Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2018 ел фаҗигаләре: республиканы тетрәндергән вакыйгалар

Бар халык шаулап-гөрләп Яңа ел каршылап, ялларда кунактан-кунакка йөргәндә, календарьнең яңа битләренә кара кайгы уела башлады. “Интертат” хәтер һәм гыйбрәт өчен узган елда булган иң дәһшәтле хәвефләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
2018 ел фаҗигаләре: республиканы тетрәндергән вакыйгалар

Гыйнвар

Бер авариядә – биш мәет

4 нче гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә, Казан – Шәмәрдән юлының 63нче чакрымында, Питрәч районы Чуча авылы янында коточкыч авария була. “Хендэ Крета” автомобиле белән 14нче модельле “Лада” машинасы маңгайга-маңгай бәрелешә. “Иномарка” руле артында булган 35 яшьлек йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыга. “Лада” йөртүчесе һәм аның өч пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Бер пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. “Иномарка” йөртүчесе һәм андагы ике пассажир да табиблар кулында. Аларның берсе 5 яшьлек бала, икенчесе йөкле ханым.

14нче модельле “Лада” машинасы руле артында булган 1978 елгы Рамил Дәүләтшин, аның 1983 елгы тормыш иптәше Гөлчәчәк Теләче районында гомер кичергән. 4 гыйнвар көнне Дәүләтшиннар гаилә дуслары Нияз Мортазин, аның хәләл җефете Алинә, Алинәнең Лениногорскидан кунакка кайткан бертуган энесе белән бергәләп Казанга кинотеатрга барышлары булган. Тик, ни кызганыч, шушы юлда аларны үлемнәре сагалап торган...

Бер янгында – өч корбан

Минзәлә районында килеп чыккан фаҗига да республика халкын уятып җибәрде. 6 гыйнвар иртәсендә Воровский бистәсендә янгын чыгып, өч кеше, шул исәптән ике бала янып үлә. Гаилә башлыгы, 42 яшьлек Владимир Петров, аның ике баласы – 15 яшьлек Никита һәм 5 яшьлек Илья янгын корбаны була. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, әниләре Лена төнге сменада эштә булу сәбәпле, исән кала.

Владимир да, Лена да 50 чакрым ераклыктагы Чаллыга барып эшләп йөргән. Гаилә башлыгы төрле эшләрдә йөрсә, Лена КДМЦның балалар үзәгендә шәфкать туташы булып хезмәт куйган.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йорт дөрләп янып, түшәме җимерелеп төшкән була. Янгын сүндерелгәч кенә, хәрәбәләр астында өч мәет табыла. Аларны инде коткарырга соң була. Бистә җирлеге башлыгы сүзләренчә, өч кешелек гаилә төтенгә буылган һәм янган.

Йөк машинасы нефтьчеләрне бәрдерә

13 гыйнварда Лениногорск-Карабаш юлында МАН автомобиле каршы полосага чыга һәм вахтадагы нефтьчеләр утырганУАЗ автомобилен бәрдерә. УАЗның йөртүчесе һәм бер пассажир һәлак була. Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган ике пассажир сырхауханәгә озатылган. 

МАН автомобиле Орел өлкәсендә теркәлгән булган.

Февраль

Буран корбаны – 15 яшьлек малай

5 февральдәге аномаль буран аркасында Чистай районы Данауровка авылында 15 яшьлек малай вафат була. Көндез дүрт яшүсмер кар баскан чокыр тирәсендә уйный. Арадан берсе ялгыш кына сөртенеп, чокырга егылып төшә. Аның артыннан ук кар өеме ишелә һәм малай кар көрте астында кала.

Кар базында күмелеп калган иптәшләрен коткару өчен ике малай чокырга төшеп, карны казый башлый. Өченчесе исә, ярдәм сорап, авылга йөгерә. Ашыгыч ярдәм хезмәте 15 минут эчендә килеп җитә. Әйтергә кирәк, район үзәге белән авыл арасы – 15 чакрым.

Ашыгыч ярдәм килгәнче, фаҗига урынына авыл фельдшеры да йөгереп килә. Ул шулай ук малайны казырга булыша. Әмма ул калын кар астында калу сәбәпле, коткарып калып булмый.

Фаҗига урынына килгән медиклар да баланың үлемен раслый.

Үлеме – көрәш мәйданында булган

2 февральдә Аксубайның “Юность” спорт комплексында фаҗига килеп чыга. Билбау көрәше белән "җенләнгән" 11 яшьлек Саша күнегүләр вакытында көндәше белән егыла һәм башын бәрә. Хәле кисәк начарайган малайны хастаханәгә озаталар. Әмма Сашаның гомерен саклап калып булмый.

