“Яңа елга – яшәреп” марафонының яңа атнасы: Катнашучылар ябыга башлады, мунча бавырны чистартырга ярдәм итә

24 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: pixabay.com, Солтан Исхаков
“Интертат”та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафонының соңгы көннәре башланды. 24-26 декабрьгә табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафонда катнашучыларга яңа биремнәр әзерләде. 

Табиб “Яңа елга – яшәреп” марафонында катнашучы җиде кешегә беренче биремнәрен 5 декабрьдә бирде. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров“Казан егетләре” төркеме солистлары һәм “Интертат” укучылары - Казаннан Зилә Мәүлина, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова 26 декабрьгә кадәр сәламәт яшәү һәм дөрес туклану режимы белән таныша. 

  • Табиб Энҗе Кадыйрова. Тумышы белән Кукмара районыннан. 2013 елда елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 2014 елның августыннан җиденче балалар поликлиникасында һәм Республика клиник хастаханәсендә табиб булып эшли. Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина халыкара институты ассоциациясе әгъзасы. Энҗе Кадыйрова, төп квалификациясеннән тыш, иглорефлексотерапевт, гомеопат, гирудотерапевт белгечлегенә ия. 2016 елда натуропат һәм хаҗама серләренә төшенә. Хәзерге вакытта танылган акушер Гейл Харт курсларында укый.

Марафонда катнашучылар ябыкты

"Яңа елга - яшәреп" марафончылары үзләренең фикерләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итә. Алар сәламәтлекләрендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелгәнен дә әйтте. 

Бу көннәр эчендә Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанованың кан басымым җайга салынган, 2 кг авырлыктан котыла алган ул. Зилә Мәүлинага да марафон яхшы тәэсир иткән. Ул төнлә йоклый башлаган һәм авырлыгы 2,5 килога кимегән. 



Бавыр "завод" кебек эшли

Марафончылар белән эчәклек темасы буенча без дүрт дәрес үттек. Хәзер бавырны чистарту темасына күчәбез. Бавыр чистартуның төрле ысуллары бар, алар күп төрле. Кемнәрдер табигый, башка берәүләр дарулар куллана. Теоретик яктан без ашаган барлык ризык, сулаган һава беренче чиратта бавыр аша килә. 

Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, бавыр – ул “завод” кебек эшли. Үзе аша канны үткәргәндә, токсиннарны һәм кирәкле матдәләрне алып кала, аларны эшкәртә. Шулай ук ризык эшкәртү өчен кирәкле сыекча – үт сыеклыгы бүлеп чыгара, холестерин ясауда катнаша һәм май алмашын җайга салырга ярдәм итә.

Бавырга зыян китерә торган факторлар бар: дарулар, исерткеч эчемлекләр.  

 

  • Бавыр - умырткалылар организмында үт сыеклыгы бүлеп чыгара һәм матдәләр алмашуга бәйле кайбер процессларны башкара торган эчке орган. Бавыр диафрагма астында, ашказанының уң ягында урнашкан. Бавырда иң еш очрый торган авырулар – цирроз һәм төрле гепатитлар. Гепатит – ул бавырның ялкынсынуы. Бүгенге көндә вируслы гепатитның алты төре: А, B, C, D, E һәм G билгеле. Эчәклек (А,Е) һәм парентераль (В, С, В, F) гепатитлары була. Дөньяда 600 миллионнан артык кеше В һәм С хроник гепатитларыннан интегә. Саклану чаралары: кайнамаган су эчмәү, яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юып ашау, ризыкны яхшылап пешерү. 

24-26 декабрьгә марафонда катнашучылар өчен табиб Энҗе Кадыйровадан биремнәр

Бавырда токсиннарны чыгару өчен ике этапта биохимик процесс бара. Бавыр эшчәнлегенә мунча керү яхшы тәэсир итә. Мунча керүнең файдасы хакында күпләр белә. Әмма мунчаны дөрес итеп керергә кирәк, шул очракта гына файдасы була.



Хроник бронхит, гайморит, тонзиллит, ларингит, полиартрит, артроз, артрит булганда мунча керү уңай нәтиҗәләр бирә. Мунча үзәк нерв системасына, буыннарга да яхшы йогынты ясый һәм матдәләр алмашын яхшырта. Мунчада вакытта организмнан натрий хлориды тозлары, органик булмаган фосфор һәм азотсыман матдәләр чыгарга мөмкин. Бөерләр авыртканда да дәвалану максатында мунчага керергә киңәш итәләр, - диде Энҗе Кадыйрова.

