Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” марафоны йомгаклары: Сәламәтлек, ябыгу, матурлык режимы катнашучыларны ничек үзгәртте?

Дуслар! 5 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр “Интертат”та барган #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны ахырына якынлашты. Йомгак ясар вакыт та җитте. Бик кызыклы, файдалы марафон булды ул: безнең һәммәбезне таныштырды, дуслаштырды һәм бергәләшеп файдалы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Иң мөһиме, марафон сәламәт яшәү рәвеше бик мөһим булуын аңлатты. 

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” марафоны йомгаклары: Сәламәтлек, ябыгу, матурлык режимы катнашучыларны ничек үзгәртте?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының зур максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү һәм сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау. 

Марафон шартлары түбәндәгедән гыйбарәт иде: 5 декабрьдән башлап көн саен табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова биремнәр тәкъдим итте. Катнашучылар табиб биремнәрен үтәп, үзгәрешләре һәм хис-кичерешләре хакында WhatsApp челтәрендәге махсус төркемгә язып барды.



Иң тырыш кешеләр ахыргача безнең белән булды

Шартлары беренче карашка гади кебек кенә күренсә дә – 21 көн дәвамында көн саен дөрес туклану режимында яшәү җиңел булмады. Марафон ахырына таба сафлар шактый сирәгәйде. Иң тырышлары, түзем, үҗәтләре – алар исә җиде кеше – ахыргача бирешми, соңгы көнгәчә җитә алды. 

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар ӘгъләмовАйнур ЛатыйповФәнил ФәйзуллинИлнат Фәрхуллин һәм “Интертат” укучылары Зилә Мәүлина (Казан), Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова (Биектау) "Яңа елга - яшәреп" марафоны девизына тугры булып, ахыргача безнең белән калды. 

Шунысы куандыра – марафон катнашучыларга файдалы тәэсир ясады. Табиб киңәшләрен төгәл үтәп баручылар көн саен үзләрендә уңай үзгәрешләр күрде. Алар артык авырлыктан, токсиннардан, организмны картайта торган матдәләрдән котылганын, булган авыруларының җиңеләйгәнен уртаклашты.


"Казан егетләре" марафон узганын сизми дә калган

"Казан егетләре" төркеме марафонга бераз соңрак, алтынчы көндә кушылды.

- Без #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафонына соң гына килеп кушылдык. Шуның өчен ул сизелмичә үтеп китте, җитми дә калды. Алда бәйрәм яллары һәм мул итеп әзерләгән табын көтә, салатлар, тортлар... Билгеле, артык күп һәм чамадан тыш ашау организм өчен зур зыян китерергә мөмкин. Бәйрәмнәрдән соң гадәти тормышка, көндәлек туклануга җиңел әйләнеп кайту өчен марафонны дәвам итәргә кирәк. Энҗе Кадыйрованың киңәшләре алга таба да файдалы булыр иде, аның ярдәмендә бик күп мәгълүмат тупладым. Хәзер кибеттә сатылган көнбагыш майлары янына якын да килмибез, маргарин маен да алган юк. Бергә булганда, туклану режимын сакларга җайлырак иде”, - диде җырчы Айдар Әгъләмов.  

 
"Интертат" марафоны сәламәтлек турында уйландырды

“Казан егетләре” төркеме баянчысы Айнур Латыйпов фикеренчә, мондый сәламәтлек марафоннарын ешрак үткәрү һәм халыкка дөрес туклану буенча файдалы киңәшләр бирү зарур. 

- Мондый проектлар үзеңнең сәламәтлеген хакында уйлана башларга булыша. Һәрвакыт үз сәламәтлегемне кайгыртып яшәргә кирәк. Физик халәтне яхшырту өчен сәламәт тормыш алып барырга тырышам. Моңа дөрес туклану, фитнес белән шөгыльләнү керә. Сәламәтлек чаралары “Интертат”та ешрак оештырылсын дигән теләктә калам, - ди ул.

"Казан егетләре" табиб Энҗе Кадыйрованың киңәшләре ярдәмендә күп файдалы мәгълүмат туплаган. 

- Туклану рационыннан зарарлы продуктларны алдым, хәзер бары тик табигый ризыкларга гына өстенлек бирәм. Дөресен әйтәм, сәламәтлегем яхшырды. Сәламәт тормыш - ул озак яшәү нигезе. “Яңа елга – яшәреп” марафонын оештыручылар зур эш башкарды: күп сорауларга җавап таптым. Мондый идея өчен оештыручыларга рәхмәт, - диде Айнур Латыйпов. 


"Командада булганда җаваплылык хисен тоясың"

"Интертат" укучысы, Биектауда яшәүче Мөнирә Хәмидуллина- Гыйльфанова марафонның башыннан азагына кадәр көн саен диярлек хис-кичерешләрен уртаклашып барырга вакыт тапты. Ул укытучы булып эшли. Балаларга да сәламәт яшәү рәвеше хакында белемнәр бирергә тырыша.

- 21 көн буе барлык кагыйдәләрне үтәп бара алырмын микән, дип шикләнгән идем. Марафонның үткәне сизелми дә калды. Әле тагын дәвам итүен теләр идем. Командада булганда үзендә җаваплылык хисен күбрәк тоясың, җайлырак. Марафон барышында үземә бик күп сәламәтлекне ныгыту буенча киңәшләр алдым. Бигрәк тә табигый продуктлар куллану, аз һәм еш туклану, чиста су эчү, камыр,баллы ризыкларны туклануда чикләү, - ди ул.

Мөнирә Хәмидуллина- Гыйльфанова хәрәкәтнең сәламәтлекне саклауда мөһим роль уйнавына инанган.

- Күпкә булмаса да авырлыгым кимеде, кан басымым көйләнде, ашкайнату системасында уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Дөрес туклану кагыйдәләрен балаларыма һәм оныкларыма да төшендерә алырмын дип уйлыйм. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим. Марафон оештырган өчен зур рәхмәт, - диде Мөнирә Хәмидуллина- Гыйльфанова. 


Марафонда катнашучыларның гаиләләре дә дөрес туклану режимына күчте

Актив катнашучыларның тагын берсе - Казаннан Зилә Мәүлина марафонда катнашуына чиксез шат булуын әйтә.

- Үзем өчен бик күп файдалы киңәшләр алдым. Дөрес туклану режимына күчтем. Миңа кызларым да кушылды. Файдасы бик зур. "Ябыгу" процессы башланды. Гәүдә җиңеллеге генә түгел, күңел җиңеллеге сизелә, - ди ул.

Зилә Мәүлина җәяү йөрүне көн саен дәвам итүен яза.

- Әле бүген, эштән соң, өч сәгать урамда йөрдек. Элек 15 минуттан хәлем китсә, хәзер рәхәтләнеп йөрим. Алга таба да табибның һәм марафончы дусларымның киңәшләрне үтәп яшәүне дәвам итәчәкмен. Әле тагын физик күнегүләрне арттырырга уйлыйм. Киңәшләрегез һәм файдалы марафон оештыруыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, шатлык-куанычлар юлдаш булсын, - ди ул.

Сәламәт булыйк, дуслар!


#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны социаль челтәрләрдә:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән      

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?      

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта      

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата      

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый      

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала       

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле      

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез      

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя      

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы     

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?      

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли      

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта  

“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унсигезенче көне: Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый, ябыгучыларга дөге файдалымы?

“Яңа елга – яшәреп” марафонының яңа атнасы: Катнашучылар ябыга башлады, мунча бавырны чистартырга ярдәм итә

“Интертат”та сәламәтлек марафонының егерменче көне: Бавыр эшчәнлеге өчен зыянлы ризыклар исемлеге билгеле

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100