Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биш яшьлек авыру Данис Вафин: “Әллә бу аякларны кисеп, яңасын тегәсе инде...”

5 яшьлек Данис үсеп җиткәч, машина йөртергә һәм табиб булырга хыяллана. Авыруларга операцияләр ясыйм, ди. Кечкенә генә булса да, малай олыларча фикер йөртә. Үзе сабый чактан ук сәламәт булу өчен көрәш алып баргач, саулыкка туймаган башка кешеләрнең дә хәлен аңлый. Аларны да савыктырырга хыяллана ул.

news_top_970_100
Биш яшьлек авыру Данис Вафин: “Әллә бу аякларны кисеп, яңасын тегәсе инде...”

Йөклелекнең 30 атнасында җитлегеп бетмичә туган Даниска 9 айда ДЦП диагнозы куялар. Моңа кадәр Гөлназ һәм Рамил Вафиннарга табиблар барысы да яхшы дип әйтеп килә. Сабыйның яшьтәшләреннән бераз калышуын аның вакытыннан иртәрәк тууына сылтый алар.

Вафиннар гаиләсендә Данис икенче бала. Кызлары Сәрбиназга инде 10 яшь. Беренче балага узгач та, Гөлназның йөклелеге җиңел генә узмаган, кан басымы уйнаган. Әмма моңа да карамастан, кызлары сау-сәламәт туа. Көтеп алынган уллары гына гаиләгә зур шатлык белән бергә күңел сыкраулары, өзгәләнүләр алып килә.

Гөлназ һәм Рамил үзләре Әлмәтнекеләр булса да, уллары туганда Азнакай районында яши. Рамилгә эш тәкъдим иткәч, алар шунда күченеп киткән була. Уллары Азнакай районы хастаханәсендә кесарево юлы белән дөньяга килә.

- Йөклелегем 30 атна булганда, хәлем начараеп китте. Кан басымым күтәрелде. Мине шунда ук хастаханәгә алып киттеләр. Анда табиблар карады да, “Башка көтә алмыйбыз – йә үзең, йә балаң” диеп, кесарево билгеләделәр. Табиблар инде баланы карында үлгән дип уйлаган иде. Әмма бала исән булып чыкты. Ул 1700 кг булып туды, аннары бер ай бик начар хәлдә реанимациядә булды, - дип авыр хатирәләрен яңарта Гөлназ.

Җитлекми туган нәниләрнең еш кына күз күрүе белән проблемалар була. Менә Даниска да 2,5 ай булганда ретинопатия диагнозы куела. Казанда ике күзенә дә операция ясала. Бала тора-бара тернәкләнә, башларын да яхшы гына тота башлый. Вафиннар гаиләсе өчен иң авыры артта кебек тоела. Әмма иң тетрәндергеч хәбәрләр әле алда булып чыга.

3 айларда бала кинәт, прививка ясаганнан соң үзгәреп китә. Район табиблары исә: “Әйбәт-әйбәт, куып җитәр әле”, - дип әти-әни кешене тынычландыра. Әмма Гөлназ һәм Рамилнең күңеле тыныч булмый. 5 айда алар шикләнеп кенә улларына массаж ясата башлый. Балага 8 ай булганда әни йөрәге түзми, ул нарасыен Казан табибларына күрсәтергә була. Менә шунда яшен суккандай  “Улыгызда ДЦП бит. Моңарчы нишләп йөрдегез”, дигән сүзләр...

Азнакай табибларына шушы бик мөһим вакытны югалтулары өчен зур үпкәсе бар Гөлназның. Алай гына түгел, баланың авыру булып тууында да аларның гаебе юкмы икән дип шикләнә ул.

- Кесарево ясаганда, наркозны арка миенә генә ясаганнар иде. Шуңа да баланы ярып алгач, мин аның елап җибәрүләрен ишеттем. Бала исән икән дип шатланып  еладым да әле. Әмма шуннан соң мине нигәдер йокыга талдырдылар.  Уянгач та “Балам белән нихәл?” дип сорыйм. Табиблар мине күрмәмешкә-ишетмәмешкә салыша.  Беркем берни әйтми. Башларын аска иеп, күзләрен аска төшереп йөри иделәр.  Шул бала туганнан соң нидер булгандыр дип уйлыйм. Чөнки ике яшьтә  баланы неврологка күрсәткәч тә, ул болай диде: “ДЦП гына булса иде сезнең. Ул мондый акылы белән инде күптән йөреп китәр иде. Балага ниндидер җәрәхәт ясаганнардыр. Йә төшереп җибәргәннәр, йә муенын тарттырганнардыр”. Шул сүзләрдән соң күңелемә шик кереп калды инде, - ди Гөлназ.