Мунча кергәндә чишмә су эчегез

Мунчага керер алдыннан чиста чишмә суы эчәргә кирәк. Су эчкәннән соң үзегезгә туры килгән температураны сайлап алыгыз. Утын белән ягылган, авыл мунчасы иң яхшысы. Тик мунчаның дымлылыгы хакында истә тотарга кирәк. Ул артык югары булмаска тиеш, чөнки организмга авыр булачак. Аеруча, йөрәк авырулары белән интегүчеләргә.


Баш киеме хакында онытмаска кирәк

Суга чыланмыйча гына ләүкәдә җылынып утырырга кирәк. Тир чыга башлаганчы утыру файдага булачак. Шуны истә тотыгыз: мунчага керү белән баш киеме кияргә киңәш ителә. Мунчада кию өчен кибетләрдә махсус баш киемнәре сатыла, аларны кулланырга була. Алай эшләгәндә эссе һаваны җиңел кичерергә мөмкин, шулай ук организмнан тиз арада токсиннар чыгачак. Кан тамырлары системасына да артык авырлык килмәс. 

Кан басымы югары булган кешегә эсседә озак утырырга кирәк түгел. Шулай ук эпилепсия, азканлылык, гепатит белән авыручыларга мунча керүдән тыелып торырга киңәш ителә. Уникеилле эчәк җәрәхәте, инфаркт, сидек юлларында таш булган кешеләргә мунчада озак вакыт булырга ярамый.

Табигый мунчала сайлагыз

Табигый мунчала гына кулланыгыз, ул юкәнеке булса яхшырак. Шулай ук чабынганда да юкә миллеге кулланырга була. Ул баш авыртуын баса, бронхларны киңәйтә һәм салкын тигәндә дәвалау үзлегенә ия.



Тәнегезне кырык минут дәвамында ышкып утырыгыз

Тәнне шампунь һәм гельләрдән башка гына юарга кирәк, чөнки алар токсиннар бүлеп чыгара. Тәнне кырык минут буе ышкып утырырга киңәш ителә. Шул очракта гына зарарлы токсиннардан котылырга мөмкин. Шуннан соң тәнгә майлар сөртергә киңәш ителә (зәйтүн, миндаль мае). Майлар тәнне кибүдән саклый.



Мунчадан соң чәй эчү файдалы

Мунча кергәннән соң, бал белән яки дәвалау үзлекләренә ия булган үлән чәйләре эчү тәнгә сихәт бирә.  



#сәламәтлек #ябыгу #матурлык
марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән    

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?    

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта    

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата    

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый    

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала     

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле    

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез    

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя    

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы   

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?    

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли    

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта  

“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унсигезенче көне: Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый, ябыгучыларга дөге файдалымы?


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

“Безнең кара полоса бетеп, ак полоса башланды”: Яшел Үзәндәге пенсионер ханым барактан яңа йортка күченү турында сөйләде

Яшел Үзәндә авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча масштаблы программа төгәлләнеп килә. 2 меңнән артык шәхси хуҗа һәм баракта ялланып яшәүчеләр заманча, яңа төзелгән йортларга күченде. “Татар-информ” хәбәрчеләре күченүчеләр белән аралашты һәм иске йортлар белән нәрсә булачагын белеште. 

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында сөйләшкән ун тема

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 8 Март бәйрәме уңаеннан, гадәттәгечә хатын-кыз журналистларны үзенә кунакка җыйды. Очрашу барышында көнүзәк мөһим мәсьәләләр турында сораулар да, шәхси тормышка кагылышлылары да яңгырады. 

Җәмгыять

Кызамык (корь) прививкасы: әти-әниләр нигә каршы, Татарстанда авыру ихтималы булган кешеләр күпме, мәҗбүри прививка кемнәргә ясала?

Дөнья мине үзгәртте: прививка дигән сүзгә моңа кадәр бармак аша гына карап, колак артыннан гына уздырып җибәрсәм, хәзер, балам тугач, һәр фикерне җентекләп тыңлар чак җитте. Җитмәсә, теге яки бу авыру учаклары кабыну турындагы хәбәрләр дә өелеп килеп тора. Кызамык, мәсәлән: соңгы берничә айда бу авыру таралышы турында әле бер җирдән, әле икенче җирдән хәбәрләр килеп тора.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла