Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ДЦПлы бала тәрбияләүче Миләүшә Бәширова: Кызым биергә хыяллана, әмма аягына басып биеп кенә китә алмый

Авыру балаларның әниләре белән сөйләшкәндә, аларның никадәр көчле рухлы булуына шаккатасың. Күпчелегебез кечкенә генә авырлыклардан да төшенкелеккә бирелгән мәлдә авыру балалар тәрбияләүчеләр еллар буе үз җилкәсендә сынмый-сыгылмый зур йөк күтәрә. Шул ук вакытта алар тирә-юньдәгеләргә карата да шулкадәр мәрхәмәтле, көләч йөзле булып кала белә.

news_top_970_100
ДЦПлы бала тәрбияләүче Миләүшә Бәширова: Кызым биергә хыяллана, әмма аягына басып биеп кенә китә алмый

Әмма моның битлек, өзгәләнүләреңне читтәгеләргә сиздермәскә омтылыш кына булуын аңлыйсың. Бу битлек артында исә бәләкәчеңнең сызлануларын күреп, сыкранулар, төннәрен бәбкәчең ишетмәгәндә мендәргә төбәлеп үкси-үкси елаулар, күп тапкырлар барысына да кул селтәргә теләп, аннары бер мизгелгә килгән уйларың өчен үз-үзләрен орышып, кулга алулар яшерелгән.

Миләүшә Бәшированың иң зур хыялы - кызы Алиянең йөреп китүен күрү. 15 ел буе инде аның бөтен тырышлыгы, көче, гаиләдәге бар булган акчалар шушы максатка ирешүгә тотыла. Кызчыклары туганда Бәшировлар гаиләсе бушлай медицинага өмет итсә, соңгы 5 елда алар түләүле медицина мөмкинлекләренә ышана - кызларына ярдәм итәр өчен иң заманча технологияләр, иң тәҗрибәле белгечләрне эзли алар. Яхшы нәтиҗәләр дә бар. Шуңа да Миләүшә Бәширова көннәрнең берендә күз нурының үз аякларына басып йөреп китүенә чын күңеленнән ышана.

Алия Бәширова гаиләдә икенче бала. Абыйсы Гадел аннан ике яшькә генә өлкәнрәк. Ике йөклелекне дә Миләүшә бик яхшы кичерә. Бернинди тайпылышлар, зарлар булмый. Әмма улы үз вакытында сау-сәламәт булып туса, кызчыклары җитлекмичә дөньяга килгән.

Йөклелеге нибары 29 атна булганда, Миләүшә кисәк кенә тулгагы башланганын тоя. Миләүшә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып бала табу йортына барып җитәргә чак өлгерә. Әмма табибларның, Миләүшә фикеренчә, менә-менә бала табам дип торган хатын-кызга әллә ни исләре китми. Алар үз эшләре белән мәшгуль була. Миләүшә исә бу вакытта, баласы төшеп китмәсен дип, аның башын кысып кына тота. Берникадәр вакыттан соң, ниһаять, бала табу йортындагы санитарка аның хәленә игътибар итеп, табибларны чакыра. Бала тудыру бүлмәсенә алып кереп киткәннән соң озак та үтми, авырлыгы нибары 1420 грамм булган нәни кызчык туа.

- Йөкле вакытта бернигә дә зарланмадым. Үз-үземне яхшы хис иттем. Табиблар баланың вакытыннан алда туу сәбәпләрен төгәл әйтмәде. Мөгаен, Алия белән йөкле булганда, авыр күтәргәннекедер. Бездә ул вакытта төзелеш эшләре бара иде. Ә улыбыз Гадел бик кечкенә иде. Шуңа да аны кулда күтәреп йөрергә туры килде. Сәбәпләрен шуннан күрәбез, - ди Миләүшә Бәширова.

Әмма җитлекмичә туган нәниләрнең дә күпчелеге алга таба тернәкләнеп китеп, үз яшьтәшләреннән аерылмый. Алия дә, бәлки, сау-сәламәт туар иде. Әмма бала табу йорты табибларының битарафлыгы бала сәламәтлегенә йогынты ясамыйча калмагандыр, дип саный Бәшировлар.

