Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда полиция машинасын бәрдергән "БМВ" йөртүчене егерме елга утыртулары ихтимал (фаҗига хроникасы)

31 яшьлек беркайда да эшләмәүче Артур әнисе исемендәге "БМВ"да Казан буйлап узышып йөрү аркасында, 41 яшьлек юл инспекторы һәлак булды, аның ике нәни кызы ятим калды.

news_top_970_100
Казанда полиция машинасын бәрдергән "БМВ" йөртүчене егерме елга утыртулары ихтимал (фаҗига хроникасы)

Седретдинов 27 апрельгә каршы төндә Казанның Восстания һәм Декабристлар урамында юл һаләкәтен китереп чыгарды. Фаҗига алдыннан, юл-патруль хезмәте инспекторлары үзен адекват тотмаган "БМВ" шоферын туктатырга тырышып караса да, ул полицейскийларның таләбенә буйсынмаган һәм аны куа киткән.

Немец автомобиле гаять зур тизлектә светофорның кызыл утына чыккан һәм ике ЮХИДИ инспекторы утырган юл-патруль хезмәте машинасына килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә полиция хезмәткәре - полиция өлкән лейтенанты 42 яшьлек Юрий Матренин һәлак булды.

Юрий Матренинның хатыны һәм ике баласы ятим калган.

"Матренин хатыны һәм 8, 11 яшьлек ике кызы белән социаль ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яшәде. Бүген хезмәттәшебез гаиләсенә нинди ярдәм күрсәтеләчәге хәл ителә. Без аның ипотекасын түләп бетерергә ярдәм итәчәкбез. Шулай ук Юрий Матренинның кызлары - безнең кызлар, ЮХИДИ кызлары. Алар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Без аларга югары уку йортына кергәнче ярдәм итәчәкбез", - диде  ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

Казанның Совет районы суды 31 яшьлек беркайда да эшләмәүче Казан кешесе Артур Садретдиновны 27 июньгә кадәр сак астына алды, дип "Татар-информ" кичә хәбәр итте.

Садретдиновның адвокаты гаепләнүченең юл-транспорт һәлакәтендә полицейский үлү фактын тулысынча тануын әйтте. “Мин үкенәм”, - диде судта Садретдинов үзе.

Судья закон бозучының җәзасы 20 елга кадәр булган авыр җинаятьтә гаепләнүен әйтте.

Автомобиль руль артында утырган А.Садретдинов исемендә түгел, аның әнисенә теркәлгән булган. “БМВ” хуҗасы да җавапка тартылырга мөмкин, дип ЮХИДИда узган брифингта ТР Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100