Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта

Дөрес туклану сәламәтлекне яхшырта, гомер озынлыгын арттыра, күп авыруларның килеп чыгу куркынычын киметә. Сәламәт кеше генә һәрчак матур һәм яшь күренә. “Интертат” сайтында “Яңа елга – яшәреп” #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Ялыктыргыч диеталар һәм зарарлы даруларсыз, табигый ризыклар ашап ябыгырга теләүчеләр өчен бик яхшы ысул бу. Табиб Энҗе Кадыйрованың киңәшләренә таянып, марафончылар шактый файдалы мәгълүмат туплагандыр, мөгаен.    

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне:  Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
Табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova организмны чистарту һәм дөрес туклану программасын аңлата. Алты катнашучы  5 декабрьдән 26 декабрьгә кадәр узачак марафонда табиб биремнәрен үти. 

Марафонда Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, популяр җырчы Гөлназ Асаева, Казаннан Зилә Мәүлина, Сабадан Гөлназ Гарипова, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова, Казаннан Илмира Кәримова катнаша. Алар һәр көн саен “Интертат” укучыларына үзләренең хис-кичерешләре һәм уңай үзгәрешләре хакында сөйләп бара. Бүген “Яңа елга – яшәреп” #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонының дүртенче көне.  



Чикләүләрне үтәү өчен ныклы ихтыяр көче кирәк

Марафонның төп юнәлеше - эчәклек системасын сәламәтләндерү. Шуның өчен марафончылар бер атна дәвамында табигый ризыкка өстенлек бирергә, дөрес туклану гадәтләрен өйрәнергә тиеш. Катнашучыларга туклану рационыннан глютен һәм шикәр булган ризыкларны алып ташларга кирәк. Крахмал, арахис, камыр ризыклары, кибеттән сатып алынган сөт продуктлары, гидрогенизацияләнгән майлар (маргарин, эрегән сыр), туңдырма, ярымфабрикатлар һәм консервалар, шикәр, кайнатма, сироп, соклар, составында шикәр булган компотлар, газлы эчемлекләр, төрле соуслар, майонез һәм кетчуплар сатып алу тыела. Әлеге чикләүләрне үтәү өчен, теләктән бигрәк ныклы ихтыяр көче кирәк. Кайбер катнашучылар бүген үк кул селтәп, марафонны ташларга әзер. Алар хакында соңрак хәбәр итәрбез. 




    “Марафонның яңа биремнәрен көтәм”

Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова марафонга ияләнгән инде. Ул үзендә җиңллек тә сизә башлаган.

- Үземне бик яхшы хис итәм, ниндидер җиңеллек сизелә. Марафонга ияләндем, беренче атнасы яхшы гына узып бара. Хәзер түземсезлек белән икенче атнаны көтәм, яңа биремнәр үтәргә туры киләчәк бит. Табиб табигый продуктлар гына ашарга кушты, һәр көн саен шул кагыйдәне истә тотам. Кәҗә асрыйбыз, кәҗә сөтенең файдасы турында күпләр белә. Бронхиаль астма, аллергия, бавыр, ашказаны авыруларыннан кулланалар. Үзем кәҗә сөтеннән эремчек, кефир, катык, сыр ясыйм. Тәмле дә, файдалы да. Организмга шул рәвешле кальций кертәбез, - диде ул. 

Ашаганда телефон һәм телевизор бөтенләй читтә тора

Зилә Мәүлина әлеге чарага кушылып, телефон белән телевизордан да читләшә башлаган.

- Бик әйбәт булды әле бу марафон. Хәзер ашаганда телефон һәм телевизор бөтенләй читтә тора. Мин суны бик аз эчә идем, хәзер күләмен арттырдым. Иртә белән бер стакан су, ярты сәгатьтән соң солы печеньесы белән лимонлы чәй эчәм. Сәгать уннар тирәсендә “перекус” булды, үзем белән эшкә җиләк-җимешләр алып барган идем. Көндезге аш вакытында карабодай боткасы һәм парда пешкән яшелчәләр ашадым. Соңрак эремчек ашап куйдым. Һәр ашау алдыннан ярты сәгать алдан бер стакан су эчәм. Эштән һәрвакыт җәяү кайтам. Рәхәт, бу марафонда катнашу ниндидер бер стимул бирде, - дип сөйләде марафончы.

“Глютен җитди авырулар китереп чыгара” 

Дөрес туклану режимына күчәргә теләүчеләр белән глютен хакында да сөйләштек. Хәзерге вакытта азык-төлек сәнәгатендә глютен шактый күп кулланыла. 

  • Глютен арыш, бодай, арпа, солы ярмаларында бар, халык телендә аны “клейковина” дип тә атыйлар. 
Кондитер ризыкларында (вафли, прәннек, кекс) глютен күп микъдарда кулланыла. Моннан тыш, “клейковина”ны еш кына ярымфабрикатларга, сөт һәм ит продуктларына өстиләр. Тиз әзерләнә торган пицца, макарон, пилмән, котлет, сосиска, колбасалар − болар барысы да глютен өстәп ясала. Аны сөт ризыкларына да, бигрәк тә эремчек һәм йогуртларга кушалар.



Составында глютен чамадан тыш күп булган ризыклар ашау организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Кайбер кешеләрдә аның белән бәйле “целиакия” авыруы барлыкка килә. Авыру соңгы стадиягә җиткән очракта эчәклектә яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Целиакия авыруын дәвалау өчен дарулар, антибиотиклар юк. Бары тик составында глютен булган ризыкларны ашамаска кирәк. 

  • Целиакия – ул эчәклектәге төкчәләрнең бозылуы аркасында килеп чыга торган ашкайнату органнарының авыруы. Аны шулай ук “он авыруы” дип йөртәләр (мучная болезнь). 

“Глютенсыз ипи пешерәбез”

Энҗе Кадыйрова глютенсыз ипи пешерү рецепты белән уртаклашты. Әлеге рецепт буенча әзерләнгән ипи бик тәмле, ә иң мөһиме файдалы. 

 

Кирәк булачак: Бер стакан су, бер стакан дөге яки кукуруз оны, бер кап коры чүпрә, бер аш кашыгы кайнатылган май, бер чеметем тоз, бер аш кашыгы кукуруз крахмалы. Әлеге ингредиентлардан камыр басарга һәм бер сәгать "ял иттерергә" кирәк. Камырны майланган табага агызырга һәм 180 градуслы духовкага куярга.

  • Киңәш. Пласстик савыттан ашау зыянлы. Табиб әйтүенчә, мондый савытларны ашарга пешергәндә дә кулланырга ярамый. Чөнки зарарлы матдәләр савыттан ашамлыкка күчә. Шуның нәтиҗәсендә баш авырту, хәлсезлек, аллергия, хәтта тын кысылу очраклары да күзәтелергә мөмкин. Зарарлы савытларны даими куллану яман шеш авыруы китереп чыгару ихтималы бар. Шуның өчен чуен, агач, пыяла, керамика савыт-сабалар сатып алыгыз. 




#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100