Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?

“Тамак - тәмлене, күз матурны ярата”, ди халык мәкале. Матур һәм сәламәт булу бары тик үзебездән генә тора. “Интертат” сайтында #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Алты катнашучы сәламәт туклану режимына күчте. Алар үзләренең хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге махсус төркемдә уртаклаша.   

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?

5-26 декабрь көннәрендә уза торган марафонны табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова алып бара. Марафон башланганда ук табиб катнашучыларга бер атна дәвамында дөрес туклану гадәтләрен өйрәнү өчен биремнәр бирде. Шулар ярдәмендә марафончылар артык авырлыктан, токсиннардан, организмны картайта торган зарарлы матдәләрдән котылырга тырышып карый.  

 “Интертат” сайты укучылары көн саен марафончыларның “туклану көндәлеге” белән танышып бара.  

“Эремчек белән боткага өстенлек бирәм”

Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова табиб киңәшләрен үтәргә тырышуын сөйләде.

- Марафонның икенче көне дә уңышлы гына узды. Табиб киңәшләрен үтәргә тырышам. Ипи, камыр ризыклары бөтенләй ашамадым. Күп очракта эремчек һәм боткага өстенлек бирәм. Энҗе Кадыйрованың киңәшен тотып, су эчүнең күләмен арттырдым, ризыкны да озаклап чәйним. Әлегә организмда ниндидер үзгәрешләр сизмим, ләкин нәтиҗә ясарга иртәрәк бит. Ашаганда телефонны читкә куеп торам, әмма ашау ягында телевизор сүнми. Әлеге марафонда катнашуымны гаиләмә әйтмәдем, көләрләр дип уйлыйм. Шуның өчен телевизорны сүндереп куярга сәбәп табып булмый. Эштән соң  көн саен ярты сәгать урамда йөреп кайтам, шулкадәр рәхәт. Кәефләр яхшы, күңелләр күтәреңке, - диде ул.   

Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова чәйне һәрвакыт шикәрсез эчә, Аз гына бал кабып куя алам, ди ул.

- Шикәр чәйнең тәмен ала бит ул, шикәрсез эчәргә кирәк. Аннан соң шикәр комын артык күп куллану сәламәтлеккә зыян сала, - диде марафончы. 
 

“Баллы ризыкка тартылу нәрсәдән башлана?”

Катнашучы Зилә Мәүлина чәйне шикәр комыннан башка бөтенләй эчә алмавы хакында әйтте.

- Ныклап максат куйган очракта баллы ризыкларны ашамыйм, ләкин шикәр комы һәм лимоннан башка чәй эчү авыр бирелә, - ди ул.



Марафон дәвамында баллы тәм-томнар һәм камыр ризыкларын ашау хакында онытып торырга туры киләчәк. Иң беренче чиратта, алар фигурага гына түгел, сәламәтлеккә дә тискәре йогынты ясый. Бу очракта туклануны ничек контрольгә алып була? Гадәттә, баллы әйбер ашау теләге кешенең дөрес тукланмавы аркасында күзәтелә.

Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, күп очракта баллыга тартылган кешеләргә аксым, май һәм катлаулы углеводлар җитми. Шулай ук хром дефициты булган кешеләрдә дә баллы ризыкны ашау теләге көчле.

  • Киңәш. Шикәр урынына шикәрне алыштыра торган матдәләр (сахарозаменитель) кулланырга була. Алар кешенең баш миен алдарга ярдәм итә. Баш мие баллы ризык ашадым дип уйлый, аны эшкәртү өчен инсулин җибәрә. 


- Баллы тәм-томнарны хром җитмәү аркасында ашыйсы килә. Шуның өчен даруханәләрдән шикәрне алмаштыра торган матдәләр алырга киңәш итәм. Бераз гына бал кабып куйсагыз да була, яисә шикәр алмаштыргыч белән берәр тәмле әйбер пешерегез. Ул инсулинга тәэсир итми, ә тәме нәкъ шикәрнеке сыман. Шулай ук  “Королевская ватрушка”ны да шундый матдәләр белән пешерә аласыз. Бары тик шикәр урынына шикәр алмаштыргыч, он урынына дөге оны кулланыгыз. Бик тәмле килеп чыга, - диде Энҗе Кадыйрова.

  • Киңәш. Балда шулай ук калорияләр күп. Көненә бер аш кашыгыннан да артык күп кулланырга ярамый.


"Файдалы чәйне быелгы җимешләрдән ясарга кирәк"

Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, чәйгә быел җыелган гөлҗимеш, кура һәм җир җиләге, балан, зәңгәр мәтрүшкә, күк җиләк (голубика) салырга мөмкин. Файдалы чәй әзерләү өчен җимешләрне бераз изәбез. Аннан соң суны кайнатып бетерергә кирәкми, чөнки кайнап чыккан очракта анда С витамины калмаячак. Су бераз парлана башлагач чәйне сүндерергә кирәк. Катнашманы термоска салабыз һәм бал кушабыз. 4-5 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.

