Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кендек бавына уралган баланы кысып-тартып чыгарганга, бала берникадәр вакыт суламыйча торган"

Авыру бала - Ходай җәзасы түгел лә, ә еш кына үз урынында булмаган, үз һөнәрен сайламаган, үз эшенә битараф караган кайбер белгечләрнең хатасы.

news_top_970_100
"Кендек бавына уралган баланы кысып-тартып чыгарганга, бала берникадәр вакыт суламыйча торган"

Чаллыда яшәүче Сабирҗановлар гаиләсендә Булат беренче һәм бик тә көтеп алынган бала була. Римманың йөклелеге бик яхшы уза. Бөтен 9 айны да ул бернинди авырлыкларсыз, зарларсыз үткәрә, анализлары да шөбһәләнергә бер сәбәп бирми. Ире белән бергә зур дулкынлану белән улларының дөньяга килүен көтәләр. Ниһаять, 40-41 атнада Римма Чаллының медицина шәһәрчегендәге бала тудыру йортында әни була. Һәрбер хатын-кыз өчен дулкынландыргыч һәм сөенечле булырга тиешле мизгел генә, уйламаганда, иң зур бәлагә әверелә.

- Йөклелегем яхшы узды. Поликлиникада күзәтелгәндә очам тар һәм, өстәвенә, күз күремем дә начар булгач, миңа кесарево ясаячаклар дип әйтеп килделәр. Ә инде бала табарга вакытым җиткәч, тулгагым башлангач, бала тудыру йортындагы табиб: “Үзең таба аласың, барысы да яхшы булачак”, - диде. Әмма тулгаклар бара, ә аналыгым ачылмый да-ачылмый, көчкә ике сантиметрга гына ачылган. Шунда табиб баланы кысып чыгара, ә шәфкать туташы тартып алырга маташа башлады. Ә баланың муенына кендек бавы уралган булган. Моңа кадәр өч сәгать алдан ясалган УЗИ моны күрсәтмәде. Күрәсең, бала шул вакыт эчендә әйләнә-әйләнә уралгандыр. Нәтиҗәдә, кысып-тартып чыгарганда, бала буылган, берникадәр вакыт суламыйча торган, - дип сөйләде Римма.

Тугач та бала кычкырып җибәрергә тиеш, Булат исә берникадәр вакыттан гына елап җибәрә ала. Сабыйның баш миенә кан киткән була инде. Нәтиҗәдә, тиешле вакытта, 3 330 кг, 60 сантиметр булып туган, әти-әнисен шатландырып-сөендереп торырга тиешле булган балакайны табиблар хәрап итә.

Бала да, Римма үзе дә реанимациягә эләгә. Чөнки баланы кысып чыгарганда, әни кешенең аналыгына да зыян салынган була. Римманың реаниматологы бу, һичшиксез, табиблар хатасы дип әйтә. Чөнки сабыйга гына зыян килсә бер хәл әле, бу очракта исә әни кешенең дә органнарын зарарлыйлар.

Булат башта реанимациядә 1 атна үткәргән, аннары яңа туган балалар патологиясе бүлегендә ай ярым яткан. Сулыш ала алмау нәтиҗәсендә, балага кислород җитмичә, әйткәнебезчә, аның баш миенә кан киткән. Ул шунда оеган һәм хәзерге вакытта бу учаклар эпилепсия активлыгын бирә. Вакыт-вакыт баланың көзән җыерулары була.

Булатны Казан, Санкт-Петербург клиникаларында тикшергәннәр, төрле дәвалау ысуллары кулланып караганнар. Әмма берни дә булышмаган. Күптән түгел генә Римма интернет аша Испаниянең Текнон клиникасына барган әниләр белән танышкан. Һәм анда алар кебек хәлдә булганнарга ярдәм итә алганнар.

