Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ярдәм беркайчан да комачауламый”. Казанда мохтаҗларга өч тонна корбан ите тараттылар

Кичә, Корбан бәйрәме көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хаҗ” үзәге бинасының ишегалды әкренләп халык белән тула барды. Бирегә нәни балаларын ияртеп әниләр, төрле төркем инвалидлыкка ия кешеләр, ветераннар, очын-очка ялгау авырлык белән бирелгән өлкән яшьтәге абый-апалар килә торды. Билгеләнгән вакытка 300дән артык кеше җыелды.

news_top_970_100
“Ярдәм беркайчан да комачауламый”. Казанда мохтаҗларга өч тонна корбан ите тараттылар
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан бүген биредә мохтаҗларга корбан ите таратылды. Мондый чара менә инде берничә ел рәттән оештырыла. Фонд карамагындагы гаиләләргә - инвалидлар, күпбалалылар, ветераннар, ялгыз картлар һәм башка төркем аз керемлеләргә шул рәвешле ярдәм күрсәтелә.



- Шөкер, мондый ярдәм чаралары оештырылып тора әле. Тормыш итү кемгә җиңел инде ул хәзер. Мин дә, хатыным да күз буенча I төркем инвалидлар. Элек үзем әз-мәз эшли идем әле – удлиннительләр, розеткалар җитештерә идем. Хәзер инвалидлар җәмгыятенә заказлар юк, барысы да тендерлар буенча – эшсез утырам менә. Хатыным да Казан инвалидлар предприятиесендә исәптә тора үзе, әмма шулай ук эш юк. Икебезнең пенсиягә яшибез инде. Ярдәм беркайчан да комачауламый ул. “Зәкят” фондына рәхмәтлебез, - дип сөйләде бирегә кулга-кул җитәкләшеп килгән ирле-хатынлы Хафиз һәм Наилә Шәйдуллиннар.



16 яшьлек Илфат Яббаров бирегә 12 яшьлек сеңлесе белән килгән иде. “Зякят” фонды аларга, корбан итеннән тыш, канцелярия товарлары да әзерләгән. Аларның әниләре менә инде өченче елын өйгә караганда хастаханәдә ешрак була. Көтмәгәндә-уйламаганда табиблар аның баш миендә яман шеш ачыклаган. Өч бала – иң олы апалары 11 сыйныфта укый, бер әтиләре кулында калган.

- Өч ел элек табиблар әтине чакыртып, шушы начар хәбәрне әйтте. Әнигә еш кына дәвалану курслары узарга туры килә. Безне әти карый инде. Аның да тотрыклы эш урыны юк – тегендә-монда әз-мәз акча эшләп йөри. Ярый “Зәкят” фонды кайгырта әле. Менә бүген канцтоварлар һәм корбан ите килеп алырга чакырдылар, - ди Илфат.

5 бала әнисе Мөслимә Вәлиуллина өчен дә мондый ярдәм зур сөенеч. Балаларга бик күп кирәк, ди ул. Бигрәк тә хәзер – балаларны мәктәпкә әзерләү чорында бу гаиләгә авырга туры килә.

- Безнең өч бала мәктәп яшендәгеләр. Аларга аяк киеме дә, форма да, канцелярия товарлары да сатып алырга туры килде. Бер ирем тарафыннан гына тулыландырылган гаилә бюджетына бу шактый авыр йөк. Өстәвенә, безнең иң кечкенәбез – хәзер аңа 2,5 яшь, авыру туды. Аны дәвалау да зур чыгымнар сорый. Бала табу йортыннан чыкканда, безгә 12 төрле диагноз куйганнар иде. Тырыша торгач, менә инде икесе генә калды, - дип ачынып сөйләде Мөслимә ханым.

Бүген бирегә җыелган мохтаҗларга 3 тонна ит таратылды. Корбан ике җирдә – Самосырово һәм Усад бистәсендә чалынган. “Хаҗ” үзәге бинасының ишегалдына итне өч “Газель”да китерделәр. Халык шактый күп җыелган булуга карамастан, волонтерлар ярдәме белән корбан ите тиз арада таратылды. 1 кешегә 1,5-2 килограмм тәкә ите бирелде.



- Бирегә үзебезнең карамактагы гаиләләрне чакырдык. Алар барысы да безнең базада бар. Без аларга алдан шалтыратып, кайда һәм кайчан киләсен хәбәр иттек. Бу чара турында ишетеп, үзләре килеп язылучылар да булды. Ел саен язылмыйча килүчеләр дә була, билгеле. Узган елда бар килүчеләргә корбан ите җитәрлек булды. Быел шулай ук барысына да җитәр, иншаллаһ, - диде “Зәкать” фондының матбугат чаралары белән эшләү белгече Майя Борһанова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100