"Зинһар, әнисен гаепләмәгез!" Тугызынчы каттан егылып һәлак булган баланың тәрбиячесе

29 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Тикшерү комитеты, Вконтакте сайтыннан скриншот
Бу көннәрдә кайгы өстенә кайгы өстәлде. Ил, йөрәге сыкрап, Кемерово фаҗигасен кичергән мәлдә Татарстанны бала үлеме белән бәйле фаҗига да тетрәндерде - Кама Аланында яшәүче биш яшьлек И. тугызынчы каттан егылып һәлак булды.

Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, баланың әнисе эшкә киткән булган. Авырып торган баласын ул дус кызына калдырган. Беренчел мәгълүматлар буенча, дус кызы баланы үзен генә калдырып, кибеткә чыгып киткән. Бала исә аулакта тәрәзә төбенә менеп баскан һәм тугызынчы каттан егылып төшкән.


“Ул бала җирдәге фәрештә иде”

“Татар-информ” хәбәрчесе мәрхүм сабыйны күреп белгән Н. ханым белән аралашты.

“И.ның дәү әниләре безнең күршедә яши. Ул бала җирдәге фәрештә булгандыр. Аның йөзеннән бервакытта да елмаю китмәде. Әнисе улы өчен үлеп торды. Ул аларны бервакытта да караучысыз калдырмый иде. И. ның сеңлесе дә бар. Әниләре балаларын бердәй яратты. Ире белән аерылышкач, ул аларга әни дә, әти дә булды”, – диде күршеләре.

Н. сүзләре буенча, И. балалар бакчасына теләп йөргән. Бу көнне исә ул, авыру сәбәпле, бакчага бармый калган булган.

– Бакчадан соң әниләре балаларын көн саен дәү әни-дәү әтиләре янына, күршебезгә алып килә иде. Үзләре аерым, фатир яллап яшәделәр дип беләм. А. Түбән Кама шәһәренә барып эшләде. Балалар һәрвакыт чиста-пөхтә йөрде. И. сеңлесе белән бик дус булды. Моңа бөтен кеше игътибар итә иде, – диде Н.

      “Дүшәмбе бакчадан иң соңгы булып китте”

“Татар-информ” хәбәрчесе И.ның тәрбиячесе белән дә элемтәгә керде.

– Гел шат күңелле, бик хәрәкәтчән бала иде И. Минем төркемгә ул ике яше тулганчы килде. Музыка ярата, биергә ярата иде. Соңгы арада җырлап, такмаклар әйтеп шаккатырды. Күптән түгел узган бәйрәмнәрдә шул ягына игътибар иткән идек. Әз генә оялуы да бар иде үзенең, – дип бәяләмә бирде тәрбияче.

Ул шулай ук ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең җылылыгын да искәртте.

– А. балалары өчен үлеп торды. Аларны һәрвакыт кайгыртты, һәр җыелышка, чарага беренче булып килде. Безнең тарафтан берәр үтенеч булса да, беренчеләрдән булып ул ярдәм кулы сузды. И.ны бик яратты ул. Хәтта икенчегә йөкле чагында да, бала тудыру йортына киткәнче, улын өйдә, үз янында тотты. “Мин китеп барсам, бер атна буе күрешмибез, ул да, мин дә сагынырбыз, бу атнаны икәү өйдә торыйк инде”, – диде. Бу – бәхетсезлек очрагы, зинһар өчен, әнисен гаепли күрмәгез, – диде тәрбияче.



Ул шулай ук И.ның бакчага теләп йөрүен, сәбәпсез калдырмавын да әйтеп узды.

– Дүшәмбе көнне әнисе шалтыратып, үзенең соңга каласын кисәтте. Без И. белән икәү җыендык, киендек. Кичке 7нчеләр киткәч, әнисе аны алып китте. Кичә иртән исә: “И.ның температурасы бар, бүген бакчага килеп тормыйбыз”, – дип шалтыратты... Күрәчәк инде. Мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган”, – диде ул.

Тәрбияче сүзләренчә, “җир йөзендәге фәрештә”не кичә җирләгәннәр.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

И.ның әнисенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Татар яшьләре нигә картаймый, яки инфантилизм сәбәпләре

Беренчедән, картайган яшьлеккә иҗтимагый тормышта урын бармы? Икенчедән, милләткә хезмәт итү өчен Конгресс һәм аның структурасындагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы булу мөһимме? “Татар-информ” бүгенге яшьлек һәм аның чикләрен ачыкларга тырышты.

Җәмгыять

"Ашыгыч рәвештә ДРКБ га киттек, пункция бирдек. Аннары куркыныч төш кебек..."

Яшь тә дүрт айлык сабый Гайнулова Камилә Илдар кызына бүгенге көндә лейкоз диагнозы куйганнар. Хәзерге вакытта ул әнисе Эльмира белән Анталиягә дәваланырга киткән. Кызның сәламәтлеген саклап калу өчен операция ясаячаклар, аның өчен тиешле сумманы җыярга кирәк. 

Җәмгыять

Форум белән конгресс арасында: 35-40 яшьлек милли җанлы активистлар Бөтендөнья татар конгрессында яңа структура даулый

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазифаларыннан китүе турында гаризасын карау өчен чираттан тыш җыелган утырышта Форум советы берочтан тагын бер җитди мәсьәләне уртага салып сөйләште. Ул да булса, картаю проблемасы.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла