“11 яшьлек оныгы батып үләр алдыннан дәү әнисе куркыныч төш күргән: "Йә мине, йә әтиеңне алырга кайтканнар бугай"

26 июнь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Pixabay
Апас районы авылларының берсендә 23 июнь көнне фаҗига була. Авылдан бер чакрым ераклыктагы чишмә буасында су коенганда 11 яшьлек Адилә Имамиева (исем-фамилиясе үзгәртелде) батып үлә. Газиз кешесенә – әнисенә аның батуын күлгә бергә килгән дуслары - 9 яшьлек малай һәм 10 яшьлек кыз кайтып әйтә.

“9 яшьлеге чыккан, 11 яшьлек кыз баткан”

– Ул сулык авылдан бер чакрым ераклыкта. Анда барган кеше дә юк. Аның өстен үләннәр, камышлар баскан. Шул тирәдә генә чишмә ага. Маллар эчерергә су булсын дип ясалма сулык – буа ясалган иде бер-ике ел элек. Балалар шунда барган. 10 яшьлек кыз суга бөтенләй кермәгән. 9 яшьлек малай белән Адилә су коенып чыгарга булганнар. Әмма малай чыга алган, Адилә юк, - диде авыл җирлеге башлыгы.

“Җансыз гәүдәсен үзебезнең авыл егете алып чыккан”

Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, кызның батуы турында аңа Адиләнең әнисе хәбәр итә, коткаручылар чакыртуын сорый. Аңа кадәр ана кеше үзе суга төшеп, кызын эзләргә маташа. Әмма коткаручылар ярдәме кирәк булмый, 11 яшьлек кызның үле гәүдәсен шушы авыл егете Ринат табып, ярга алып чыга.

“Әнисе яхшы укыганы өчен телефон алып биргән булган”

– Әнисе сөйләве буенча, Адилә өйдән төш тирәсендә чыгып киткән. Бу хәл турында миңа 4 яртылар тирәсендә хәбәр иттеләр. Әнисе аңа: “Ерак китмә, озак йөрмә”, - дип калган. Адилә болай тәртипле укучы саналды. Әнисе: “Быел уку елын “4”,”5”кә генә тәмамласаң, телефон алып бирәм”, - дигән булган. Сүзендә торган. Тик Адиләгә яңа телефонның тәмен озак татырга гына язмаган, - диде авыл җирлеге башлыгы.

“Анда баручы да, сукмак та юк”

Авыл халкы бүген тирән кайгыда. Бу аларның сөйләшүләреннән үк сизенә. Мәктәп директоры да әлеге хәлне “Бик тирән кайгы, бик зур югалту” дип тасвирлады. Җәйге каникул вакытында моңарчы мондый фаҗигаләр, бәхетсезлек очраклары күзәтелмәгән.

- Шимбә көнне, кичке дүртләр тирәсендә миңа: “Адилә баткан ахры” дип хәбәр иттеләр. Үлгәндер дип әйтмәделәр әле. Мин машинага утырдым да фаҗига урынына чаптым”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, әлеге урынга юл да юк, анда кеше аяк басмаган.

– “Изге кое” дигән чишмә бар анда. Шәһәрдән кайтучылар меңгә бер су алып китә аннан. Ә болай анда баручы кеше юк. Сукмак та юк хәтта. Чишмә суы җыелып торсын дип күл казыганнар. Ясалма сулык була инде. Аңа җиткәнче дә саерак сулыклар бар. Әмма балалар, “Кеше күрмәсен, юкса ачуланырлар” дип, аулакка, ераккарак барган инде, - диде директор.

“Әни, су коенасым килә” дип йөргән”

Директор сүзләренчә, Адилә быел 4нче сыйныфны тәмамлаган. “4”, “5” ле билгеләренә укыган, актив укучы саналган, биергә яраткан. Конкурсларда, җәмәгать эшләрендә катнашкан. Укытучылар тарафыннан кисәтүләр алмаган. Тыныч, аралашучан кыз булган.

– Күрәчәк күзне яздыра диләр бит. Ул әнисенә ике көн алдарак: “Әни, су коенасым килә” дип йөргән. Әмма әнисе инде: “Әле көннәр дә җылынып бетмәде бит” дип каршы төшкән. Безнең районда махсуслашкан су коену урыннары юк. Үләсе көнне ул урамнан кайткан да, дөп-дөп басып, тагын чыгып киткән. Әнисе сүзләренчә, алыштырып куйган кебек булган ул бала. Сөйләшмәгән, йөзе дә караңгы булган.

Директор сүзләренчә, бу көнне Адилә авыл кырыенда яшәүче дусларына бара. Киңәшләшкәннән соң алар – 9 яшьлек малай, 10 яшьлек кыз һәм 11 яшьлек Адилә, велосипед белән, шул күлгә китәләр.

