Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күрәчәге булгандыр инде, бу юлы саклап кала алмаганнар". Татарстанда бер ир-ат канализация чокырына төшеп үлгән

Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче Нәкыйп (исеме үзгәртелде) 3 метр тирәнлектәге канализация чокырына кысылып, суда тончыгып үлгән.

news_top_970_100
"Күрәчәге булгандыр инде, бу юлы саклап кала алмаганнар". Татарстанда бер ир-ат канализация чокырына төшеп үлгән
Канализация чокырында батып үлгән 61 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен Биектау районы Әлдермеш авылында тапканнар. Бу хакта Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Якынча мәгълүматларга караганда, эпилепсия белән авырган татарстанлы, билгесез сәбәпләр аркасында, җиргә күмелеп куелган автомобиль покрышкаларыннан ясалган канализация чокырына төшеп киткән. Ул 3 метр тирәнлектәге канализация чокырына кысылып, суда тончыгып үлгән. Ир-атны хатыны табып ала һәм күршеләре белән чокырдан тартып алырга тырыша. Нәтиҗәдә, аларга ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

“Нәкыйп абый минем якын күршем. Бик яхшы, киң күңелле кеше иде. Һәрчак ярдәм итәргә ашкынып торды. Лаеклы ялда булуына карамастан, гел йорт тирәсендә йөгереп эшләп йөрде. Күпләп мал-туар асрыйлар. Бу гаилә авыл халкы өчен дә үрнәк иде. Фаҗига булган көнне өйләренә су килмәгән, күршем Нәкыйп шуны карарга чыккан. Эпилепсия белән авыргач, өйдәгеләре аны һәрдаим күзәтеп тордылар. Күрәчәге булгандыр инде, бу юлы саклап кала алмаганнар”, - ди мәрхүмнең күршесе.

Хәзер тикшерүчеләр булган хәлләрнең сәбәбен ачыклау эшен алып бара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100