Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гыйззәтуллиннар гаиләсе: "Җитлекмичә дөньяга килгән нәниләребезнең бер кочак авырулары килеп чыга..."

Йөклелеге өч айлык булганда, Светлана Гыйззатуллинага табиблар аның карынында бер генә түгел, ә ике бала үсүе турында хәбәр итә. Бу чакта ул югалып кала - ике бала әнисе булам дигәндә, менә сиңа мә, бер көтмәгәндә, аңа күпбалалы әни булырга язган бит.

news_top_970_100
Гыйззәтуллиннар гаиләсе: "Җитлекмичә дөньяга килгән нәниләребезнең бер кочак авырулары килеп чыга..."

Ире Айдарга бу хәбәрне җиткергәч, икесе дә куркуга кала хәтта.  "Игезәк балаларны ничек тәрбияләрбез? Мөмкинлегебез җитәрме? Ничек барыбыз да сыешырбыз?" - беренче көннәрдә күңелләрен шундый уйлар битәрли. Аннары гына, бераз соңарып, сөенеч хисе килә. Бала - бәхет, аларга исә икеләтә бәхет берьюлы бирелгән, ләбаса!  Көнкүрештәге кыенлыклар да куркытмый башлый - Аллаһы Тәгалә бала бирә икән, димәк, аңа ризыгын да бирәчәк.

Беренче балаларына бу чакта инде 12 яшь була. Тагын бер бала алып кайтуга алар шактый озак әзерләнгән.  Әмма бу нарасый (соңрак билгеле булганча, нарасыйлар) чын-чынлап көтелгән, яратылган була.  Карынында игезәкләр йөртүгә карамастан, Светлана үзен бик яхшы хис итә, сәламәтлегенә бер зарлары булмый.

Йөклелеге 7 айлык вакытта хатын-кызлар консультациясендәге гинеколог: "Инде срогың да шактый зур, табиблар күзәтүендә булырсың, ял да итәрсең", - дип, Светлананы бала табу йортына юнәлтә.  Ул моны гадәти нәрсә буларак кабул итә, бер борчылмый. Әмма ике атна тирәсе ятканнан соң, төннәрнең берендә аның суы китә, 30 атнада кызлары дөньяга килергә ашыга.

- Әле бу чакта да мин бер борчылмадым. Чөнки игезәк балалар тудыру турындагы мәгълүматларда сабыйлар иртәрәк туарга мөмкин дип укыган идем. Әмма моңа да карамастан, алар сау-сәламәт була, дип тынычландыралар иде бу китапларда. 30 атнада табылган игезәкләр өчен балаларның авырлыклары да яхшы гына иде. Берсе - 1780 грам, икенчесе - 1650 грамм булып туа. Әмма шулай да җитлекмичә дөньяга килгән нәниләребезнең бер кочак авырулары килеп чыга. Бала тудыру йортыннан безне  Казанның 1 санлы балалар хастаханәсенә күчерәләр. Без анда 1 ай яттык, балаларны зонд аша гына ашаталар иде. Хәтта безне шул килеш, зондлар белән өйгә чыгарабыз дигән сүзләр әйтелә башлады. Балалар тернәкләнүгә өмет юк дигән сүзләр кебек яңгырый иде инде бу. Ул чакта үз-үземне кая куярга белмәдем, өйдә балаларны шушы трубкалар аша шприц белән ашатуларны күз алдыма китерә идем дә, начар булып китә иде, - дип үз башыннан узган хис-кичерешләрне искә төшерә Светлана.

Әмма  өйгә чыгарабыз дигәндә, балаларның күзләре начарланып китә, тиз арада операция ясарга кирәклеге ачыклана. Шунда аларны Республика балалар хастаханәсенә күчерәләр. Операция ясала, балалар табиблар күзәтүе астында бик тиз тернәкләнә башлый. Моңа кадәр бер тавыш-тыны чыкмаган балалар кычкырып елый башлый. Үзләре ашарга өйрәнә. Табиблар әти-әнигә әлләни зур өмет бирми, балаларның хәле шактый авыр, тернәкләндерү өчен даими шөгыльләнергә, зур көч куярга кирәк дип белдерә.

Даяна һәм Рената (нәни кызчыкларга шулай дип исем кушалар) үз яшьтәшләреннән калышып булса да, акрынлап үсә. Даяна бераз өлгеррәк була әле - 1 яшендә ул инде үрмәләргә маташа, Рената исә бу чакта әле борыла гына башлый. Балаларга шул чакта ДЦП диагнозы белән инвалидлык бирелә. Әмма әти-әниләре өметләрен өзми: 2 яшькә кадәр әле алар елына 2 тапкыр бушлай тиешле дәүләт оешмаларындагы тернәкләре курсларына йөри. Аннары инде боларның җитәрлек түгеллеген аңлый. Шул вакыттан өзлексез диярлек төрле тернәкләнү үзәкләре, белгечләр белән шөгыльләнү, бассейн, иппотерапия курслары узулар башлана. Бар мөмкин чаралар эшкә җигелә.

Авырлык белән булса да, Даяна һәм Рената акрынлап уңышларга ирешә. Даяна инде ике яшендә сөйләшә башласа, Рената исә беренче сүзләрен әле 5 яшендә генә әйтә. Даяна махсус җайланма белән хәрәкәт итәргә өйрәнсә, Рената әле утырып кына тора.  Хәзерге вакытта кызларга инде 8 яшь, алар 1 сыйныфны тәмамлаган.

- Уку безгә билгеле, авыр бирелә. Атнасына ике көн укытучылар үзләре килеп укыта, 3 көнне үзебез барып укыйбыз. Бу махсус мәктәп, анда хәрәкәттә чикләнгән, әмма үсеш ягыннан артта калмаган балалар җиңеләйтелгән программа буенча укый. Күзләре начар күрү дә укуга кыенлыклар китерә. Әмма алар тырышалар, - дип кызларының һәр кечкенә генә уңышына да сөенә әни кеше.

Якыннары әйтүенчә, кыз балалар бик актив һәм тормыш сөючән. Алар хайваннарны ярата. Иппотерапиягә йөрү зур шатлык китерә - атларга мөкиббән, бер ел элек песи дә алганнар. Кызчыклар бассейнда бик теләп йөзә,  урамга чыгулар, ишегалдындагы атынгычларда атыну алар өчен зур сөенеч,  буш вакытлары калса, башка балалар кебек үк мультфильмнар карый, компьютер уеннары уйный.

Светлана һәм Айдар Гыйззатуллиннар кызларының тагын да зур уңышларга ирешә алуына ышана. "Кызларыбызның мөстәкыйль йөрдә яңа мөмкинлекләре ачылды һәм без кулыбыздан килгәнне эшләргә тиешбез!  Әмма үз мөмкинлекләребез  генә җитми, шуңа күрә без Сездән ярдәм сорыйбыз", - дип кешеләрнең чиксез игелегенә ышана алар.

Ничек ярдәм итәргә?

7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс хәбәр юлый аласыз. Мәсәлән, ЗАКЯТ 300.
БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «Закят» ИНН/КПП 1655068682/165501001 ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012 р/с №40703810662190000765 (Советское отделение №6669/015 СБ РФ г. Казани) ОСБ БАНК ТАТАРСТАН №8610 г. Казани к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический и фактический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6 

Шулай ук акчаны кызларның әнисе Светлана Гиззатуллина исеменә ачылган Сбербанк картасына күчерергә була. Карта номеры: 63900262 9016573429


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100