“Аркасына ятып йөзеп чыгарга маташкан”

– Ун яшьлек кызның әнисе авыл башында көтү көтә. Алар аның янына да сугыла. Бу ханым да: “Су янына бармагыз” дип әйтеп кала. 10 яшьлек кыз суга керми. Балалар сүзләренчә, Адилә күлнең уртасындарак була, малай яр читендәрәк. Ул куллары белән үз-үзенә ярдәм итеп, йөзеп чыга. Адилә аркасына ятып, тыпырчынып та караган, әмма булдыра алмаган, - ди мәктәп директоры.

Директор әйтүе буенча, балалар юньләп йөзә белмәгән.

– Безнең якларда сулыклар булмагач, мин аларны яхшы йөзәләр дип уйламыйм. Хәер, йөзә белсәң дә, суга төшүгә куырылып килгән, көзән җыерган инде аларны. Чишмә суы бит ул. Адиләне судан алып чыккан егет: “Су боз кебек”, - ди. Аның шул өстәге 5-6 см гына җылымса”, - диде директор.

Директор әйтүенчә, Адиләнең бертуган апасы бар. Ул Буа училищесының беренче курсын тәмамлаган. Әнисе беркайда да эшләмәгән, урын өстендә ятучы әтисе белән әнисен караган. Адиләнең әтисе белән әнисе аерылышкан һәм әтисе вафат булган.

– Әни кеше күңеле сизенгән инде. Ул тынычлык тапмаган бу көннәрдә үзенә. Җитмәсә, әнисе дә төш күргән. Төшенә мәрхүм авылдашы кергән. “Кызым, йә мине, йә әтиеңне алырга кайткан бугай” дип, шом салган. Өйдә урын өстендә ятучы ике авыру булганда, 11 яшьлек бала үләр дип кем уйлый инде”, - диде директор.



Адилә уку елы тәмамлангач, җәйге каникулга киткәндә, мәктәп үткәргән  махсус инструктажга кул куйган. Аның нигезендә ул, елга-күл янына олылардан башка бармаска тиеш була. Әмма көчле теләк аркасында килеп чыккан саксызлык фаҗигале тәмамлана.

– Авылда, мәктәп тарихында мондый фаҗигаләр булганы юк иде. Адиләне бүген җирлибез. Бик авыр вакытлары, мәктәп коллективы акчалата ярдәм дә җыйды. Әмма Адиләне кире кайтарып булмый инде. Әнисенә бик авыр. Кызының җансыз гәүдәсен кочаклап-кочаклап елый. Акылдан язмаса ярый дип торабыз, - ди мәктәп директоры. 

Фикерләр








Җәмгыять

"Адил белән хастаханә юлында йөри башлагач, иремдә начар авыру таптылар". Миңнуллиннар гаиләсе балаларын дәвалар өчен Һиндстанга барырга акча җыя

Әниләр телендә “бала авырудан да читене юк” дигән сүз бар. Тиз дәваланып, узып китә торган гына чир булса ярый да, озакка сузылган, газаплы авырулары да бихисап бит. Баласының тилмерүеннән йөрәге парә-парә килсә дә, көчле рухлы әти-әниләр бирешми. Газизен сихәтләндереп аякка бастыруның төрле чараларын эзли. Арча районы Утар Аты авылында яшәүче Миңнуллиннар шундыйлардан. Уллары Адилне дәвалар өчен алар Һиндстанга да очарга әзер. 

Җәмгыять

“Кеше безнең бәяләрдән кыйбатсына”. Татарның милли Кыш Бабаеннан могҗиза ничә сумга төшәчәк?

Без барыбыз да Яңа Елдан могҗиза көтәбез. Яңа Ел күңелле мизгелләр, мөмкинлекләр, җылы хәбәрләр алып килер кебек тоела. Яңа Елның сихерчесе һәм могҗизачысы Кыш Бабай барлык теләкләрне чынга ашырыр сыман! Татарның Кыш Бабае кем ул? Могҗизага ышанырга кирәкме? Интертат татар Кыш бабаеннан нәрсәләр көтәргә мөмкин һәм бу могҗиза ничә сум тора икәнен белеште.

Җәмгыять

“Ул беркайчан да авырмады, сәламәт, нык егет иде”: 25 яшьлек Рәдиф Гаязов үлемендә кем гаепле?

Казанда яшәүче 25 яшьлек егет сентябрь уртасында үзен начар хис итә башлый һәм шәһәрдәге бер хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аңа диагноз куялар, дәвалану билгелиләр, ә ике атнадан соң ул вафат була... тик бөтенләй башка авырудан. Якыннары табиблар егеттә инфаркт булу очрагын карамаганнар дип инана. Ә табиблар исә егет үзе хастаханәгә ятудан баш тартты дип ышандыра. Әлеге хәлне Тикшерү комитеты һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе тикшерә. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла

ИНТЕРТАТ
Яндекс.Дзенда
Язылу
×