Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?

Дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуы һәркемгә таныш. “Интертат”та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафонының чираттагы атнасы башланды. 17-23 декабрьгә табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафонда катнашучыларга яңа биремнәр әзерләде. 

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?

Бу атна дәвамында җиде марафончы кирәкле күләмдә аксым, майлар, углеводлар, витаминнар һәм микроэлементлар тупларга өйрәнәчәк.

Майлар кеше организмында мөһим роль уйный, алар төп энергия чыганагы булып тора. Майлар җитешмәү акыл эшчәнлегенең сыйфатында үзен сиздерә, гормональ тайпылышларга китерергә сәләтле. Организмга майлар җитмәгән очракта тән тиресе кибә, чәчләр коела башлый, авитаминоз, талчыгу, йокысызлык күзәтелә. Нәтиҗәдә җитди авырулар да килеп чыга ала, мускулларда матдәләр алмашы бозылу һәм җенси тормышта проблемалар күзәтелергә мөмкин. Кыскасы, иммунитет та көчсезләнә дигән сүз.


Сыйфатсыз майны исеннән танып була

Марафонда актив катнашучыларның берсе “Казан егетләре” төркеме баянчысы Айнур Латыйпов организмындагы май катламын бетерү өстендә эшләвен сөйләде.

- Ябыгырга һәм дөрес тукланырга теләүчеләрне “май ашарга ярыймы?” – дигән сорау борчый. Мин, шәхсән үзем, тәндәге май катламын бетерү өстендә эшләгәндә майлы ризыклардан баш тарттым, теләгән нәтиҗәгә ирешә алдым. Соңгы вакытта дөрес туклану хакында бик күп укыйм, белгечләр белән дә аралашам. Марафонны алып баручы Энҗе Кадыйрованың киңәшләре белән дә танышып барам. Шуның өчен организмга майның кирәк булуын, тән төзелешендә мөһим роль уйнавын аңладым, - ди ул.

     
Айнур Латыйпов фикеренчә, бары тик сыйфатлы майлар гына сайлап алырга кирәк. 

- Хәзер сату нокталарында бик күп төрле майлар очратырга мөмкин. Саклану срогы күптән чыккан продуктлар да булгалый. Атланмайны һәрвакыт ышанычлы кешеләрдән генә сатып алырга кирәк. Без табигый ризыкларга өстенлек бирәбез. Халык акыл белән эш итеп, беренче чиратта, сыйфатка игътибар итсен иде. Сыйфатсыз майны аерырга мөмкин бит, аның исе үк башка төрле була. Иң элек майның составын өйрәнергә кирәк. ГОСТ тамгасы майның сыйфатлы булуына гарантия бирми. Аның составында сыер сөте һәм каймак (сливки) булырга тиеш. Консервантлар һәм тәмләткечләр, буяу матдәләре булмау хәерле,  - диде җырчы.  
 

"Майны күпме ашасам да, тазармыйм" 

"Казан егетләре" төркеме солисты Илнат Фәрхуллин фикеренчә, һәр төрле майның файдалы ягы бар, шуның өчен алар туклану рационында булырга тиеш. 

- Иң мөһиме ул сыйфатлы булсын. Ялга барган вакытларда майларны Төркиядән алып кайтабыз, Казанда да берничә ышанычлы сату нокталары бар. Ышанычлы җирдән алган очракта курыкмыйча кулланырга була. Майсыз, коры ризыклар ашарга яратмыйм. Шуның өчен майны күп кулланам, диеталар тотмыйм. Майны күпме генә ашасам да тазармыйм мин, - диде “Казан егетләре” төркеме солисты Илнат Фәрхуллин


Марафончылар балык, терлек һәм зәйтүн маен куллана

Җырчы Айнур Латыйпов көнбагыш маен бөтенләй кулланмый.

- Туклану рационыннан көнбагыш маен бөтенләй алып ташладым. Күп очракта зәйтүн мае кулланам, аның файдалы үзлекләре бик күп. Ул эчке органнар, тән тиресе өчен яхшы. Шулай ук балык маеның да өстенлекле яклары шактый, аны да еш кулланам. Ул кан басымын төшерә, псориазны дәвалый, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген көйли, организмдагы өзлегү процессларын киметә, күзәнәкләрдәге аксымны җайга салырга ярдәм итә. Балык маеның составында Омега-3 һәм Омега-6 май кислоталары булуын беләм, - диде марафончы. 



"Казан егетләре" солистының берсе Илнат Фәрхуллин гаиләсендә дә зәйтүн мае кулланалар. 

- Безнең гаиләдә атланмай һәм зәйтүн мае кулланырга тырышабыз, - дип сөйләде ул.

