Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез

“Яңа елга – яшәреп” #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Аның кысаларында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафончыларга һәм “Интертат” укучыларына үзенең киңәшләрен бирә. 

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез

Хәрәкәтләнү - организмның сәламәт булуы өчен иң төп шартларның берсе. Даими физик күнегүләр организмны ныгыта, эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, организмны чыныктыру хакында кыш көне дә онытырга ярамый. Шуңа күрә иртәнге күнегүләрне урамда, саф һавада башкарырга кирәк. Энҗе Кадыйрова кышкы табигатьтә еш булырга һәм буш вакытта да чаңгыга басарга киңәш итте.



Исегезгә төшерәбез, марафонда җиде кеше катнаша һәм алар көн дәвамында табиб кушкан биремнәрне үтәргә тиеш. Бу атнада гына марафончылар исемлегенә “Казан егетләре” төркеме солистлары да килеп кушылды.

Хәзерге вакытта егетләр Төмәндә, алар “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемгә үзләренең көндәлек режимын язып бара.



Иртәнге зарядка сулыш, нерв системасын җайга сала

"Казан егетләре" иртән йөгерергә чыга алмаган. Шуңа күрә алар күнегүләрне залда гына башкарган.

- Төмәннән кайнар сәлам юллыйбыз. Бүген иртә белән йөгерергә чыга алмадык, әмма билне ныгыту өчен физик күнегүләр эшләдек. Ун тапкыр отжимание ясадык. Иң беренче эш итеп эчегезгә ятыгыз, аннан соң уң аякны күтәрергә кирәк. Шул ук күнегүне сул аякны күтәреп тә башкарырга туры киләчәк. Башыгызны да ун тапкыр күтәреп алыгыз, әлеге ысул “лодочка” дип атала. Һәр иртә әлеге күнегүне эшләргә тырышыгыз. Ул сәламәтлекне ныгыту белән бергә, организмны уятып, эш режимына кертеп җибәрә. Көнне физик күнегүдән башлаган кешенең кәефе дә көне буе күтәренке була. Иртәнге гимнастика кеше тәненә көч өсти, - дип сөйләде “Казан егетләре” төркеме солисты Илнат Фәрхуллин.

Бу уңайдан борынгы кытайлар әйткән сүзләрне искә төшерик. "Ун минутлык иртәнге зарядка бер сәгать дәвамында спорт белән шөгыльләнүгә тиң". Иртәнге гимнастиканың файдасы шактый күп, ул тулаем организмга яхшы йогынты ясый. Күнегүләр ярдәмендә сулыш, нерв системасын җайга салырга һәм йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртырга була. Табиблар фикеренчә, гимнастиканы нәкъ менә иртәнге сәгатьләрдә эшләргә кирәк. Йокыдан соң кеше үзенең организмын “уятырга” тиеш. Кич белән кан тамырларында хәрәкәт акрыная, йөрәк тибеше ритмы кими. Бу вакытта акыл һәм нерв системасы эшчәнлеге дә кими. 

Шуны истә тоту мөһим: иртәнге зарядка вакытында артык катлаулы күнегүләр ясарга кирәкми. Безгә бары тик эчке органнарның һәм буыннарның эшен активлаштырырга кирәк. Иртәнге зарядкага умыртка баганасына йогынты ясаучы күнегүләр кертү мөһим. Чөнки даими рәвештә зарядка ясаган кешенең аркасы турая, ә бу сколиоз, остеохондроз кебек авыруларны булдырмау чарасы дигән сүз. Физик күнегүләр организмдагы тукымаларны кислород, туклыклы элементлар белән тулыландыра.

Табиб муен, умыртка баганасы өчен күнегүләр ясарга киңәш итә

Табиб Энҗе Кадыйрова иртә белән муен, умыртка баганасы, аяк һәм куллар өчен күнегүләр ясауның мөһим булуын әйтә. Муен өчен күнегүләрне баскан килеш эшләргә мөмкин. Иң беренче чиратта башны уңга, ә аннары сулга бо­рырга кирәк. Шуннан соң башны алга, ә аннары арт­ка "ташларга". 

Икенче төп күнегү - умыртка баганасы мускулларын ныгыту өчен. Гәүдәне сулдан - уңга, ә аннары шуңа каршы юнәлештә, уңнан-сулга борырга була. Аяк-куллар өчен күнегүләр башкарырга кирәк. Моның өчен аяклар бергә куегыз. Аяк очларына басып сикерергә, шул ук вакытта сулыш алганда кулларны өскә күтәрергә кирәк.  

