Туфан Имаметдинов: «Актрисаны чишендерү миссиямә керми, шәрә тәндә үзтәңгәллек юк»
Туфан Имаметдинов дүрт ел эчендә татарга яңа милли театр төзеп бирәчәк. Тинчурин театрының баш режиссеры безнең мәдәни хәбәрчебез белән әңгәмәдә шундый вәгъдә бирде.
Татар театры үзенең иң көчле чагында Туфан белән Марсель дуслыгыннан торган. Әлеге хезмәттәшлектән легендар әсәрләр туган һәм әлегәчә шушы дуслык кайтавазы тәэсирендә яшибез. Татар театры икенче әйләнештә дә Туфан белән Марсель дуслыгына нигезләнә түгелме соң? Яңа татар театрын кабаттан Туфан белән Марсель үз җилкәләренә ала. Башка Туфан белән башка Марсель, әмма максатлар һәм миссия шул ук. Сүз Туфан Имаметдинов белән Марсель Нуриев турында бара.
Туфан Имаметдинов белән бер сәгать сөйләшкән арада директор ике тапкыр шалтыратты, ишек төбендә чират тезелгән иде. Йә Аллам, болай эшләп иҗатка вакыты каламы дип борчылып куйдым мин. Без аның белән театрдагы миссиясе, максатлары турында сөйләштек, ул драматургларның 150 пьесасын укымаячагын да, актрисаларын чишендермәячәген дә, кәнәфиенә тамыр җибәрергә җыенмавын да әйтте, хәер, аның кабинетында кәнәфие дә юк.
Туфан, үзеңнең бу театрдагы миссияңне нидә күрәсең?
Режиссёр театрның иҗади ягы һәм миссиясе өчен генә түгел, ә стратегиясе өчен дә җаваплы. Миңа калса, биредә талантлы режиссёрга караганда, театрның кая барасын аңлый торган кеше кирәгрәк тә. Ни өченме? Мин бирегә килгәч, театрга иҗат ягыннан баш режиссёр түгел… ә кризис-менеджер кирәклеген аңладым. Мөгаен, шуңа күрә ризалашканмындыр да. Бу, беренчедән, миссияне билгеләргә, икенчедән, миссия аша бурычларны, планны һәм репертуарны билгеләргә мөмкинлек бирә. Өченчедән, билгеләнгән стратегиягә туры килгән теге яки бу режиссерны яки башка иҗади затларны чакыра алабыз. Дүртенчедән, әлеге миссияне тормышка ашырырга булышачак учреждениеләр белән коллаборацияләр күздә тотыла. Болар — музыка училищесы, театр училищесы, сынлы сәнгать училищесы, консерватория… Ягъни, беренче чиратта сүз яңа спектакльләр турында түгел, ә барасы юлны билгеләү турында бара. Чөнки Татарстанның башка театрларын күреп, аларның спектакльләрен карап мин милли театрның төп проблемасы — үзенең кая баруын белмәүдә дип әйтә алам. Театр җитәкчеләренең дә — кайсыдыр театрда ул баш режиссер, кайсындадыр директор — ачык позициясе юк. Ягъни, без, а) заллар тулсын һәм тамашачысының ихтыяҗы канәгатьләнсен өчен генә яшибез; б) фестиваль варианты; с) тулы заллар + фестиваль. Нинди авторлар белән кая һәм нигә барабыз — уйланмыйбыз. Театрларда бөтенесен бергә болгатып винегрет ясала: француз драматургиясе дә, испанныкы да, африканыкы да… Шунда татар драматургиясен дә үреп куясың.
Бер театр икенчесеннән нәрсә белән аерыла? Гомумән, татар театрларын карасак, гомуми массада берсенең декорациясе кыйммәтрәк, икенчесенең кайтышрак булырга мөмкин, кайсының артистлары яхшырактыр, ләкин юнәлешләре буенча барысы да бер. Бу мине куркыта. Барысы да бер соры масса кебек.
Димәк, Тинчурин театрын шушы соры массадан чыгару бурычы тора.
Әйе, милли үзтәңгәллегебез (идентичность) турында уйланачакбыз. Тәңгәллек төшенчәсе дә бераз юылды бугай. Ә бит бу дөнья тренды, Татарстанда гына һәм Россиядә дә түгел, башка илләрдә дә, башка мәдәниятләрдә дә. Безгә шул тәңгәллек җитешми.
Кризис-менеджер, дидегез. Ләкин шулай да була: кризис-менеджер барысын да чистарта, чистарту барышында, әлбәттә, күпләргә ошамый, ачуын китерә. Ул тырышып чистартып бетергәч кенә урынга «белый-пушистый» берсе килеп утыра. Бу куркытмыймы?
