Энҗе Кадыйрова.

8. Социаль үсеш. 3 айда бала елмая башларга. 6 ай ахырына таныш һәм таныш булмаган кешеләрне аеру, ятсынулар башлана. 8 ай ахырына качыш уеннарын сөенеп кабул итә. 11-12 ай ахырына якын кешесенә предметларны суза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100