Янгыннан чыгып котылган Эльвира: Йорт тирәли «әни» дип кычкырып йөрдем, абыйны соңгы минутка кадәр чыгар дип көттем

19 февраль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: соцчелтәр
Апас районының Каратун станциясендә 74 яшьлек Җәүһәр Шәйхуллина һәм 44 яшьлек Марат Шәйхуллин янып үлә.

Кичә кичке 7ләр тулып киткәч, Апас районының Каратун станциясендә янгын чыга. Кызыл әтәч телләре 80 кв.метрлы йортны гына ялап алмый, ике кешенең – йорт хуҗасы Җәүһәр Шәйхуллина белән аның улы Марат Шәйхуллинның гомерен дә өзә. Алар ут эченнән чыга алмыйча янгын корбаннары була. Хуҗабикәнең 51 яшьлек кызы Эльвира Жарова ут чорнаган өйнең тәрәзәсеннән чыгып котыла. Тагын бер абыйсы Камил Казанга вакытлыча эшкә китү сәбәпле исән кала.

“Анда кемнеңдер исән калуы – үзе могҗиза”

– Гаилә 15 еллап элек Үзбәкстаннан күченеп кайтты, – диде Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Җәүһәр апа пенсия яшендә иде, инвалидлыгы да бар. Инсульттан соң авыр хәрәкәтләнә. Эльвира авыру сәбәпле, өйдә генә торды, әнисен карады. Шулай да кул эшләренә һәвәслеге бар иде. Марат “Вкусный хлеб” оешмасында икмәк пешерүче булып эшләде. Фаҗига булыр алдыннан да ул эштән кайткан була. Өй тулысы белән янып беткән. Анда кемнеңдер исән калуын да могҗизага тиңләргә кирәк. Бер әйберләрен дә алып чыга алмадылар.


Берсе кухня идәнендә, берсе – диванга утырган халәттә...

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, йортны ялкын чорнап алган була. Түшәм ишелә һәм ут янәшә сарайга сикерә. Янгын ярты сәгать эчендә сүндерелә. Хәрәбәләрне актарганда, коткаручылар иң элек Марат Шәйхуллинның үле гәүдәсенә юлыга. Ул кухня идәненә егылган була. Ярты сәгатьтән исә әби-карчыкка тап булалар. Ул диванга утырган килеш, искә буылып һәм янып, дөньядан китеп бара.


“Әнисен кайгыртып яшәде дә икесе бергә китеп тә бардылар”

“Татар-информ” хәбәрчесе мәрхүм Марат Шәйдуллин эшләгән “Вкусный хлеб” оешмасының директоры Фердинант Яруллин белән дә элемтәгә керде.

– Әрәм булды Марат. Күз каршыннан, сменасы беткәч кайтып китте. Безнең оешмада ул ярты елдан артык хезмәт куйды. Намуслы, гадел иде. Кулыннан бөтен эш килде. Бик ачылып сөйләшергә яратмаса да, эчкерсез булды. Кайтып китәр алдыннан да “Моны болай итәргә кирәк”, “монысын менә бу юл белән пешереп карарбыз әле” дип, планнары белән уртаклашып китте. Күрәчәк күзне йомдыра ди бит. Әҗәле шунда көткән инде. Эштән кайтып, барлы-юклы ике-өч сәгать эчендә кеше юк та була. Марат әнисен бик кайгыртты, саклады инде. Менә икәү бергә китеп тә бардылар, – диде хуҗасы.

Билгеле, гаилә бу фаҗигагә, югалтуга әзер булмый. Шуңа күрә чыгымнарның күп өлешен Марат Шәйдуллин эшләгән оешма үз өстенә ала. Кабер казуда да, кәфенлекләр алуда да ярдәм итә ул.

“Җәүһәр апа инсульттан соң әкрен йөри иде”

“Татар-информ”га үз чыганакларыннан билгеле булганча, бүген янгыннан котылган Эльвира Жарова Апас үзәгендәге туганнарына сыенган. Без аларны да эзләп таптык. Якыннарын җирләргә зиратка ашыксалар да, сөйләшергә вакыт бүлә алдылар.


