Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә

“Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафончыларга үзенең киңәшләрен бирә. “Яңа елга – яшәреп” марафонында җиде кеше катнаша, алар организмны чистарту һәм дөрес туклану серләренә төшенә.

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә

5 декабрьдә башланган марафонда катнашучылар хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итеп бара. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров“Казан егетләре” төркеме солистлары һәм “Интертат” укучылары Зилә Мәүлина (Казан), Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова (Биектау) бу көннәрдә табиб биремнәрен үти. 

  • "Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек, матурлык, ябыгу марафонының икенче атнасы тәмамланып килә.   
Кыярдан ясалган төнәтмә күзләр өчен файдалы

Марафонда катнашучы Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова күз күремен яхшырту өчен файдалы ризыклар хакында сорау биргән иде. Табиб Энҗе Кадыйрова бу уңайдан киңәшләрен бирде.


Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, күзләр өчен файдалы витаминнар җыелмасы балык мае, кишер, кузгалак, шпинат, кабак, помидор, йомырка сарысы, әстерхан чикләвеге, миндаль, арахис, үсемлек маенда бар. 

Шулай ук чөгендер составында булган цинк та күз күремен яхшырта. Туклану рационыгызга әлеге яшелчәдән булган ризыкларны күбрәк кертегез.  Карабодай ярмасында да күзләр өчен файдалы микроэлементлар бар.


Селен — күз өчен төп микроэлемент. Ул диңгез балыгында, ак гөмбәдә, кабак орлыгында, сырганакта, кара карлыганда күп. Шулай ук чәйдән, ромашка, кыярдан ясалган компресс күзләргә бик файдалы. Әлеге төнәтмәләр күзләрне дымландыра, күз кабаклары шешенгәндә файдалы һәм ялкынсынуны киметә. 



Брокколи кәбестәсе инфаркт һәм инсульттан саклый, стресстан арындыра

Табиблар әйтүенчә, күңел төшенкелеге күзәтелгәндә яшел төстәге яшелчәләр ашарга кирәк. Яшел төс нервларны тынычландыра һәм арыганлыкны бетерә. Шуңа күрә ул стресска каршы иң яхшы чара булып тора. Күңел төшенкелегеннән коткарырга ярдәм итүче иң яхшы яшелчә булып брокколи санала. Аның файдалы үзлекләре хакында күпләр белми, шуңа күрә кәбестәнең әлеге файдалы төре хакында мәгълүмат тупларбыз.

Брокколи кәбестәсе диетик продуктлар исемлегенә керә. Ул шикәр авыруыннан интегүчеләр өчен аеруча файдалы, организмда яман шеш күзәнәкләрен дә булдырмауда да әһәмияткә ия. Аның составында матдәләр алмашын яхшыртырга сәләтле витаминнар бар. 

Брокколида фолий кислотасы, кальций һәм В, А, РР, С, К төркеменә керүче витаминнар күп. Минераллар — селен, тимер, натрий, йод, цинк, кремний, магний һ.б. бар. Аксымнарның күләме буенча брокколи кәбестәсе ит белән йомырканы да уздыра. Шуның өчен аны даими кулланырга мөмкин, ул тиз үзләштерелә һәм организмны файдалы матдәләргә баета. 

Диетологлар ябыгырга теләүчеләргә туклану рационына брокколи кәбестәсен кертергә киңәш итә. 100 г брокколида 34 ккал гына энергия бар. Шулай ук ул йөрәк мускулларының эшчәнлеген җайга сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Ашкайнату процессын көйли, иммунитетны ныгыта, каты авырудан яки операциядән соң тернәкләнергә ярдәм итә, артрит үсешен булдырмый кала, инфаркт һәм инсульт булдырмый кала.



Брокколи кәбестәсенең зыянлы яклары хакында да истә тотарга кирәк. Аны чамадан тыш кулланган очракта ашказаны асты бизе авырулары кискенләшергә мөмкин. Варикоз авыру вакытында да аны кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәктә хроник авырулар булган кешеләргә дә сак булырга кирәк.

  • Брокколи кәбестәсен ризык буларак беренче тапкыр итальяннар куллана башлый. 1724 елда бу үсемлек Италиядә зур популярлык казана. Кәбестәнең әлеге төрен үстерү Беренче бөтендөнья сугышыннан соң киң тарала. 

Организмга зыян китермәс өчен брокколины дөрес сакларга кирәк. Билгеле булганча, аны суыткычта сакларга була. Суыткычта (5-7 көннән артык түгел) саклау срокларын төгәл үтәгән очракта, ул үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый.


Брокколи кәбестәсеннән җиңел салат рецепты

400 гр пешкән брокколи кәбестәсе һәм пешкән тавык ите, 150 гр консервланган фасоль, 100 гр зәйтүн мае, 200 гр гөмбә (шампиньон), 2 тозлы кыяр кирәк була. 

Эш барышы: Тавык итен һәм брокколи кәбестәсе белән тозлы кыярны саламлап турарга. Шампиньон гөмбәсен майда кыздырырга. Соңыннан фасоль өстәргә. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз өстәргә, зәйтүн мае салып болгатырга. Салатны яшел тәмләткечләр белән бизәргә була. Ризыкның калориялеге - 250 ккал. Аннан өч порция килеп чыга. 

Шикәр авыруыннан интегүчеләргә карабодай боткасы ашарга кирәк

Карабодай ярмасы составында кеше организмы өчен кирәкле бөтен файдалы матдәләр дә бар. Аның составында аксымнар, крахмал, шикәр, органик кислоталар, В1, В2, РР, Р витаминнары, шулай ук тимер, кальций, фосфор, бакыр, цинк, бор, йод, никель, кобальт кебек макро һәм микроэлементлар күп.



Карабодай диетик ризык булып санала. Белгечләр шикәр авыруыннан һәм симерүдән интегүчеләргә суда пешкән карабодай боткасы ашарга киңәш итә. Ул организмнан шлакларны, башка төр зарарлы матдәләрне чыгара. Атнага 2-3 тапкыр карабодай боткасы ашау ашказаны бизе белән авыручыларга файдага булачак. 

Карабодайдагы фолий кислотасы канны яхшырта. Моннан кала, ревматизм, артриттан интеккән кешеләр өчен дә уңай яклары бар. 

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый  

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала   

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта  

“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100