Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әни, минем күз алдында нидер шартлагандай булды"... Сигез яшьлек Дамир көтмәгәндә сукырая

2000 елда сау-сәламәт булып туган, башка балалар белән бакчага йөргән, беренче сыйныфка укырга кереп, мәктәп тормышына яхшы гына кереп киткән Дамир, 8 яшендә кисәк кенә күрү сәләтен югалта. Менә инде күпме еллар аның күзләре бары тик ак һәм караны, төн белән көнне генә аера.

news_top_970_100
"Әни, минем күз алдында нидер шартлагандай булды"... Сигез яшьлек Дамир көтмәгәндә сукырая

Мамадыш районының Югары Ушма авылында яшәүче Усмановлар гаиләсендә биш кыздан соң көтеп алынган  ир-бала туа. Төпчек улларына Дамир дип исем кушып, әти белән әнисе аны тәрбияләүгә бөтен күңелләрен бирә. Әмма 2008 елда гаиләгә авырлыклар өере белән өелә. Әтиләре бик нык авырый башлый. Ә Дамир бер уйламаганда, сау-сәламәт баладан мөмкинлеге чикле малайга әверелә. 

- Көннәрнең берендә ул өйгә кайтты да,  "Әни минем күз алдында нидер шатлагандай булды", диде. Шул чакта улыбызның күзенә ак төште, күрү сәләте начарланганнан начарланды һәм ул бөтенләй күрмәскә әйләнде. Бармаган хастаханә калмады - Мамадыш-Казан арасын да күп таптадык инде, Нократ Аланына да бардык, Башкортстанда да булып кайттык. Ул хастаханәләрдә күргәннәрне хәзер искә дә төшерәсе килми. Уколлар салганда, Дамир үкереп елый иде, аның белән бергә мин өзгәләндем. Әмма боларның берсенең дә файдасы тимәде. 2011 елда Уфага барып, анда операция дә ясадылар. Шуннан соң бер күзе яктылыкны аера башлады. Әмма шуннан ары китмәде, - дип сөйли Дамирның әнисе Миңнегөл Усманова.

Улларының сукыраю сәбәбе - гади бер инфекция дип саныйлар.  Малайның күзләренә  арпа чыккан булган, шуннан авыру кискенләшеп киткән, күрәсең.  Табиблар куйган диагноз : Обострение фибриозно пластического уивита, катлауланган катаракта.

Әкрен-әкрен Усмановлар гаиләсендә Дамирның күрми торган булып калачак дигән фикер белән килешәләр, малай да тора-бара үз халәтенә ияләшә, яңача яшәргә өйрәнә. Авылларында ярдәмсез хәрәкәт итәргә җайлаша.  9 сыйныфны яхшы гына тәмамлый - укытучылар өенә килеп тә укыталар, үзе дә мәктәпкә йөри. Чыгарылыш имтиханнарын да уңышлы гына тапшыра, башка балалар сынауны язма рәвештә тотса, ул белгәннәрен телдән сөйли.

Дуслары да малайны ташламый, үзе дә күзләре күрмәсә дә, эченә йомылмый, бик аралашучан булып кала. Бер сәлатен югалткан кешеләрнең, башка бер тоемлаулары көчәя диләр. Дамирның да, күзе күрмәсә дә, сизгерлеге көчле, ишетү сәләте үсеш алган. Ике еллап элек малай спорт белән дә кызыксынып китә. Хәзерге вакытта ул сукырлар өчен җайлаштырылган голбол, тенис, җиңел атлетика белән шөгыльләнә.  Хәтта төрле ярышларга да йөри. Аның алты яуланган медале бар, грамота-дипломнары күп.  Кышын исә чаңгыларда да бик яратып йөри.

Хәзерге вакытта Дамир инде буйга җиткән егет - аңа инде 17 яшь. Шушы еллар эчендә үзенең халәтенә күнегеп өлгерсә дә, яңадан тирә-якның гүзәллеген, якыннарымны, дусларымның төс-кыяфәтләрен күрсәм иде, дип хыяллана. Күптән түгел аның бу хыялын тормышка ашыруга өмет тә туган. Бер волонтер кыз, егеткә ярдәм итәргә теләп, аның документларын Кытай, Израиль һәм Германия клиникаларына җибәргән. Озак та көттермичә, Германиядән җавап килгән. Алар малайны консультациягә чакырганнар, ярдәм итү мөмкин дип табылса, операциягә дә алынырга риза. Әмма әясе генә шактый күләмле - 1 600 000 сум. Бүгенге көндә инде кирәкле сумманың яртысы диярлек җыелган.

-Шөкер, игелекле кешеләр күп икән тирә-яныбызда. Зур-зур суммалар күчерүчеләр дә булды, мәчетләр бик зур ярдәм күрсәтте, авылдашларыбыз да, бөтенләй чит кешеләр дә хәлебезгә кереп, мөмкинлеге булганча ярдәм итәргә тырыша.  Әмма операциягә акча җыя башлаганнан бирле авыр сүзләр дә күтәрергә туры килде инде. Мошенниклар сез дип сүгүчеләр булды. Нинди мошенниклар булыйк инде, бердән-бер теләгебез улыбызның бер күзенә булса да күрү сәләтен кайтару, - дип ачына Миңнегөл ханым.

Ходай Тәгалә сынау бирсәм ,сынауны жинеп чыгарга да көч бирермен дигән.  Дамирның якыннары шушы озак елларга сузылган сынауны ниһаять җиңеп булыр дип ышаналар. Моның өчен бераз гына безнең ярдәм кирәк.

Вконтакте челтәрендә ярдәм төркеме : https://vk.com/club147085140
Документлар: vk.com/club147085140?z=album-147085140_244652303





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100