Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер янгыннан өч мәет: “Киявен танырлык түгел, кызы көйгән һәм пешкән, әбидән бер нәрсә дә калмаган”

Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында янгын чыгып, өч кеше янып үлә.

news_top_970_100
Бер янгыннан өч мәет: “Киявен танырлык түгел, кызы көйгән һәм пешкән, әбидән бер нәрсә дә калмаган”

4 март көнне Югары Ослан районының Татар Борнашы авылында янгын чыга. “Кызыл әтәч” телләре агач авыл йортын тиз арада ялмап ала. Өйнең түбәсе дә тиз арада ишелеп төшә.

“Хуҗабикә Тамара Мальковага – 83 яшь. Ул безнең авылда теркәлгән, – диде Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин. – Аның кызы 53 яшьлек Елена Алексеевна һәм 62 яшьлек киявенең пропискасы авылда түгел. Тамара ханым почтада эшләде. Соңгы елларда сәламәтлеге какшап китте, психиатрда хисапта торды. Кызы аны карарга дип кайткан иде. Иптәше белән “гражданлык никахы”нда яшәделәр дип беләм.

Сергей Бурукин сүзләренчә, гаилә үз җае белән, тыныч кына көн күргән. Эчү белән мавыгучылар юк, тәртипле гаилә саналган.

“Әби авырып торгач, аның үзен генә калдырмадылар. Кибеткә дә кызы алып бара иде, һава суларга да чиратлашып алып чыктылар. Авылда туганнары юк, йөрешкән кешеләре дә булмады. Тамара әбинең бер улы күрше авылда яши, кызы Казанда. Алар хәл белергә дип үзләре кайтып йөрде", – диде авыл җирлеге башлыгы.

Бурукин сүзләренчә, әби белән кызы фаҗига буласы көнне дә урам әйләнеп кайткан.

“Әби төнлә чыгып китмәсен, йә бер-бер хәл кылмасын дип, аңа махсус кием кидергәннәр дип сөйлиләр. Бу төнне дә ул тынычсыз үткәргән диләр”, – диде авыл башлыгы.

Янгын кичке 6лар тирәсендә чыга. Төтен күтәрелүне күршеләр күреп ала, алар икенче күршеләренә хәбәр итә. Шулай итеп бу хәбәр авыл җирлеге башлыгына да килеп җитә.

– Мин килгәндә йортның арткы ягы, кухня өлеше дөрләп яна иде. Күршеләре әбинең кызы Еленага берничә тапкыр шалтыратып караган, әмма аның телефоны җавап бирмәгән. Кичке як, кибеттән ерак китмәгән гаиләнең өй эчендә калуы көн кебек ачык иде”, – ди җитәкче.

Коткаручылар янгынны ярты сәгать эчендә сүндерә. Хәрәбәләр арасыннан өч мәет табыла.

– Әбинең кияве танып булмаслык хәлгә килеп янган, кызының очлыклары зыян күргән. Ә әби эреп югалган төсле, аннан берни калмаган”, – диде Сергей Бурукин.

Янгын ут белән саксыз эш итү яки кемнеңдер ут төртүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана. “Кызыл әтәч” сәбәпчесе – йорт хуҗасы 83 яшьлек Тамара Малькова дигән вариант та бар халыкта.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100