Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда төнге атыш: эчкән ир аркасында өч бала ятим калды, ОМОН хезмәткәре һәлак булды, участковый яраланды

Кичә кич Казанда Авангардная урамында булган коточкыч вакыйга бөтен Россия матбугат чараларында күренде. "Казандагы атыш" дип башланган хәбәрләр төн буена диярлек чыгып торды.

news_top_970_100
Казанда төнге атыш: эчкән ир аркасында өч бала ятим калды, ОМОН хезмәткәре һәлак булды, участковый яраланды

Шәһәрдә 34 яшьлек ир-ат атыш оештырды. Күршеләре әйтүенчә, әлеге атучы еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Тоткарлау операциясе вакытында ОМОН хезмәткәре һәлак булды. Аңа, үлгәннән соң, бүләкләү турында карар кабул ителәчәк. Денис Иванченкога тиздән 39 яшь тулырга тиеш иде. Аның өч баласы ятим калды. Ул Мәскәү егете, Татарстанга эшкә күчергәннәр.

“Егет компаниянең җаны иде, күңелле кеше. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясады, җырлый иде. Милли гвардия гаскәрләре көнендә җыр башкарды ул. Күңелгә якын һәм патриотик җырларны яратып җырлый иде”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Росгвардия матбугат сәркатибе Игорь Силко.




Шулай ук фаҗига вакытында участковый һәм шушы йортта яшәүче бер кеше яраланган.

Татарстанның тикшерү комитеты Казанда ут ачкан ир-атның үлеме турында хәбәр итте.

Тоткарлау вакытындагы видео һәм фотолар чыкты:



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100