Александр ул көнне, гадәтенчә, көрәш түгәрәгенә килә. Һәрвакыттагы кебек үк, партнеры белән көч алыша. Чираттагы күнегүләр вакытында ике малай да егыла, егылганда алар башлары белән бәрелешә. Малайларның берсенә берни булмый - ул башы авыртуга да зарланмый хәтта. Александрның исә кисәк хәле начарая, ул косасы килүен әйтә. Әнисе әйтүенчә, ул мизгелдә залда тренер да булмаган... Залга килеп кергәч, тренер "Ашыгыч ярдәм" чакырта, үсмерне Аксубай үзәк район хастахәнәсенә озаталар. Хәле җиңеләймәгәч, Александр Чистай үзәк хастахәнәсенә күчерелә. Шәһәр табиблары аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк дигән карарга килә. Әмма малайны коткарып кала алмыйлар. Александр операция өстәлендә җан бирә.

Тау шуганда харап булган гаилә

2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылына Буадан кунакка кайткан гаилә чана шуарга бара. Тик таудан шуганда, чана астына зур таш эләгеп, барысы да нык имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.

Җиде яшьлек кызны табиблар тикшергәннән соң, Казан хастаханәсенә озатканнар. Анда аңа операция ясала. Ир-ат хирургия бүлегендә дәвалана. Әниләре исә ныграк имгәнгән була. Ул берничә көн реанимациядә ята, табиблар аның гомере өчен атнадан артык көрәшә. Әмма яшь хатын тернәкләнеп китә алмый, вафат була.

Янгын: берсе ут эченнән котыла, икесе - юк

19 февраль көнне кичке 7ләр тулып киткәч, Апас районының Каратун станциясендә янгын чыга. Кызыл әтәч телләре 80 кв.метрлы йортны гына ялап алмый, ике кешенең – йорт хуҗасы Җәүһәр Шәйхуллина белән аның улы Марат Шәйхуллинның гомерен дә өзә. Алар ут эченнән чыга алмыйча янгын корбаннары була. Хуҗабикәнең 51 яшьлек кызы Эльвира Жарова ут чорнаган өйнең тәрәзәсеннән чыгып котыла. Тагын бер абыйсы Камил Казанга вакытлыча эшкә китү сәбәпле исән кала.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортны ялкын чорнап алган була. Түшәм ишелә һәм ут янәшә сарайга сикерә. Янгын ярты сәгать эчендә сүндерелә. Хәрәбәләрне актарганда, коткаручылар иң элек Марат Шәйхуллинның үле гәүдәсенә юлыга. Ул кухня идәненә егылган була. Ярты сәгатьтән исә әби-карчыкка тап булалар. Ул диванга утырган килеш, искә буылып һәм янып, дөньядан китеп бара.

Үги әтисе көчләгән үсмер кыз фаҗигасе

Коточкыч җинаять 17 февральдә Казанның Петербург урамында булды. Фаҗига булырга берничә сәгать кала 16 яшьлек кыз үги әтисенең үзен көчләве турында әнисенә әйткән булган. Әнисе исә иренә чыгып китәргә кушкан.

Ирен чыгып китәр дип уйлаган ана, тыныч күңел белән улын спорт түгәрәгенә илтә киткән. Үги кыз белән әти үзләре генә өйдә калган. Берничә сәгатьтән ир хатынга шалтыратып, кызын үтерүен хәбәр иткән. Үзе чыгып качса да, ерак китә алмаган. Соңрак ирнең мәетен табып алганнар. Ул үзен дә, кызны харап иткән кебек, пычак кадап үтергән.

Төнге атыш корбаны – Денис Иванченко

28 февральдә Казанның Авангард урамында булган коточкыч вакыйга Татарстанны гына түгел, Россияне куптарды.

Шәһәрдә 34 яшьлек ир-ат атыш оештырды. Күршеләре әйтүенчә, әлеге атучы еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Тоткарлау операциясе вакытында ОМОН хезмәткәре һәлак булды. Денис Иванченкога тиздән 39 яшь тулырга тиеш иде. Аның өч баласы ятим калды. Ул Мәскәү егете, Татарстанга эшкә күчерелгән була.

Март

Өч кеше янып үлә

6 март көнне Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында янгын чыга. “Кызыл әтәч” телләре агач авыл йортын тиз арада ялмап ала. Өйнең түбәсе дә тиз арада ишелеп төшә.