 

“Казан егетләре”нең баянчысы иртәнге ашка туклыклы ботка әзерли

Җырчы егетләр дөге боткасының файдасын күрә, йомырканың агын гына ашау хәерлерәк дип исәпли.

- Бүген марафонның тугызынчы көне. Егетләр белән иртәнге сигездә йокыдан тордык. Зарядка ясаганнан соң дөге боткасы һәм йомырка ашадык. Йомырканың агын ашау күпкә яхшырак, чөнки ул аксымга бай, ә сарысында калорияләр күп. Тамак ялгап алу (перекус) 2-3 сәгатьтән соң гына булды. Бу очракта яшелчә, я сөт ризыгы ашау кулай. Төшке ашка карабодай боткасы белән гуляш ашадык. Йоклар алдыннан кефир эчү файдалы, ач килеш ятарга ярамый, - диде “Казан егетләре” төркеме баянчысы Айнур Латыйпов.

Айнур иртәнге ашка әзерләү өчен гади рецепт тәкъдим итте. Стаканның яртысына солы ярмасы салабыз, солы күмелгәнче сөт өстибез. Баллы яратучылар бер кашык бал да сала ала. Әлеге ботканы кичкә суыткычка куеп калдырыгыз, иртәңге якта ул инде әзер була. Ашаганда банан һәм башка җиләк-җимешләр салырга мөмкин, бик тәмле килеп чыга.



  • Солы - берьеллык үсемлек, ул метр ярым чамасы биеклектә үсә. Чәчәк атуы җәйдән башлана һәм июль аена кадәр дәвам итә. Җимешләрнең өлгерүе җәй ахырына – көз башына туры килә. Солы Европа, Азия, Төньяк Америка, Литва һәм Эстония кырларында очрый. Шулай ук ул Молдовада, Россия, Украинада һәм Эстониядә үсә. Борынгы галим Гиппократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин да солыдан төнәтмә ясап эчкән. Ул ел саен ике атна дәвамында төшке ашка кадәр һәм төшке аштан соң өч сәгать үткәч солы төнәтмәсе эчә торган булган.

Солы ярмасы ашказаны асты бизе, анемия белән авыручыларга ярдәм итә

Солы ярмасы - кандагы шикәр күләмен киметә, эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта. Солы гасырлар дәвамында төрле авыруларны дәвалау, ябыгу, организмны чистарту, бавырны савыктыру өчен кулланыла. 

Халык медицинасында солыны йокысызлыктан интеккәндә, организмның гомуми халәтен яхшырту өчен файдаланганнар. Солы организмны токсиннардан арындыру үзлекләре белән аерылып тора, шуңа күрә экзема, псориаз, диатез белән комплекслы көрәштә яхшы ярдәм итә. Шулай ук организмны витаминнар, минераллар белән баета һәм бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, анемия белән авыручыларга уңай тәэсир итә. 

Солы продуктлары диетик туклануда мөһим роль уйный. Аның составында углеводларның үзләштерелүен яхшырта торган ферментлар һәм кремний бар. Шулай ук калийлы фосфор булуы да билгеле, шуңа күрә аны йөрәк һәм бөер авырулары вакытында кулланалар. Солы ярмасында 18 процент аксым, 60 процент углевод һәм 5 проценттан артык май бар. Шуның өстенә ул Е, А, К, В витаминнарына, мөһим микроэлементларга, ферментларга бай. Әгәр атна дәвамында һәр иртәдә солы боткасы ашасагыз, үзегезгә көч керүен сизәрсез.



"Аз-азлап еш ашау ашкайнату системасы эшчәнлеген җайга салды"

Марафонда “Интертат” укучылары да катнаша. Аларның берсе - Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова һәрдаим хис-кичерешләре белән уртаклашып тора. 

- Сәламәтлек марофонында катнашу туклануны гына түгел, көндәлек эш режимын тәртипкә салырга да булыша. Юк-бар сәбәп табып (ардым ахры, авырыйм бугай кебек) ятып тору гәдәтләреннән арындырды. Дөрес туклану белән беррәттән хәрәкәтләнүне дә арттырдым. Аз-азлап еш ашау ашкайнату системасы эшчәнлеген җайга салды, - диде ул.



#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга? 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый 

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала    

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100