Күк җиләк - елтыр вак яфраклы, алсу чәчкәле, кыска сабаклы куак үсемлек. Шикәр микъдары аз: 100 грамм күк җиләк бары тик 39 калориягә ия. Аның 90 процентын су тәшкил итә. Җиләк А, С, РР, В1, В2, К витаминнарына, Fe, Р, Са, M һәм К микро-макроэлементларга бай. Ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, кан әйләнешен көйли, кан тамыры-йөрәк авыруларын кисәтә, эчәкләрне чистарта, ашказаны асты бизе эшчәнлегенә ярдәм итә. Зарарлы күзәнәкләр белән актив көрәшә. Яман шеш килеп чыгу куркынычын киметә. Шулай ук акыл эшчәнлеген, хәтерне яхшырта һәм иммун системасын ныгыта.



Гөлҗимеш С, А, В2, К, Р витаминнарына бай. Андагы витаминнар күләме кара карлыган һәм лимонга караганда ике тапкырга күбрәк. Шулай ук ул минераль тозларга һәм файдалы кислоталарга да бай. Гөлҗимештән төрле витаминлы сулар, эчемлекләр ясарга мөмкин. Төнәтмәләр иммунитетны күтәрергә, салкын тиюдән дәваларга, ашказаны-эчәклек тракты функциясен яхшыртырга мөмкин. Бәвел юллары, бавыр, ашказаны, кан басымы белән бәйле проблемалар булганда да файдалы.



Кура җиләгенең файдасы күпләргә таныш. Аннан ясалган төнәтмә бронхит, бронхиаль астманы, лимфа бизләрен дәвалый. Белгечләр әйтүенчә, кура җиләген даими ашаган очракта ямаш шешне булдырмый калырга мөмкин. Медицинада кура җиләгенең ашкайнату, эчәкләр, бөер, үпкә эшчәнлеген яхшырта алуы мәгълум. Шулай ук җенси активлыкка кура җиләге составында цинк матдәсе күп күләмдә булуы да уңай йогынты ясый. Хуш исле бакча җиләге тамакны дәваларга, ютәлне йомшартырга, ангина, фарингит вакытында хәлне җиңеләйтергә сәләтле. 



Җир җиләге дә С витамины һәм фолий кислотасына бай. Җир җиләгендә пектин, шикәр, тимер, кальций бар. Ул аппетитны, хәтерне яхшырта, ашкайнату процессын җайга сала, матдәләр алмашын, кан басымын көйли. Гипертония, эчәклек белән проблемалар булганда ярдәм итә. Ул организмда җиңел һәм тиз үзләштерелә, эчәклек эшчәнлеген яхшырта һәм матдәләр алмашуга ярдәм итә. Шулай ук яхшы диетик продукт булып тора.

Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау, сидек куу өчен кулланалар. Шулай ук ул йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә, аның чәе сәламәтлекне ныгыта һәм тынычландыра. Витамин җитмәгәндә балан бер дигән дәва. Аның составында аскорбин кислотасы, антиоксидантлар, каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлемент һәм минераллар бар. Баланны йөрәк авыртканда, кан тамырлары киңәйгәндә дә еш кулланалар. Тамак шешү һәм экзема кебек авырулардан дәваланганда аның файдасы зур.



Зәңгәр мәтрүшкәнең составында аскорбин кислотасы бар, шуңа күрә аны нерв авыруларына каршы да кулланалар. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Халык медицинасында ул үпкә туберкулезы, инсульт, диарея, гастрит, гепатит, бронхиаль астма, ревматизм вакытында файдалы.

“Марафонда команда белән эшләгәч җайлы”

Марафонда катнашучы Илмира Кәримова бик күп төрле диеталарны сынап караган, ләкин файдасы булмаган.

- Марафонны күзәтеп барам, файдасы гына булсын. Энҗе Кадыйрованың киңәшләрен үтәргә тырышам, барысын да эшләп барам. Ахырга кадәр түзеп булырмы? Хәзерге заманда сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кыен, кибетләрдәге азык-төлекнең сыйфаты начар. Күп очракта үзебез җитештергәнне ашыйбыз. Минем матдәләр алмашы бозылган, шуның өчен бик күп операцияләр кичерергә туры килде. Әллә ничә төрле диета беләм, спорт белән дә шөгыльләнәм. Ихтыяр көчем дә җитәрлек. Марафонда команда белән эшләгәч җайлы, нәрсә эшләргә кирәклеген бер-беребездән күрәбез, - диде ул.

Үз-үзеңне кулга алырга, ябыга башларга, матурланырга беркайчан да соң түгел. Моның өчен бары тик теләк, ихтыяр көче һәм безнең марафонны күзәтергә генә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100