Беренче ике аен Миләүшә нәни кызчыгы белән Казанның 1 нче санлы балалар хастаханәсенең интенсив терапия бүлегендә үткәрә. Бер яшендә исә Алиягә ДЦП (балалар церебральный параличы) диагнозы куялар.

- Бер яшькә кадәр үзебез дә балада әллә ни тайпылышлар сизмәдек. Артта калулар бар иде, әмма җитлекмичә туган сабый булгач, үсеш этаплары вакытында туган нәниләрнекенә караганда соңара бит. Без дә шуңа сылтадык. Ә инде 1 яшьтә безгә шушындый диагноз куелды, - ди Миләүшә ханым.

Миләүшә беренче өч елда кызчыгы белән хастаханәдән кайтып керми диярлек. Өч ай саен хастаханәдә ятып дәваланалар, бала бик еш авырый, чирләрдән сакларлык иммунитеты бөтенләй булмый. Дәвалануларның нәтиҗәсе дә күренми. Аннары инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә даими рәвештә кирәкле процедуралар үтү – ЛФК, массаж, электрофорез, парафин. Һәм, әти-әнисенең сөенеченә, Алиянең тора-бара алга китеше сизелә башлый. Алия сөйләшергә, үзе ашарга, үрмәләргә өйрәнә.

Әмма Бәшировлар бушлай алынган дәваларның гына җитәрлек булмавын аңлый. Кызчыклары үсә тора, әти-әнисенең борчулары исә арта бара. Үскән саен мондый авырулы балалар дәвалануны да начаррак кабул итә бит. Алиягә 10 яшь тулгач, Бәшировлар гаиләсе түләүле дәвалану үзәкләренә дә йөри башлый.

Моннан тыш, Алиянең мускулларына 17 микрооперация ясала. Кызның бер аягы 3 сантиметрга кыскарак була, табиблар аны озынайта ала. Хәзерге вакытта Алия турле җиһазларга тотынып йөри ала. Әмма ул барыбер иң гади ихтыяҗларын да канәгатьләндерә алырлык хәлдә түгел. ДЦП авыруын тулысынча дәвалап булмый, тик баланы йөрерлек итеп, үз-үзен карарлык дәрәҗәгә җиткереп була, ди Алиянең әнисе.

2014 елдан даими рәвештә Алияне Кытай табиблары эшләгән “Беренче адым” тернәкләндерү үзәгенә йөртергә тырышалар. Миләүшә ханым сүзләренчә, өчәр ай дәвалану курслары узарга кирәк. Әмма гаиләнең моңа матди мөмкинлеге юк. Ә вакыт уза. Бүген инде Алиягә 15 яшь. Ул бик яхшы укый, укытучылар өйгә килеп укыта. Рәсем ясарга, җырларга ярата. Биергә дә хыяллана, аягына торып басып биеп кенә китә алмый. Әмма әти-әнисе көннәрнең берендә кызларының үз аякларына басып хәрәкәтләнүен, тып-тып бии алуын күрергә хыяллана.

Сәламәтлек бәһасез, ул акчага сатылмый, дибез. Әмма авыру балалар тәрбияләгән гаиләләр өчен нарасыйларының саулыгы нәкъ менә акчага бәйле шул. Чөнки гади балага җиңеллек белән бирелгән һәр уңыш авыру балаларның әти-әниләренә кыйммәткә төшә. Түгелгән күз яшьләре, күңел газаплары ягыннан гына түгел, финанс чыгымнар буенча да авыр йөккә әверелә. Безнең өчен чүп кенә булып тоелган 100-200-300 сум авыру балалар тәрбияләгән гаилә өчен зур ярдәм була ала.

Бәшировлар гаиләсенә кызларын дәвалауның чираттагы курсы өчен 150 мең сум акча таләп ителә. Игелеккә – бер адым. Битараф булмыйк соң – көчебездән килгәнчә, ярдәм кулы сузыйк.

Алиягә ярдәм төркеме - https://vk.com/club51560443

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

СБЕРБАНК картасы:
Миляуша Баширова
№ 63900262 9009098111
Срок действия 04\19

МТС - 89172251631 
Билайн - 89033431454 
Мегафон - 89272401030 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100