Әмма  Вафиннарның балалары авыру булып тууында гаеплеләрне эзләргә вакыты булмый. Куркыныч диагноз куелгач ук,  китә инде көн дә бәгырь җимешләренең сәламәтлеге өчен көрәш. Бер  хастаханә артыннан икенчесе, аннары өченчесе... Хәзер инде барысының да исәбе югалган. Бала бераз үсә төшкәч, зур дәвалану үзәкләрен айкау башланган.  Иң беренче итеп, акчалар җыеп,  алар Украинаның Трусковец шәһәренә дәвалануга барып кайта.

- Безгә бу вакытта 1,8 ай иде инде. Улыбызның бернигә дә реакциясе юк иде. Ул уенчыкны да күзәтми, елмаймый да, безне дә танымый кебек тоела иде. Шуннан ул уянып кайтты кебек.  Баш мие эшләп китте кебек. Шунда күңелебездә өмет чаткысы уянды. Карале, бала белән эшләсәң була икән, алага китешкә ирешергә мөмкин икән дип уйладым. ДЦП диагнозы дигәч, мин бит иң башта урында гына ята, акны-караны аермый торган балаларны гына күз алдыма китерә идем. Ә менә дәвалануга алып барып кайткач, балага җан керде: елмая башлады, тирә-якка кызыксыну уянды. Шуннан соң яхшы кешеләр ярдәме белән бик күп дәвалану үзәкләрендә булдык инде. Һәрберсеннән соң тамчы-тамчы алга китеш бар, - ди Гөлназ.

Бүген Даниска инде 5 яшь, ул русча да, татарча да бик яхшы сөйләшә. Барысын да аңлый. Зурларча фикер йөртә. Физик үсеше генә авыррак бара. Куллары әле яхшы гына эшли. Ә менә аяклары әлегә “тыңламый” – малай шуышып кына йөри ала. Шулай да үз аякларына басып йөрү өчен бик тырыша.  “Әллә бу аякларны кисеп, яңасын тегәсе инде”, - дип тә әйтә икән.  Әти-әнисе аның күңелен төшерми:  “Шушы аякларыңны тыңлатабыз”, - дип көч биреп тора. Хәзер Данисны бастырып куйсаң, ул 10 минут басып тора ала икән инде.

Гөлназ һәм Рамил Данисны аякка бастыру өчен куллыннан килгәннәрнең барысын да эшли.  Корекцияле мәктәп каршындагы балалар бакчасында урын бар дигәч, Вафиннан гаиләсе яңадан Әлмәткә күчеп кайта. Хәзер Данис шул балалар бакчасына йөри. Шунда да дәваланулар ала.

Апасы Сәрбиназның да энекәшен үлеп ярата икән. Аның да  иң зур хыялы – энекәшенең тәпи йөреп китүен күрү. Ел саен ул Яңа елга да шул бер теләкне генә тели икән.

Хәзер Данисны Кытайга алып барып кайтмакчы булалар. Күп кенә балалар аннан зур нәтиҗәләр белән кайта икән. Шуңа ике айга булса да, шунда барып кайтасы иде, ди Данисның әнисе. Моның өчен таләп ителгән сумма 572 мең сум. Ире берүзе генә эшләгәч, гаиләнең кыйммәтле дәвалануга акча табу мөмкинлекләре юк.  Тагын бер баланың савыгуга өмет тулы күзләре изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләргә юнәлдерелгән.  Безнең ярдәм генә Вафиннар гаиләсенә улларын аякка бастырырга ярдәм итәчәк. Данис  һәм Сәрбиназның хыяллары тормышка ашачагына өмет чаткысы уятачак...

“Вконтакте”да Даниска ярдәм төркеме: https://vk.com/pomogite_danisu

“Инстаграм”да ярдәм төркеме: https://www.instagram.com/pomogite_danisu/

Даниска ярдәм итү өчен реквизитлар:

Сбербанк: 4276 6200 2745 9589 - Вафина Гульназ (Данисның әнисе исеменә)
(карта 8-917-229-70-16 телефон номерына беркетелгән)
QIWI - кошелек: +79656255602 

PayPal: gulnzvafina15@mail.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100