Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Өч телне – рус, татар һәм инглиз телләрен белү шәп ул!"

Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче гимназиясе татар телен өйрәтүгә, үстерүгә, саклауга зур өлеш керткән уку йортларының берсе. Бүгенге көндә монда 450 бала белем ала. Татар балалары биредә күпчелекне тәшкил итә, әмма шул ук вакытта башка милләт вәкилләре – руслар, кыргызлар, әзербәйҗаннар арасында да уллары-кызларын татар мохитендә укытуны кулайрак күрүчеләр бар.

news_top_970_100
"Өч телне – рус, татар һәм инглиз телләрен белү шәп ул!"


Юлий Степанов: Өч телне белү - шәп ул!

Юлий Степанов - рус, хатыны - украин милләтеннән, уллары Никита биредә 5 сыйныфта укый.


- Татар телен өйрәнү бик тә кирәкле. Без Татарстанда яшибез, шуңа татар телен белү мөһим. Балаларым монда үсәчәк, алга таба аларның биредә яшисе бар. Ә татар телен өйрәнү өчен, билгеле, шушы татар мохитенә тулысынча чуму кирәк. Шуңа күрә без татар гимназиясен сайладык та. 

Улыма да әйтәм - сиңа монда татар телен үзләштерү җиңелрәк булачак. Һаман тәрҗемә итеп торсалар, син телне өйрәнә алмаячаксың, дим. Татар телендә сөйләшкән очракта гына, телне өйрәнеп була.

Без бу гимназиягә әле быел гына килдек. Улыбыз башлангыч мәктәпне 3 нче гимназиядә укыды. Күченеп киткәч, яңа мәктәп сайлау ихтыяҗы туды, янә татар гимназиясенә тукталдык.  Мин үзем татар телен белмим. Чөнки совет чорында үстем. Хәзер исә татар теле, рус теле, инглиз теле барлык мәктәпләрдә өйрәтелә. Өч телне белү бик шәп ул! Алга таба башка балаларымны да татар мәктәбенә бирергә ниятлим.

Никита әлегә татар теле бераз авыр бирелә, ди. Әмма ул телне өйрәнүгә тырышлык куярга әзер.



Михаил Дегтярев: Татар гимназиясендә классик әхлакый рух сакланган

Михаил Дегтярев - рус милләтеннән, хатыны - татар, кызлары Аня 5 сыйныфта укый:


-  Кызыбыз 1 сыйныфка барачак мәктәпне бик озак сайладык. Якын тирәдә булган барлык мәктәпләрне барлап чыккач, шушы гимназиягә тукталдык. Монда классик әхлакый рух сакланган.  Директор Әлфия ханым тырышлыгы белән әдәплелек, олыны хөрмәт итү традицияләре үстерелә. Шуңа да бу мәктәпнең үзенә күрә бер мохите бар. 

Менә инде бишенче елын кызыбыз шушы гимназиядә белем ала, рәхәтләнеп татарча өйрәнә. Мин - рус, хатыным – татар. Өйдә ике телдә - русча да, татарча да аралашырга тырышабыз. Мин дә, хатыным да интеллигенция нәселеннән, бездә үзебезнекеләргә һәм читләргә, милли сыйфатлар буенча бүлү юк. Татарстанда яшибез икән, балага ике дәүләт телен белү кирәк икәнен аңлап эш иттек. Алга таба ул укытучы булырга теләсә дә, табиб, социаль хезмәткәр яисә башка һөнәр сайласа да, татар теле кирәк булачак.


Кыргыз кызы: Татарча яхшы сөйләшәм! 

Аиша Абдыганыева - 9 сыйныф укучысы, кыргыз милләтеннән:


- Әти-әнием инде күп еллар элек Татарстанга күченеп килгән. Мин Казанда тудым. 17 гимназиядә 1 сыйныфтан бирле укыйм. Быел әле татар теленнән дәүләт имтиханы да тапшырырга телим. Татар теле миңа бик ошый. Чөнки кыргыз теле белән татар теле охшаш, шуңа татар телендә сөйләшүе дә миңа җиңел. Шул ук вакытта рус телен дә яхшы беләм. Гаиләдә кыргыз телендә аралашабыз. Әти-әнием татар телен бик үк яхшы белми. Ә  менә мин һәм ике апам татарча яхшы сөйләшәбез. Апаларым да шушы гимназияне тәмамлады.

Әзербәйҗан егете: Татар гимназиясендә мохитдустанә 

Элчин Аскеров 9 сыйныфта укый, әзербәйҗан милләтеннән:


- Мин туганнан бирле Татарстанда яшим. Әтием армиядән соң ук Казанга килеп, монда төпләнеп калган. Мин башта рус мәктәбендә укыдым, татар гимназиясенә 4 ел элек кенә күчендем. Рус мәктәбендә мохит тә,  кешеләр дә бөтенләй башка. Монда дустанә мөнәсәбәт хакимлек итә, миңа биредә бик ошый. Дусларым белән, гаиләдә рус, татар, әзербәйҗан телләрендә аралашабыз.  14 яшьлек энем дә шушы гимназиядә укый.

Татар гаиләсе: Һәр халык үз телен белергә тиеш

Илнур Габдерәкыйпов үзе дә, хатыны да - татарлар. Уллары Аяз 17 гимназиянең 1 сыйныфында белем ала:


- Мин чыгышым белән Чүпрәле районыннан, авылда укыдым, татар мәктәбен тәмамладым. Шуңа баланы кайсы гимназиягә бирү турында сорау тумады да инде. Улыбыз монда ерак түгел балалар бакчасына йөрде, менә хәзер шушы гимназиягә укырга кердек. Һәр халык үз телен белергә тиеш. Үз телен белсә, мәдәниятен аңласа гына, үзгә телләрне ярату, аларга карата мәхәббәт туарга мөмкин.  Шуңа күрә татар телен дә, рус телен дә тигез дәрәҗәдә өйрәтергә тырышабыз. Бала татар телен белсә, рус телен үзләштерү инде кыен түгел. Һәрьяктан уңган-булган, күпкырлы бала тәрбияләргә тырышабыз.

17 нче гимназиянең директор урынбасары, директор вазифаларын башкаручы Лилия Шәйхетдинова сүзләренчә, гимназия үз дәрәҗәсен, статусын тиешле югарылыкта тотарга, көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләп чыгарырга тырыша. Узган елда бер укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 98 баллга тапшырган.

Былтыр гимназиядә унберенче сыйныфны 16 укучы тәмамлаган, шуларның 11 югары, 2се урта һөнәри уку йортына кергән, 3 укучылары эшкә урнашкан.








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100