Бүген инде Булатка 9 яшь. Эпилепсиядән тыш, аңа ДЦП диагнозы да куелган. Ул сөйләшми, үзе йөри алмый. Моңа да карамастан, Булат бик акыллы малай. Фикерен сүзләр белән белдерә алмаса да, барысын аңлый. Һәм картоннан ясалган клавиатура ише җайланма белән хәрефләргә күрсәтеп, теләгәннәрен әйтә.

Аның интеллекты тулысынча сакланган. Хәзер инде Булат коррекцияле мәктәптә икенче сыйныфта укый. Укытучы белән өйдә шөгыльләнәләр. Булат аның белән дә шушы ясалма клавиатура аша аралаша.

- Хәзер безнең төп максат шушы эпилепсия активлыгын бетерү. Чөнки бу баланы үсештә артка чигендерә. Әйтик, бала бу көзән җыерудан соң белгәннәрен дә онытырга мөмкин. Үз гомерендә улыбыз инде дүрт тапкыр мондый эпилепсия өянәкләрен кичерде. Теләсә кайсы вакытта бу яңадан кабатланырга мөмкин. Һәм моның кайчан булачагын берәү дә фаразлый алмый, - дип әни кеше көн дә шундый курку белән яшәүләре хакында сөйләде.

Өстәвенә, малайда булган эпилепсия диагнозы ДЦПны дәвалауга комачаулый. Чөнки Булатка төрле процедуралар табиблар тарафыннан тыелган. Әйтик, массажлар ясый алмыйлар - бу эпилепсия активлыгын тагын да үстерә, электрофорез, парафин ярамый. Хәтта чыршы мәйданчыкларына да бара алмый Булат. Чөнки ялтыр-елтыр килгән гирляндалар, утлар шулай ук тыелган.

- Шушы эпилепсия аркасында, без улыбызны аякка да бастыра алмыйбыз. Чөнки моның өчен башкарырга кирәкле гамәлләрне ясау мөмкинлеге юк. Испаниядә исә безнең кебек диагнозы булган бик күпләргә дөрес дәвалану билгеләп, эпилепсия активлыгын бетерә алганнар, - дип улларына да ярдәм итәчәкләренә ышана Сабирҗановлар.

Хәзерге вакытта гаиләдә әтиләре генә эшли. Ул да узган елны яхшы гына хезмәт хакы алган эшеннән кыскартылуга эләккән.

- Элек ирем яхшы гына хезмәт хакы алганда, без бераз акчаны янга калдыра ала идек. Бераз дәвалауга да җитә иде. Хәзер исә безнең акча җыю мөмкинлегебез юк. Шуңа бар ышанычыбыз киң күңелле кешеләргә, - ди Римма.

Тикшеренүгә 19359 евро таләп ителә. Бу сумманың шактые - 1 миллионга якыны инде җыелган. Тагын 375 мең сум тирәсе туплыйсы калган. Бу сумманы җыюда ярдәм кулы сузучылар булса, Булатны куркыныч эпилепсия өянәкләреннән коткарып булачак. Димәк, малайны аякка бастыруга да зур өмет туачак. Кеше кайгысы яныннан узып китмичә, Яңа ел алдыннан тагын бер гаиләнең, тагын бер баланың иң-иң зур теләген тормышка ашырырга, сәламәтлеккә таба адым ясарга ярдәм итсәк иде!

Булатка ярдәм итү өчен реквизитлар: 
 Номер Сберкарты: 4276620011684101 
 Сберкнижка: 42306810862030523471/34 
 Яндекс - Деньги: 410011045079598 
 МТС: +79179117267 
 Мегафон: +79274716810 
 Qiwi кошелёк: +79172564474 
 TELE2: +79509455773 
 Билайн: +79600881078 
 PayPal: sabirzjanov-marat150208@mail.ru
 WebMoney: рубли R959163014312 
 WebMoney: евро Е050365693940 
 WebMoney: доллары Z704380924722 
 WebMoney: гр

Фотолар Булатның әнисе рөхсәте белән куелды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100