“Хуҗабикә Тамара Мальковага – 83 яшь. Ул безнең авылда теркәлгән, – диде Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин.– Аның кызы 53 яшьлек Елена Алексеевна һәм 62 яшьлек киявенең пропискасы авылда түгел. Тамара ханым почтада эшләде. Соңгы елларда сәламәтлеге какшап китте, психиатрда хисапта торды. Кызы аны карарга дип кайткан иде. Иптәше белән “гражданлык никахы”нда яшәделәр дип беләм.

Сергей Бурукин сүзләренчә, гаилә үз җае белән, тыныч кына көн күргән. Эчү белән мавыгучылар юк, тәртипле гаилә саналган.

“Әби авырып торгач, аның үзен генә калдырмадылар. Кибеткә дә кызы алып бара иде, һава суларга да чиратлашып алып чыктылар. Авылда туганнары юк, йөрешкән кешеләре дә булмады. Тамара әбинең бер улы күрше авылда яши, кызы Казанда. Алар хәл белергә дип үзләре кайтып йөрде", – диде авыл җирлеге башлыгы.

Бурукин сүзләренчә, әби белән кызы фаҗига буласы көнне дә урам әйләнеп кайткан.

“Әби төнлә чыгып китмәсен, йә бер-бер хәл кылмасын дип, аңа махсус кием кидергәннәр дип сөйлиләр. Бу төнне дә ул тынычсыз үткәргән диләр”, – диде авыл башлыгы.

Янгын кичке 6лар тирәсендә чыга. Төтен күтәрелүне күршеләр күреп ала, алар икенче күршеләренә хәбәр итә. Шулай итеп бу хәбәр авыл җирлеге башлыгына да килеп җитә.

– Мин килгәндә йортның арткы ягы, кухня өлеше дөрләп яна иде. Күршеләре әбинең кызы Еленага берничә тапкыр шалтыратып караган, әмма аның телефоны җавап бирмәгән. Кичке як, кибеттән ерак китмәгән гаиләнең өй эчендә калуы көн кебек ачык иде”, – ди җитәкче.

Коткаручылар янгынны ярты сәгать эчендә сүндерә. Хәрәбәләр арасыннан өч мәет табыла.

– Әбинең кияве танып булмаслык хәлгә килеп янган, кызының очлыклары зыян күргән. Ә әби эреп югалган төсле, аннан берни калмаган”, – диде Сергей Бурукин.

Янгын ут белән саксыз эш итү яки кемнеңдер ут төртүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. “Кызыл әтәч” сәбәпчесе – йорт хуҗасы 83 яшьлек Тамара Малькова дигән вариант та йөрде халыкта.

Канализациягә төшеп харап булган

12 мартта Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче Нәкыйп (исеме үзгәртелде) 3 метр тирәнлектәге канализация чокырына кысылып, суда тончыгып үлгән

 

Якынча мәгълүматларга караганда, эпилепсия белән авырган ир, билгесез сәбәпләр аркасында, җиргә күмелеп куелган автомобиль покрышкаларыннан ясалган канализация чокырына төшеп киткән. Ул 3 метр тирәнлектәге канализация чокырына кысылып, суда тончыгып үлгән. Ир-атны хатыны табып ала һәм күршеләре белән чокырдан тартып алырга тырыша. Нәтиҗәдә, аларга ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Ялгыз калган малай тәрәзәдән егылып төшә

29 мартта Кама Аланында яшәүче биш яшьлек И. тугызынчы каттан егылып һәлак булды.

Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, баланың әнисе эшкә киткән булган. Авырып торган баласын ул дус кызына калдырган. Беренчел мәгълүматлар буенча, дус кызы баланы үзен генә калдырып, кибеткә чыгып киткән. Бала исә аулакта тәрәзә төбенә менеп баскан һәм тугызынчы каттан егылып төшкән.

Апрель

Поезд астында калдылар

21 апрельдә Яшел Үзән районы Октябрьск бистәсе тирәсендә тимер юл аша чыккан 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кыз поезд астында калды. Машинист поездны ашыгыч рәвештә туктатырга тырышса да ир-ат белән кыз баланы бәрдерми кала алмаган. Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның ата-анасында эшләгән. Кыз бала тимер юлның икенче ягындагы кибеткә барырга теләгән, ир-ат аны озатырга булган.

Полиция хезмәткәрен үтерде

31 яшьлек Артур Садретдинов полиция хезмәткәренең гомерен өзде. Беркайда да эшләмәүче егет, әнисе исемендәге "БМВ"да Казанның Восстания һәм Декабристлар урамында юл һаләкәте китереп чыгарды. Юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган. Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыгып, ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәре - полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булды.

Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган.

