Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда 10 айлык сабый юрганга төрелеп, тончыгып үлгән

Анасы сабыен йокларга салган булган.

news_top_970_100
Татарстанда 10 айлык сабый юрганга төрелеп, тончыгып үлгән
Түбән Кама шәһәрендәге бер фатирда 10 айлык сабыйның мәете табылган. Баланың үлемен анасы күреп алган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Телеканалның үз чыганагы сүзләре буенча, 25 августта ана баласын кич белән йокларга салган. Берникадәр вакыттан соң, баласын уятырга килгән хатын сабыеның үлгәнен абайлап алган.

Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Белгечләр баланың ни сәбәпле үлгәнен ачыклаячак. Шуннан соң Казанда гистология анализы уздырачаклар.

Түбән Кама буенча Тикшерү комитеты бүлеге тикшерүчесе Жанна Иванилова телеканалга әлеге фаҗига турында аңлатма биргән. "24 августтан 25 августка каршы төндә бала юрганга төрелеп, тончыгып үлгән. Сабыйның сулыш юллары юрган белән томаланган һәм ул җан биргән", - дигән тикшерүче.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100