Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унсигезенче көне: Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый, ябыгучыларга дөге файдалымы?

"Интертат"та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны дәвам итә. "Яңа елга - яшәреп" марафонының максаты- мөмкин кадәр күбрәк кешене дөрес туклану режимы белән таныштыру. Марафонны табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova алып бара. 

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унсигезенче көне: Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый, ябыгучыларга дөге файдалымы?

5 декабрьдә табиб җиде катнашучыга биремнәр бирде. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров“Казан егетләре” төркеме солистлары һәм “Интертат” укучылары - Казаннан Зилә Мәүлина, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова бу көннәрдә сәламәт яшәү режимына ияләшә. 

26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк "Яңа ега - яшәреп" марафончылары үзләренең фикерләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итә. Алар сәламәтлекләрендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелгәнен дә әйтте.

Иртә белән мюсли һәм батончик ашарга ярамый

Иртәнге аш - ризык кабул итүнең иң мөһим вакыты. Табиблар әйтүенчә, тәүлекнең нәкъ шушы вакытында яхшы итеп тукланырга кирәк. Көне буена диярлек энергия аласың, эшләү сәләтең арта һәм кәефең дә яхшы булачак. Көнне нинди ризыктан башларга соң? Файдалы иртәнге ашта энергия бирүче клетчатка һәм аксым булырга тиеш. Иртән ашалган ризыкта кальций, йод булу зарур. Бу очракта яшелчә ашы, йомырка тәбәсе һәм боткалар ашау файдага булыр. Ботканы солы, борай, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерләргә мөмкин.

Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, коры иртәңге аш (мюсли, батончиклар) һәм артык күп чи яшелчә, җиләк-җимеш ашарга ярамый. Иртәнге аш өчен ачы сөт, камыр ризыклары һәм бутербродлар да зыянлы

Дөге калорияле ярмалар исәбенә керә

Популярлык буенча беренче урында ярмалы ризыклар тора. Аларда А, D витаминнары, тимер һәм углеводлар күп. Дөге составында В һәм Е төркеме витаминнары күп. Шулай ук ул микроэлементларга, тимер, цинк, магний, кальций һәм калий­га бай. Йөрәк-кан тамырлары авы­руыннан җәфаланган кешеләргә дөге боткасы ашау файдалы. Ул йөрәк өчен дә файдалы, холестерин күләмен киметә. 

Табиблар фикеренчә, дөге организмдагы сыеклык һәм тозлар алмашына йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзлеген көчәйтә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта һәм эч кибүне булдырмый. 

Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында суда пешкән дөге ашау яхшы. Боткага май, сөт, бал һәм чикләвекләр өстәргә мөмкин. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз, организмда авырулар вакытында аның файдасы инде күптән сыналган

Дөге күп калорияле ярмалар исәбенә керә. Шуның өчен эчәклек авыруларыннан тилмерүчеләр, тазарырга теләмәүчеләр дөге боткасын чамасын белеп кенә кулланырга тиеш.



  • Дөге – 4-5 мең еллар буе игелә торган борынгы культура. Ул Җир шарындагы халыкның 60 процентка якыны өчен төп ризык булып тора. Меңнән артык сорты бар. Cy белән капланган кырларда игелә, ләкин коры туфракта үсүче сортлары да бар. Саламыннан үреп, төрле эшләнмәләр ясыйлар, кәгазь җитештерүдә файдаланалар. Орлыклары 10-12 градус җылы булганда шытып чыга. Дөгенең туган ягы булып Һиндстан һәм Кытай исәпләнә. 

Буыннарга тоз утырганда солы боткасы файдалы

Солы боткасын даи­ми ашау зиһенне сакларга булыша. Бөек Британиянең Кардифф университеты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Алар әйтүенчә, солы боткасы холестерин күләмен җайга сала һәм кан тамырларында тромб ясалудан саклый

Суда пешерелгән солы боткасын атнага 1-2 тапкыр иртә белән җылы килеш ашарга киңәш ителә. Солы боткасы йөрәк-кан тамырлары һәм нерв система­сына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук ашказаны-эчәклек, бөер һәм сидек куыгы, шикәр авыруы булганда, буыннарга тоз утырганда мондый ботка файдалы. Сөякләрне, тешләрне ныгыту өчен дә солы боткасы ашарга кирәк.

Табиблар фикеренчә, юан эчәк ялкынсынган очракта солы ярмасыннан ясалган төнәтмә ярдәм итә. Моның өчен бер стакан солыга бер литр су салып, сүрән утта ярты сәгать кайнаталар. Кайнап чыкканнан соң, әлеге төнәтмәне бер тәүлек тоталар. Шуннан соң сөзәләр, 100 грамм бал салалар һәм янәдән кайнатып чыгаралар. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр берәр стакан эчәләр.

Тары боткасы көне буена җитәрлек энергия бирә

Тары бот­касында тимер һәм фтор күп. Тары ярмасының составында организмны ныгытырга сәләтле матдәләр бар. Тары боткасын шулай ук иртә белән ашарга кирәк, анда аминокислоталар күп. Алар мускулларны ныгыта, ә угле­водлар организмны төрле агулы матдә­ләрдән (токсиннардан) һәм шлаклар­дан арындыра. Шулай ук көне буена җитәрлек энергия бирә. 

Тары ярмасы В1 һәм В2 витаминнарына һәм файдалы микроэлементларга бай. Калий да күп, ул йө­рәк эшчәнлегенә булыша. Табиблар тары боткасын бавыр, ашказаны-эчәклек авырулары вакытында да ашарга киңәш итә. 

Йогышлы авырулар белән авырганда сөттә кабак белән бергә пешергән тары боткасы ашау файдага булачак. 


Манный боткасы сөякләрне, мускулларны ныгыта

Манный ярмасында витаминнар башка ярмаларга караган­да азрак. Әмма ул җиңел үзләштерелә. Шуңа да аны ашказаны һәм эчәклек авы­рулары белән авыручы кешеләргә ашарга киңәш ителә. Манный боткасы сөякләргә, мускулларга файдалы.



Иртәнге ашка манный ярмасыннан әзерләнүче “манник” рецепты тәкъдим итәбез. Моның өчен 20 г атланмай, өч йомырка, бер стакан он, бер стакан манный ярмасы, ярты стакан шикәр комы, бер стакан каймак һәм бер чеметем тоз кирәк булачак. 

Башта манный ярмасына каймак салып яхшылап болгатабыз бер сәгатькә читкә алып куеп торабыз. Йомырканы шикәр комы белән күпертәбез һәм аңа тоз, май өстибез. Катнашманы кабаттан күпертәбез, каймаклы манный ярмасын кушабыз, болгатып, он кушып камыр әзерлибез. Табаны майлыйбыз, камырны агызып, 40-45 минут 180 градус җылылыктагы мичтә пешереп алабыз.

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән   

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?   

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта   

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата   

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый   

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала    

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле   

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез   

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя   

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?   

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли   

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта  

“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100