Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт телне белгән удмурт кызы Марина: “Татар теле безнең горурлыгыбыз булсын иде”

Татарстан Республикасы Удмурт автономиясе башкарма директоры Марина Иванова тумышы белән Кукмара районыннан. Кечкенәдән әби-бабасы тәрбиясендә үскән. Гаиләдә өч телдә – удмурт, татар, рус телләрендә сөйләшкәннәр. Бүген ул шушы өч телдән тыш инглиз телен дә аралашу дәрәҗәсендә үзләштергән. Моннан тыш әле француз, испан һәм латин телләрен өйрәнә.

news_top_970_100
Дүрт телне белгән удмурт кызы Марина: “Татар теле безнең горурлыгыбыз булсын иде”

Күп тел белү тормышта ярдәм итә, ди Марина. Аның сүзләренчә, кеше белән бер телдә сөйләшә, аралаша алу зур өстенлек. Бернинди тәрҗемә дә турыдан-туры аралашуны алмаштыра алмый. Татар теле белән бәйле бүгенге вәзгыять, телне белү өчен җаваплылык һәм күп тел белүнең өстенлекләре турында Марина Иванова Intertat укучыларына сөйли.

Соңгы вакытта татар халкын иң борчыган мәсьәлә – тел мәсьәләсе. Татарстандагы моның белән бәйле вәзгыятькә Сезнең карашыгыз нинди?

- Без бу мәсьәләгә артык зур игътибар бирәбез дип саныйм. Бу проблема дисәң, аны проблема дип тә атап булмый. Әйе, үзгәрешләр кертергә кирәк булган вакыт җитте. Телне тәмләп итеп бирү дигән нәрсә җитеп бетми иде. Мәсәлән, бездә, минем фикеремчә, грамматиканы өйрәтүдә ниндидер яңа алымнар кирәк. Чөнки бала өчен тел ул кызык булырга тиеш. Минем өчен тел кызык. Шуның өчен берничә телдә сөйләшәм. Әмма бит күпләр 1 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр укып, инглиз телендә сөйләшә белми. Шуңа да татар телен генә түгел, рус, инглиз телләрен өйрәтүдә дә шулай. Тел тәмле булсын, кызык булсын. Шунда кеше аны яратып өйрәнә башлар.

Сез үзегез дүрт телне, шул исәптән татар телен дә үзләштергән. Моннан тыш әле башка телләрне дә өйрәнүне дәвам итәсез. Күп тел белү Сезгә көндәлек тормышыгызда ничек ярдәм итә?

- Иң беренче итеп кешеләр белән аралашуда ярдәм итә. Кешенең үз телендә сөйләшсәң, син аныңча аңлыйсың. Чөнки нинди генә тәрҗемә булмасын, ул барыбер туп-туры тәрҗемә була. Тәрҗемә аша хис-кичерешләрне биреп бетереп булмый.

Телне кеше ихтыяри өйрәнергә тиешме, әллә бу мәктәп программасы кысаларында мәҗбүри укытыла торган предмет булып торырга тиешме?

- Телне ихтыяри төстә өйрәтү белән мин килешмим. Чөнки Конституциябездә татар теле дәүләт теле диелгән. Ә дәүләт телен белү зарур. Ә бит дәүләт теле булган, ул мәҗбүри төстә укытылган вакытта да аны матур итеп, тәмле итеп бирергә түгел дип әйтелмәгән. Булсын ул, безнең горурлык булсын ул татар телебез. Бөтен 22 республикалар безгә карап: “Менә ничек сездә татар телен укыталар, бездә дә шулай укытсыннар”, дисеннәр.

Димәк, татар телен мәҗбүри укытуны калдырып, аны укыту методикаларын гына үзгәртергә кирәк дип саныйсызмы?

- Әлбәттә. Әмма мәҗбүри укыту дию ул дөрес сүз дә түгел әле. Бездә татар телен мәҗбүриләп укытмыйлар. Ул безнең дәүләт телебез. Дәүләт телен белергә кирәк, аңларга кирәк. Шундый ук сорауны, алай булгач рус теленә карата да бирергә мөмкин. Менә дәүләт теле, аны мәҗбүриләп укыталар. Юк бит болай түгел. Ул безнең дәүләт телебез. Һәм бу рәвешле сорау куелырга тиеш түгел. Чөнки тел мәсьәләсе бик четерекле, бик авыр сорау.

Удмуртиядә удмурт телен өйрәнү белән вәзгыять ничегрәк?

- Анда удмурт телен теләк буенча укыталар. Ягъни, ул дәүләт теле буларак ихтыяри характерда укытыла. Баланың ата-аналары удмурт телен укытуга гариза язса, моңа сәгатьләр бүлеп бирелә.

Телне өйрәнүдә, белүдә нәрсә күбрәк роль уйный дип саныйсыз. Бу гаиләдән торамы, балалар бакчасы-мәктәпләр бу эшкә зур өлеш кертергә тиешме, әллә инде дәүләт органнары күбрәк тырыршлык куюы зарурмы?

- Туган телне өйрәнү, белү 80 процент гаиләдән тора дип саныйм. 20 проценты инде дәүләт-илкүләм сәясәт. Үзбилгеләнү ул, нигездә, өйдә тәрбияләнә инде. Татарларда бер әйтеп бар: “Тел бетсә, халык бетә”, диләр. Әйе, әлбәттә, шул яктан телебез югалмасын дип, дәүләт теле булып сакланып калсын дип тырышырга кирәк. Шул ук вакытта Татарстан территориясендә 170тән артык халык яши. Аларның телләрен дә кайгыртырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100