Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Берсенең гәүдәсеннән көл генә калган, бу куркыныч төш кебек!" Минзәләдән ике егет Ык буенда ял иткәндә машинада янып үлгән

Фаҗига турында "Татар-информ"ның райондагы чыганагы хәбәр итте.

news_top_970_100
"Берсенең гәүдәсеннән көл генә калган, бу куркыныч төш кебек!" Минзәләдән ике егет Ык буенда ял иткәндә машинада янып үлгән
Крәш Шуран авылы янында "Лада-Приора" машинасына ут капкан. Машина эчендәге ике ир-ат янып беткән. Тикшерүчеләр фаразынча, мәрхүм булучылар эчеп утырганнар, янгын сүнми калган тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Тикшерү эше бара. Ир-атларның берсе 1980, икенчесе 1950 нче елгы. Мәрхүмнәр - Минзәлә районының Маҗын авылы кешеләре.

Янган машинаны иртән балыкчылар күргән. "Мондый күренешкә беренче тапкыр тап булдым. Йөрәкләрем өзелеп төшәрдәй булды, кемнеңдер газизләре  бит инде болар, дип уйладым. Йомшак җир яна башласа, сикереп торасың бит! Махсус эшләнгән, махсус үтермәгәннәр микән дигән уй да килде башка. Берсенең гәүдәсеннән көл генә калган. Бу куркыныч төш кебек, беркайчан да күз алдыннан китмәс, мөгаен!" - диде озак еллар балык тоту белән шөгыльләнгән М.Хафизов.













Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100