Марафонда катнашучы  Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова көнбагыш, зәйтүн һәм азрак булсада терлек майлары куллануын әйтте. 

- Табиб биремнәрен үтәп барам. Май куллануга килгәндә көнбагыш, зәйтүн һәм азрак булсада терлек майларын кулланабыз. Майлы ризыкларны яратып бетермим, - диде марафончы.  


Табиб Энҗе Кадыйрова балык маен ач карынга кулланырга киңәш итми. Ул ашказаны авыруларын көчәйтергә мөмкин икән. Шуңа да карамастан, бу майның файдалы яклары күбрәк. Ул кан тамырларын киңәйтә, кортизон гормоны дәрәҗәсен киметә, тән тиресен, тырнакларны, күз күремен һәм чәч­ләрне яхшырта. 

Балык маендагы витаминнар сөяк тукымасы өчен яхшы, кальций һәм фосфорны үзләштерергә ярдәм итә. Әлеге май баш мие эшчәнлеге өчен файдалы. 

Скумбрия, тунец, камбала һәм сөләйман балыгында майлар күп була. Шулай ук әстерхан чикләвеге, җитен орлыгы, кабак төше, фундук, фасоль, шпинатта да Омега-3 май кислоталары күп. 


Атланмай составында пальма, арахис, рапс мае булмаска тиеш

Җитештерүчеләр сөт продуктларының күләмен арттыру һәм саклау вакытын озайту өчен нәрсә генә эшләми. Шуның өчен кибет киштәләреннән сыйфатлы майны аерып алу шактый кыен. Җитештерүчеләргә атланмайның составына пальма, арахис, рапс мае кушу табышлы. Ул чыгымнарны киметә, ризыкны саклау вакытын озынайта һәм махсус тәм бирә ала. 

Белгечләр әйтүенчә, соңгы вакытта сатып алучылар арасында бутерброд ясау өчен җитештерелгән майны алучылар күп. Аның майлылыгы 61-63 проценттан артмаска тиеш. Шулай ук чын атланмай кабында Р52969-2008 ГОСТ билгеләре булсын. Әгәр продуктның тышында ТУ хәрефләре тора икән – мондый продуктны алмаска киңәш ителә. Бу очракта ул май түгел, ә маргарин булачак. Май кабына “эремчектән эшләнгән ризык” дип язылса, аның составы үзгәртелгән дигән сүз. Андый эремчектә төрле катнашмалар күп, алар майның сыйфатын юкка чыгара. 

 

Чын атланмай куе сары төстә була, майлылыгы 82,5 проценттан артырга тиеш түгел. Продуктның бәясе турында сөйләү кыен, әмма шуны истә тотарга кирәк: бер килограмм май әзерләү өчен якынча 15 литр сөт кирәк. Бүген кибет киштәләрендә кабы 30-40 сум торучы атланмайлар очрый. Мондый арзанлы продуктларның барысында да пальма мае бар, алар кеше организмы өчен зыянлы. 

Майның сыйфатын су ярдәмендә билгеләп була

Су ярдәмендә атланмайның сыйфатын билгеләп була. Аның өчен майны кайнап торган суга салып карарга кирәк. Әгәр продукт табигый икән, ул шунда ук эри һәм су өстендә йөзеп йөри. Ә менә маргарин булса, өлешләргә бүленәчәк. Май чын булса, су шулпа кебек алтынсу төскә керә. 

Атланмай кисәген кайнар табага да куеп карагыз. Әгәр дә май чәчери һәм күбекләнә башласа атланмай сыйфатлы була. 

"Яңа елга - яшәреп" марафончысыннан томат согы рецепты 

Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфановага табибның яшелчә сокларын турындагы киңәшләре ошаган.


- Энҗе Кадыйрованың сыгылган соклар хакында әйткән киңәшләре ошады. Ел саен үзем үстергән помидордан күп итеп томат согы әзерлим, гаиләдә барыбыз да яратып эчәбез. Көндәлек менюга бер стакан томат согы өстәдем, - ди ул.

Томат согы өчен өлгереп пешкән помидорлар алырга кирәк.

- Өлгереп беткән помидорларны турап, чуен кәстрүлгә салып пешерәм (алюминий ярамый). Пешеп йомшаргач, вак тишемле иләк аркылы төям. Иләктә помидорның орлыгы белән кабыгы гына кала. Сокка тәменчә тоз, шикәр комы салып, кайнатып чыгарам. Стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырып, стерильләштерелгән капкач белән каплап куям. Сокларны идән астында саклыйбыз. Кыш көне эчәр өчен искиткеч тәмле сок була, - дип сөйли марафончы.



  • "Яңа елга - яшәреп" марафончылары хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге махсус төркемдә уртаклаша.
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга? 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый 

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100