Май

Давыл корбаны – 35 яшьлек ханым

30 майда көчле җил Мөслим районындагы “Находка” кибетенең түбәсен алып ата. Конструкция шунда эшләүче 35 яшьлек кибетче Лилия Нуриеваның өстенә килеп төшә. Кибетчене хастаханәгә алып барып җиткерә алмыйлар, алган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә...

Шаһитлар белдерүенчә, көчле яңгыр 16.30 сәгатьтән соң ява башлаган. Давыллы яңгыр йорт түбәләрен, теплица япмаларын кубарган, каралты-кураларны җимергән, биналарның калай түбәләрен алып аткан. Түбә астында машиналар да калган, ләкин иң аянычлысы - кеше гомере... Мөслимдә кибет түбәсе ишелеп төшү сәбәпле бер кеше авыр хәлдә хастаханәдә ята. Ә кибетче Лилия Нуриеваның гомерен табиблар саклап кала алмый.

Июнь

Су корбаннары - 5 яшьлек малай...

Минзәлә районының Канонерка авылында 3 июнь көнне фаҗига була. Авылга терәлеп аккан Минзәлә елгасында Чаллыдан кунакка кайткан 5 яшьлек Сабир батып үлә. Аның су төбенә китүен әти-әнисенә 7 яшьлек апасы Сабина кайтып әйтә.

Мәгълүм булганча, елга ярына балалар өчәү килгән. Биш яшьлек Сабир, җиде яшьлек апасы Сабина (исемнәре үзгәртелде) һәм аларның күршеләренә кайткан 7 яшьлек тагын бер малай.

– Сабирның әти-әнисе гаиләләре белән бу авылга кунакка кайткан. Аның дәү әнисенең әнисенең (прабабушка) йорты була инде бу. Әбигә, тыл ветераны буларак, 2010 елда фатир бирелде. Шулай да авылга эзне суытмыйча, иске генә шушы авыл йортына җәен кайтып йөрделәр. Бу йортта пропискада кеше юк, – диде авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова.

Балалар елга ярына барып уйнаган дигән сүзләр бар. Сабир өйләреннән 200 метр ераклыкта баткан.
– Водолазлар малайны төшеп киткән җиреннән 10-15 метр тирәсе ераклыкта тапты. Су белән агып киткән дә, ярга берегеп үк үскән талларга эләгеп калган. Артык тирәндә дә түгел – 3-4 метр гына. Аны судан чыгарганда исәнлеген күрсәтүче бер генә билге дә юк иде инде. Әнисе, әле үлгәнен аңламыйча да бугай: “Туңа бит ул, өстенә ябыгыз, одеал бирегез”, - дип елады. “Салкын су белән битен юыйк”, - дип такмаклады.

...һәм 11 яшьлек кыз

Апас районы авылларының берсендә 23 июнь көнне фаҗига була. Авылдан бер чакрым ераклыктагы чишмә буасында су коенганда 11 яшьлек Адилә Имамиева (исем-фамилиясе үзгәртелде) батып үлә. Газиз кешесенә – әнисенә аның батуын күлгә бергә килгән дуслары - 9 яшьлек малай һәм 10 яшьлек кыз кайтып әйтә.

Сулык авылдан бер чакрым ераклыкта булу сәбәпле, анда барган кеше дә булмый. Сулык өстен үләннәр, камышлар баскан. Шул тирәдә генә чишмә ага. Маллар эчерергә су булсын дип ясалма сулык – буа ясалган иде бер-ике ел элек. Балалар шунда барган. 10 яшьлек кыз суга бөтенләй кермәгән. 9 яшьлек малай белән Адилә су коенып чыгарга булганнар. Әмма малай чыга алган, Адилә юк.

Сыерларны яшен сукты

Табигатьнең саксыз шаяруы сәбәпле килеп чыккан бәла-казалар әледән-әле ишетелеп торды. Коры яшен аркасында,Яшел Үзән районында шәхси маллар вафат булса, 27 июньдә Теләче районы Казаклар авылының “Игенче” ҖЧҖ фермасында 57 баш сыер үлә.

Кичке савымга әзерләнгәндә, кинәт кенә күк күркри, яшен яшьни башлый. Бу вакытта маллар торагында 170 баш сыер була. Шуның 56сы - фаҗига корбаны.

Июль

Ял итәргә киткән егетне яшен сукты

18 июльдә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк курортында ял итүче 13 яшьлек Юраны яшен суга. Фаҗига “Развал” күлендә була. Ул бирегә гаиләсе белән ял итәргә килгән була. Юра әтисенең туган көнендә җан бирә.

Туңдырмага чыгып киткән Мөслим егете дә – яшен корбаны

31 июль көнне Мөслимдә кызына һәм кечкенә сеңлесенә туңдырма алып кайтырга чыгып киткән 27 яшьлек Вано Никогосянны яшен сугып үтерде. Бил турыннан кереп киткән утлы шар, егетнең бөтен гәүдәсен электрлап, балтырыннан чыга.

Вано Никогосян 1991 елда әти-әнисе, туганнары белән Әрмәнстаннан Мөслимгә күченеп кайталар. Беренче класска Мөслим мәктәбенә укырга кергән малай яшьтәшләре белән бик тиз уртак тел таба. Ә иң гаҗәбе – татар телен су урынына эчә башлый ул. Шуңа да аны, мәктәптә үз итеп, татар әрмәне дип йөртәләр. Укуда гына түгел, төрле ярыш-бәйгеләрдә дә сынатмый Ваня. 9 класстан соң укуын Сарман аграр көллияте филиалында дәвам итә, автомеханик һөнәрен үзләштерә. Аны якыннан белгәннәр: “Шулкадәр итагатьле, олыны олы, кечене кече итте.Күкләр юкка алмагандыр үзен, анда да яхшы кешеләр кирәктер”,– дип сөйли. Ваняны соңга юлга озатырга 300 дән артык кеше килде. Егет Мөслим зиратына җирләнде.

Август

Юрганга тончыгып үлгән сабый

30 августта Түбән Кама шәһәрендәге бер фатирда 10 айлык сабыйның мәете табылган. 

 

25 августта ана баласын кич белән йокларга салган. Берникадәр вакыттан соң, баласын уятырга килгән хатын сабыеның үлгәнен абайлап алган.

Түбән Кама буенча Тикшерү комитеты бүлеге тикшерүчесе Жанна Иванилова сүзләренчә, 24 августтан 25 августка каршы төндә бала юрганга төрелеп, тончыгып үлгән. Сабыйның сулыш юлларын юрган томалаган.

Машинада янып үлгәннәр

23 сентябрьдә Крәш Шуран авылы янында "Лада-Приора" машинасына ут капкан. Машина эчендәге ике ир-ат янып беткән. Тикшерүчеләр фаразынча, мәрхүм булучылар эчеп утырганнар, янгын сүнми калган тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ир-атларның берсе 1980, икенчесе 1950 нче елгы. Мәрхүмнәр - Минзәлә районының Маҗын авылы кешеләре.

Янган машинаны иртән балыкчылар күргән. "Мондый күренешкә беренче тапкыр тап булдым. Йөрәкләрем өзелеп төшәрдәй булды, кемнеңдер газизләре бит инде болар, дип уйладым. Йомшак җир яна башласа, сикереп торасың бит! Махсус эшләнгән, махсус үтермәгәннәр микән дигән уй да килде башка. Берсенең гәүдәсеннән көл генә калган. Бу куркыныч төш кебек, беркайчан да күз алдыннан китмәс, мөгаен!" - диде озак еллар балык тоту белән шөгыльләнгән М.Хафизов.

Ноябрь

Су кондызы кеше гомерен өзде

Арча районы Түбән Курса авылының тынгысыз ирләре дә 12 ноябрь - дүшәмбе көнне өмә ясап, авыл янындагы буаны җибәрергә җыела. Әмма игелекле эшләре фаҗига белән тәмамланыр дип кем уйлаган! Кондызлар ега башлаган агачны кискәндә, 35 яшьлек Алмаз Зәйнетдинов харап була

Агач үзе түгел, бер ботагы гына төшкән аның өстенә. Бер җирендә бер җәрәхәте, ярасы юк. Борыныннан азрак кына кан чыккан. Күрәчәк күз йомдыра диләр бит, шул булган инде. Тикшерүчеләр килгәч тә кат-кат караган. Аркасында, җилкәләрендә дә бернинди җәрәхәт юк,

Юлда өзелгән япь-яшь гомерләр

17 ноябрьдә Казан-Малмыж юлының 87 нче километрында 17 ноябрь иртәсендә фаҗига була. 24 яшьлек егет идарә иткән «Киа» машинасы идарәсен югалтып, юл кырыена төшеп китә. Машинаның артыкы утыргычындагы 20 һәм 24 яшьлек ике кыз фаҗига урынында ук һәлак була. Алгы утыргычтагы 27 яшьлек егет һәм 15 яшьлек яшүсмер, куркынычсызлык каешы эләккән булу сәбәпле, исән кала, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Егет һәм кызлар Балтач районыннан. Алар үзара туган, яшьләрнең туйга барышлары була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100