– Мәрхүмә Җәүһәр апа – әниемнең туганнан-туган апасы, – диде Элина Хәйретдинова. – Алар 1999 елда Үзбәкстаннан күченеп кайтты. Җәүһәр апаның ире Үзбәкстанда вафат булган иде. Җәүһәр апа инсульт кичерде, шуңа әкрен хәрәкәтләнде. Эльвира апа да онкология белән чирләп алды, шуңа күрә эшләргә мөмкинлеге юк. Аннан соң, әнисенә дә күз-колак булырга кирәк бит, ул өйдә генә торды. Марат абый күршедә генә урнашкан пекарняда хезмәт куйды. Аның анда эшләве гаҗәп түгел, чөнки ул ашарга бик тәмле, телеңне йотарлык итеп пешерә иде. Җәүһәр апаның тагын бер улы Камил абый – Казанга вакытлыча акча эшләргә киткән була. Ул шуның аркасында исән кала. Эльвира апа белән Камил абый – кул эшләренә бик осталар. Алар бернәрсәне әрәм итмичә, шуннан матурлык тудырып яшәде. Өй башмаклары тегеп, шулар белән сату да иттеләр.

“Марат абый “права”га укый иде, машина алырга хыялланды”

Элина сүзләренчә, Марат Шәйдуллинның киләчәккә максатлары бик зурдан була.“Права”га укып йөри иде ул. Тиздән имтихан тапшырасы иде. “Права”лы булгач, машина алырга хыялланып йөрде, – диде. Элина туганнарының иске агач йортта яшәүләрен, верандага җылытылган бәдрәф бүлмәсе эшләүләрен әйтеп узды. Шул бәдрәфкә җылыткыч котел куйган булганнар. Янгынның сәбәбен дә шуннан күрәләр. Әлегә тикшерүләр дәвам итә”, – диде ул.


“Эльвира апа кул-аягы пешкәнен дә сизмичә, бер кат күлмәкчән урамда йөгереп йөри”

Эльвира Жарованы күлмәкчән туган дими ни дисең? Билгеле булганча, ул ут авызыннан тәрәзә аша чыгып котыла. Кызганычка, аның сөйләшерлек хәле юк иде.


Өйне бермәлне төтен басты, өйләрен тышлаган материал эри башлый, шуңа күрә өйгә угарный газ тула. Кич иде бит инде, автомат хәбәр биреп, утлар сүнә. Эльвира апа аңына килгәндә, Марат абый янгынны сүндереп йөри торган була. Тиз арада өй төтен белән тула. Эльвира апа сөйләвенчә, ул “Әни, әни” дип кычкырып йөри. Анысы исә тавыш бирми. Эльвира апа тәрәзәне ватып, урамга сикерә. Һава тәэсирендә янгын көчәя генә. “Кире кермәкче булам, каршыда стена кебек ялкын тора. “Әни-әни” дип өй тирәли чабып йөрдем. Марат ялкынны сүндерә алмаса да, соңгы минутка кадәр чыгар дип көттем. Өйнең арткы ягында да ишек бар иде, һичьюгы шуннан чыгарга башы эшләр дип көттем”, – ди. Бер кат күлмәкчән урамда йөгереп йөргән инде ул. Куллары, аяклары пешүен дә сизмәгән хәтта, – ди Элина.

Кыш уртасында бер кат күлмәкчән калган Эльвира Жарова әлегә Апаста – апаларында яшәп торачак. Аңа ярдәм итәргә теләүчеләр булса, редакциягә мөрәҗәгать итә аласыз. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Ринат Мөхәммәдиев: "Болай язсам, ошатырлармы, хатын ни әйтер, редактор ни әйтер, күрше ни әйтер дип уйласа, язучы зур әсәр яза алмый"

Язучы Ринат Мөхәммәдиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына интервьюсында бүгенге татар әдәбиятына күзәтү ясады һәм бүгенге татар язучысына нәрсә җитми дигән сорауга үз фикерен әйтте. 

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев: Татар халкының үсеш стратегиясен мендәр астына салып кына, иртәнгә татар булып уянмыйсың

Ростов-Доннан башлап Сахалинга кадәр Стратегия турында фикер алышу, Интернетта Стратегиягә карата тискәре фикерләр, меценатларның һәм эшмәкәрләрнең милли проектларны финанславы. Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасының вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” советы рәисе Васил Шәйхразиев Андрей Кузьминга “Галстуксыз интервью” проектының яңа чыгарылышында җавап бирде. 

Җәмгыять

“Пластик операция ярдәмендә матураерга теләүчеләр - психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр”

Җырчы Юлия Началованың вакытсыз вафаты күпләрне шаккаттырды. 38 яшьлек йолдызның вафаты сәбәбе турында табиблар "Аның өчен дан-шөһрәт сәламәтлеккә караганда мөһимрәк булган" дип белдерде. Җырчының авыру тарихы, матур булырга теләп, күкрәкләренә пластик операция ясатудан башлана... "Интертат" хатын-кызларның матур булырга теләкләре ни өчен шулкадәр зур булу сәбәпләрен белеште. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла