Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат”та сәламәтлек марафонының егерменче көне: Бавыр эшчәнлеге өчен зыянлы ризыклар исемлеге билгеле

Кеше сәламәтлеге – ул тормышның төп кыйммәте. Аны акчага да сатып алып булмый. “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Аның максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү, актив тормыш алып баруга өндәү.

news_top_970_100
“Интертат”та сәламәтлек марафонының егерменче көне: Бавыр эшчәнлеге өчен зыянлы ризыклар исемлеге билгеле

5 декабрьдән башлап 26 декабрьгә кадәр табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова марафончыларга организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр биреп бара. Бу атнада марафончылар бавыр эшчәнлеге хакында өйрәнә. 

Табиб киңәшләрен төгәл башкаручылар арасында “Интертат” укучылары Зилә Мәүлина, Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова һәм Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров“Казан егетләре” төркеме солистлары бар. Һәр көн саен алар үзләрендә уңай үзгәрешләр сизә: артык авырлыктан, токсиннардан, организмга зарар китерүче матдәләрдән арына.  


Дөрес тукланмау гепатит, цирроз, яман шеш китереп чыгара

Бавыр – организмда иң әһәмиятле эшчәнлек башкаручы әгъзаларның берсе. Бавыр чирләре булганда сару кайный, тән тиресе саргая башлый һәм кеше үзен начар хис итә. 

Башка җитди проблемалар да күзәтелергә мөмкин. Болар  – гепатит, цирроз, яман шеш авырулары. Дөньяда гепатит белән авыручылар аеруча күп. Әлеге авыру организмда тиз үсеш ала. Аның беренче симптомы - тиредә сары таплар күренә, температура күтәрелә, бертуктаусыз баш авырта. Шулай ук бавыр ягында авырту, күңел болгану күзәтелергә мөмкин. Әлеге синдромнарны үзегездә сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәваланмаган очракта, цирроз һәм бавыр яман шеше барлыкка килә. 

Гепатиттан саклану өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга һәм ризыкны ахырга кадәр пешереп бетерергә кирәк. 


Бавырның төп дошманы булып исерткеч эчемлекләр тора. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану аркасында һәм дөрес тукланмаганда бавыр зурая һәм анда цирроз авыруы барлыкка килә. 

Гигиена таләпләрен үтәмәү бавыр авыруларын китереп чыгара. Пычрак куллар гепатит ияртүгә китерергә мөмкин. 

Фаст-фуд ризыклары бавыр эшчәнлегенә зур зыян китерә

Бавырны саклау өчен беренче чиратта сәламәт яшәү рәвеше – алкогольдән, тәмәке тартудан баш тарту зарур. Эш һәм ял режимын  үтәргә кирәк. Бу очракта шулай ук дөрес туклану да мөһим, ул бавырның уңай эшчәнлегенә тәэсир итә. 

Файдалы продуктлар гына ашарга тырышыгыз, фаст-фуд ризыкларыннан баш тартыгыз. Аларда файдалы матдәләр юк. Фаст-фудны даими ашау организмда витаминнар кытлыгына китерә. Баллы, камыр ризыкларын да чикләргә тырышыгыз. 

  • Фаст-фуд - инглизчә fast - "тиз" һәм food "ризык" сүзеннән ясалган. Тиз ашау, тиз әзерләнә торган ризык мәгънәсендә кулланыла. Фаст-фуд әзерләү вакыты бик кыска, аны ашаганда аш-су приборлары бик аз кулланыла, өстәл янында ашалмый. Гадәттә җәмәгать туклану урыннарында тәкъдим ителә.  


Сәламәтлекне саклау өчен, табиблар диетик туклануга күчәргә  һәм чиста су эчәргә киңәш итә. Бавырның эшчәнлегенә маргарин майлары, составында артык күп фруктоза булган ризыклар, натрий глутаматы булган продуктлар (соя соусы, чипсы) начар тәэсир итә. 

Зарарлы продуктлар исемлегенә гөмбә, май, ысланган продуктлар, тәмләткечләр (борыч, горчица, уксус, майонез), шоколад, туңдырма, газлы эчемлекләр, редис керә.

Бавыр өчен файдалы ризыклар исемлеге

Бавырның эшен җайга салу өчен грейпфрут ашарга була. Аның составындагы матдәләр сәламәт күзәнәкләр җимерелүгә юл куймый. Шулай ук алма һәм хөрмә ашау файдага булачак. 

Брокколи кәбестәсе дә бавыр өчен яхшы, ул организмнан зарарлы токсиннарны чыгара ала. Кабак составында авыр ризыкларны үзләштерүне яхшырта торган Т витамины бар. Бу витамин бавыр эшчәнлегенә ярдәм итә. 

Белгечләр бавырны чистарту өчен куркума, базилик, авокадо, бал ашарга киңәш итә.



Солы, карабодай, тары ярмаларында бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп булуы билгеле. Майлы ит ашауны чикләргә туры киләчәк. Күп очракта тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ризыкларны парда пешерү хәерле. 

Бавыр эшчәнлеген спорт та яхшырта. Аз хәрәкәтләнү бавырга авырлык тудыра.  

 
Җиләк-җимешләрдән бавыр өчен аеруча файдалы булган алма, груша, чия, абрикос, авокадо, инжир ашарга кирәк. Аларда организм өчен файдалы клетчатка, шулай ук витаминнар бар. Бавыр эшчәнлеге процесслары барышында РР һәм В витаминнары актив сарыф ителә.

 
Организмны начар матдәләрдән чистарту өчен, җиләк ашагыз. Анда клетчатка күп, ә шикәр күләме аз. Җиләкне ашказаны-эчәклек, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр алмашын көйләү өчен кулланырга мөмкин. Бавыр өчен каен җиләге, шулай ук кызыл һәм кара карлыган яхшы булачак. Яшелчәләрдән баллы борыч, кабачки, кыяр, помидорны аерып әйтергә була. Кузаклылардан - борчак, соя, фасоль шушы исемлектә. 



Төнәтмәләр бавыр эшчәнлеген яхшырта

Балга корица кушып ясалган төнәтмә бавыр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Моның өчен бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы бал һәм ярты чәй кашыгы корица салыгыз. Эчемлекне һәр көн иртән һәм кич эчегез.

Белгечләр дәвалану өчен солы ярмасы да кулланырга киңәш итә. Моның өчен бер стакан солыны яхшылап юарга, шуңа ике стакан су салып кайнатырга кирәк. Су кайнап чыкканнан соң, ике аш кашыгы бал салырга һәм тагын берничә минут кайнатырга. Төнәтмәне ашар алдыннан, көнгә ике-өч тапкыр эчәргә. 

 
"Яңа елга - яшәреп" марафонында катнашучы “Казан егетләре” төркеме баянчысы Айнур Латыйпов бавыр эшчәнлеген җайга салу өчен календула (тырнак гөл) төнәтмәсе эчүен әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге төнәтмә ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән, гастриттан, бавыр һәм сидек куыгы авыруыннан ярдәм итә.


  • Ясау тәртибе гади: бер аш кашыгы вакланган календула чәчәгенә бер стакан кайнар су салырга һәм җылы килеш төреп, ярты сәгать төнәтергә. Аннан сыеклыкны сөзәргә. Төнәтмәне ашаганчы ярты сәгать алдан, көнгә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә.  

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән     

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?     

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта     

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата     

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый     

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала      

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле     

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез     

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя     

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы    

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?     

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли     

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта  

“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унсигезенче көне: Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый, ябыгучыларга дөге файдалымы?

“Яңа елга – яшәреп” марафонының яңа атнасы: Катнашучылар ябыга башлады, мунча бавырны чистартырга ярдәм итә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100