Минзәлә фаҗигасе шаһиты: “Өчесе дә өйдә икәнен дә белдек, әмма утка якын килерлек түгел иде”

9 январь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Минзәлә районының Воровский бистәсендә янгын чыгып, 42 яшьлек гаилә башлыгы Владимир Петров, аның ике баласы – 15 яшьлек Никита һәм 5 яшьлек Илья янгын корбаны була. 

Бар халык шаулап-гөрләп Яңа ел каршылап, ялларда кунактан-кунакка йөргәндә, Минзәлә районында килеп чыккан фаҗига республика халкын уятып җибәрде. 6 гыйнвар иртәсендә Воровский бистәсендә янгын чыгып, өч кеше, шул исәптән ике бала янып үлә. Гаилә башлыгы, 42 яшьлек Владимир Петров, аның ике баласы – 15 яшьлек Никита һәм 5 яшьлек Илья янгын корбаны була. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, әниләре Лена төнге сменада эштә булу сәбәпле, исән кала.

- Гаилә 2016 елда безнең авылга күченеп кайтты, – диде Воровский бистәсе җирлеге башлыгы Сергей Юдин. – “Ана капиталы” акчасына кечерәк кенә йорт алдылар. Әби белән бабай вафат булгач, кызлары йортларын аларга сатты. Май аенда пропискага керде алар. Гади гаилә. Тәртипсезләнеп йөрмәделәр, тыныч кына гомер иттеләр. Гаилә башлыгының эчкән, тарткан чагын да хәтерләмим.

Җитәкче сүзләренчә, Владимир да, Лена да 50 чакрым ераклыктагы Чаллыга барып эшләп йөргән. Гаилә башлыгы төрле эшләрдә йөрсә, Лена КДМЦның балалар үзәгендә шәфкать туташы булып хезмәт куйган.

– Олы уллары Никита Минзәлә урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем алды. Ул безнең сәркатибебезнең кызы белән бер сыйныфта булган. Начар укымаган, тәртипсезләнеп йөрмәгән. Кечкенәләре Илья балалар бакчасына йөрде, – диде Сергей Юдин.

Янгын турында бистә җирлеге башлыгына иртәнге 8 яртылар тирәсендә хәбәр итәләр.

- Без барганда өйгә якын килеп булмый иде инде, аны ялкын камап алган. Йорт яңа түгел, 1963 елгы. Мәйданы да зур булмагач, ялкын телләре тиз арада үрмәләгән. Барыбыз да өй эчендә кешеләр калуын белдек, әмма утка якын килерлек түгел иде, – ди җитәкче.


Петровлар йортларын электр миче белән җылыткан булса кирәк. Чөнки өйгә газ кермәгән.

- Җәй көне минем янга Лена килде. “Өйгә су кертеп булмасмы икән?” диде ул. Бардык, карадык, керттек. Газ турында берни әйтмәде. Мин бу йортка газ керү-кермәвен дә белмәгән идем. Ашарга да электр мичендә пешергәннәрдер, күрәсең, – ди Сергей Юдин.

Гаилә башлыгының балалар белән беренче генә калуы түгел. Тормышны ничек тә җайларга кирәк бит: ир көндез, хатын төнлә эшләгән.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йорт дөрләп янып, түшәме җимерелеп төшкән була. “Кызыл әтәч” сүндерелгәч кенә, хәрәбәләр астында өч мәет табыла. Аларны инде коткарырга соң була. Бистә җирлеге башлыгы сүзләренчә, өч кешелек гаилә төтенгә буылган һәм янган.

Мәрхүмнәрне кичә Чаллыда җирләгәннәр.

– Халык Сабантуй хәтле җыелган иде, – ди бистә җирлеге башлыгы. – Авылдан баручылар да булды. Бик кызганыч хәл. Күз алдындагы бер гаиләнең, әле яшәргә дә өлгермәгән гаиләнең юкка чыгуы бит бу! Әле Лена үлү турында таныклыклар алырга килгән иде. “Мин монда барыбер кире кайтам, йорт салам. Бу нигезне ташламыйм”, – диде ул.

Исегездә булса, 2016 елның 9 гыйнварында моңа охшаш хәл Лениногорск районының Озын Куак авылында да килеп чыккан иде. Янгында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде. 47 яшьлек гаилә башлыгы Сергей, тәненең 70 %ы пешеп, авыр хәлдә РКБда дәваланды. Ни кызганыч, узган елның гыйнвар ахырында ул да дөнья куйды. Билгеле булганча, сигез кешелек гаиләнең бурычлары күп җыелу сәбәпле, йорт газдан өзелгән, гаилә мичкә ягып яки электр җылыткычлары кулланырга мәҗбүр була. Соңгысы тулы бер гаиләнең юкка чыгуына китерә дә инде.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Сергей Сергеев Минзәлә фаҗигасенең өч төп версиясен атады. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта өч төп версия карала: электр җиһазыннан дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү.

Фикерләр








Җәмгыять

Татарстанның Кара китабы

КФУның Гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров “Татарстанның Кара китабын” әзерли. Үсемлекләр дөньясы – флорага куркыныч тудырган үсемлекләрне галимнәр шулай атый. Татарстанның Кара китабына нинди үсемлекләр кергән, алар белән ничек һәм ни өчен көрәшергә кирәк – биолог шулар хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Җәмгыять

Хәлил Шәйхетдинов: "Көрәшчеләр ярышта кем җиңүе турында алдан ук сөйләшеп, төп бүләкне үзара бүлешә"

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш ярышларында трибуналарны халык белән шыплап тутырып булуы, Сабантуйда машинаны лотереяга уйнату мәсьәләсенә берьяклы гына караш була алмавы, кайбер батырларның алдан үзара сөйләшеп, төп бүләкне бүлешүе, көрәшчеләргә дә зур акчалар түләргә һәм һәр районда баш батырның сурәтен баннерга урнаштыру кирәклеге турында “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла