Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

Сәламәтләнү нәрсәдән башланырга тиеш? Күпләр аны дөрес туклану, кайберәүләр спорт белән шөгыльләнү дип саный.  “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Аның кысаларында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова марафончыларны физик яктан актив булырга, ял режимын төгәл үтәргә, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга өйрәтә. 

news_top_970_100
“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

“Яңа елга – яшәреп” марафонында җиде кеше катнаша, алар организмны чистарту һәм дөрес туклану серләренә төшенә. Марафончылар - Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар ӘгъләмовАйнур ЛатыйповФәнил ФәйзуллинИлнат Фәрхуллин һәм “Интертат” укучылары Зилә Мәүлина (Казан), Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова (Биектау) табиб әйткән биремнәрне үтәргә тырыша. 

Алар үзләренең хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итеп бара. “Яңа елга – яшәреп!” марафонының зур максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү. 

Авыр үзләштерелә торган ризыклардан баш тартабыз

Тиздән Яңа елга аяк басачакбыз. Күпләр табын әзерләү, якыннарын гадәти булмаган тәм-томнар белән сыйлау турында уйлана торгандыр. Шуны күздә тотып, марафончылар да үз киңәшләрен бирә һәм диетик ризыкларның рецептлары белән бүлешә.



"Казан егетләре" төркеме Яңа елның гаилә бәйрәме булуын искә төшерә.

- Әти-әни, туганнарым әлеге сихри бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлый: бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр. Бәйрәм көнне бөтен гаиләбез белән бәйрәм табынына җыелабыз. Барыбыз да бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз, бәхет телибез. Яңа елны каршылагач, урамга чыгабыз. Анда, гадәттә, халык күп була. Рәхәтләнеп күңел ачабыз, - ди баянчы Айнур Латыйпов.

Яңа ел табыны турында һәрвакыт мул була. Айнур Латыйпов исә "Интертат" марафонында бирелгән туклану режимын бозмаска исәпли. 

- Әни әзерләгән һәрбер ризык телне йотарлык була, шуңа күрә ашамыйча түзеп булмый. Әмма дөрес туклану режимын сакларга тырышачакмын. Гөмбә ашын бик яратам (крем суп грибной), табынга иң беренче булып шул чыгачак. Икенче ашка дөге ярмасы белән креветкалар әзерлибез. Җиләк-җимештән абрикос, киви, мандарин, бананга өстенлек бирәм. Бу бәйрәмне традицион “оливье” һәм “тун астындагы сельдь” салатыннан башка күз алдына китереп булмый. Тик артык күп ашаудан организмга, бигрәк тә ашказанына, бавырга авырлык килергә мөмкин. Шуның өчен майлы, тозлы һәм авыр үзләштерелә торган ризыклардан баш тартырга кирәк. Витаминнарга бай ризыкларга өстенлек бирегез, - диде ул.


Җиңел әзерләнә торган салат рецепты

Айнур Латыйпов “Интертат” укучылары өчен җиңел һәм шул ук вакытта файдалы салат рецепты тәкъдим итә. Аның өчен безгә 400 г пешкән тавык ите, 3 пешкән йомырка, 100 г каты сыр, 50 г әстерхан чикләвеге, яшел виноград, салат яфраклары, үсемлек мае кирәк булачак. 

Тавык итен һәм йомырканы шакмаклап турарга. Сырны угычтан уасы, әстерхан чиклә­веген иттарткыч аша чыгарырга яки кашык белән вакларга мөмкин. Тәлинкә тө­бенә салат яфраклары җәяргә кирәк. Продуктларны катлам-катлам өяргә: тавык ите, уылган сыр. Араларына әстерхан чиклә­веге салырга. Соңыннан өстенә үсемлек мае салырга һәм урталай киселгән виноград тезеп чыгарга.  



Кабан елында табында нәрсә булмавы хәерлерәк?

Бәйрәм көнне бәрәңге, ак дөге (алар тиз таркалучы углеводлардан тора); майонез, тәмләткечләр (ашказаны-эчәклек трактында җәрәхәтне кискенләштерергә мөмкин); шикәр һәм уксустан баш тартырга тырышыгыз. Өстенлекне файдалы һәм табигый ризыкларга бирергә кирәк. Табында күпләп яшелчә белән җиләк-җимешләр, күркә, балык һәм диңгез продуктлары, сөт ризыклары булырга тиеш.

Салатларны зәйтүн мае (начар холестеринны киметә) һәм лимон согы (эчәклектәге зарарлы бактерияләрне үтерә), каймак салып болгатырга була.

  •  Майонезны өйдә дә ясап була. Ике йомырка, өч аш кашыгы лимон согы, бер чәй кашыгы горчица, бер чеметем тоз һәм борыч, бер стакан зәйтүн мае алырга кирәк. Барлык ингредиентларны блендер ярдәмендә болгатырга. Майонез әзер!
Тавык итеннән запеканка

“Казан егетләре” төркеме солисты Фәнил Фәйзуллин әйтүенчә, Яңа ел табынында ит ризыклары булырга тиеш. 

- Яңа ел табыны түренә һәр елны тутырган каз куябыз. Хәзер социаль челтәрләрдә рецептлар шактый, җаның теләгән бөтен әйберне әзерләргә була, - ди ул.

Фәнил Фәйзуллин пешкән тавык итеннән запеканка ясарга өйрәтте. Тиз генә әзерләнә, өстәвенә туклыклы да. Табынга аны яшелчә салаты белән бирергә мөмкин. Әзерләү өчен 200 г пешкән тавык ите, 2-3 аш кашыгы он, 3 йомырка, помидор, бер чеметем чәй содасы, 100 мл сөт, 50 г каты сыр һәм тоз кирәк була. 

Беренче чиратта йомырка белән сөтне кушарга һәм яхшылап болгатырга кирәк. Тоз, сода, он салып камыр ясарга. Тавык итен һәм помидорны шакмаклап турап, сырны угычтан чыгарып шулай ук камырга кушарга. Әзер итле камырны майлы табага салып, духовкада ярты сәгать пешерергә (180 градус). Табынга салат яфраклары белән бизәп чыгарырга була.  


  • Табында артык катлаулы һәм авыр ризыклар булырга тиеш түгел, яшелчә һәм диетик рецептларга игътибар итәргә кирәк. Ел символының ачык төсләрне яратуын онытмагыз, яшел тәмләткечләр һәм гадәти булмаган җиләк-җимеш десертларына өстенлек бирегез. Шулай ук ашъяулыклар сары, алтынсу, көрән һәм соры төстә була яхшы., дип киңәш итә астрологлар.

“Казан егетләре” төркеме солисты Илнат Фәрхуллин әйтүенчә, Яңа елда аларның гаиләсе диңгез продуктларына өстенлек бирә. Өстәлнең җитмеш проценты балык һәм диңгез продуктларыннан тора икән. Алты ел рәттән гаиләдә табынны гаилә башлыгы кора, ул көнне Илнатның тормыш иптәше ял итә. 



#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга? 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый 

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга? 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100