Юк, куркытмый. Мин бит урыныма ябышып ятмыйм. Төрле театрларга спектакльләр куярга чакыралар иде. Ләкин ул тәкъдимнәр эчке миссиямне канәгатьләндерми…
Ай-яй тормыштан күпне таләп итәсез — сезгә акча да бирсеннәр, эчке миссиягезне дә канәгатьләндерсеннәр…
Әлбәттә. Миндә алар икесен дә берләштерелергә тиеш. Гафу итегез! Кая да булса спектакль куярга чакырсалар, мин һәрчак кемне чакыруларын аңлап чакыралармы икәнлеген сорый идем. Кемдер аңлый, кемдер аңлап та бетерми — үзләре яраткан һәм ашаткан тәнкыйтьче киңәш иткән була. «Кемне чакырганыгызны белмәгәч, чакырмавыгыз хәерле», - дим. Монда бит иҗат турында сүз бара, акча эшләү генә түгел. Иҗат кешесенә иҗади караш сорала. Иҗат кешесенең үз капризлары булуын да, күпне соравын да аңларга кирәк.
Аңлашылды. Ишеткәнсездер, Россиядә Милли театрлар ассоциациясе төзелде. Аның беренче утырышы Карелиядә узды. Дөрес, Татарстаннан баручылар арасында Илгиз Зәйниев та, сез дә юк идегез…
Ә кем бар?
Анысын да белмисезмени? Яхшы яшисез! Министр үзе, Фәрит Бикчәнтәев, Фәридә Исмәгыйлева, Раил Садриев, Луиза Янсуар.
Ну здорово.
Сез бу Ассоциациягә өметләр баглыйсызмы?
Шәхсән миңа, Туфан буларак, кирәк түгел.
Ә Тинчурин театрының баш режиссерына?
Баш режиссерга акча бирсәләр — кирәк, акча бирмәсәләр — кирәкми. Минем болай да эшем тыгыз, үземә тагын артык мәгълүмат тутырыйммыни?! Миңа театр теге яки бу датага нәрсә тәкъдим итә ала дип рәсми хатлар килә. Мин шунда ук әйтеп куям — акча була икән, нидер эшли алабыз, ә инде үз акчабызга нидер эшләүне сораган хатларны җибәреп тә тормагыз, дим. Чөнки мине шушы театрга китергән миссиям бар һәм булган финанслар шушы миссияне гамәлгә ашыру өчен тотылачак. Мин аңлаган милли театрга монысы иң кирәге! Ә безнең өскә тагын ниндидер эшләр асмакчылар. Әйтик, казах авторының тууына 100 ел һәм сез аны искә алу өчен нәрсә тәкъдим итәсез? Яки вьетнам авторына. Юк, мин бернәрсә дә тәкъдим итә алмыйм. Минем бөтенләй башка юнәлеш. Бу очракта хәтта акча да кирәкми, мин биредә аны эшли алмыйм.
Ягъни, сезнең милли театрның нинди булырга тиешлеге турында ачык күзаллауларыгыз бар? Бу күзаллаулар бирегә килгәч формалаштымы?
«Әлиф» группасы белән эшләгәндә формалашты. Мин милли театрда аутентика булырга тиеш дип уйлыйм. Һәм шушы пространствога — Казанга бәйле затлар булуы шарт. Мисал китерәм. Әйтик, Маяковскийның бер яктан караганда миллилеккә бер катнашы да юк. Әмма ул бу бинада ике тапкыр чыгыш ясаган — шигырьләрен укыган. Шуңа күрә нигә әле безгә Маяковский текстлары белән эшләп карамаска?!
Нигә Маяковский гына? Тинчурин театры диварында Украина җырчысы чыгыш ясаган дигән истәлек билгесе дә тора.
Әйе. Анысы да бар. Мин җирле контекст белән эшләү турында әйтәм. Бу бер мисал иде. Мин эшебезнең мәгънәсен җирле авторларны, композиторларны, режиссёрларны үстерүдә күрәм. Хәзер бездә татар хатын-кызына багышланган «Умай» иҗади лабораториясе бара. Хәтта Мәскәүдән дә заявка килде. Безгә Азия һәм татар театрлары труппаларын өйрәнүче кеше белән андый коллаборацияләр кызыклы кебек тоелды. Нишләп аны да үз командабызга алмаска?
Лабораториянең нәтиҗәсе нинди булачак?
Анда өч шагыйрә-драматург, өч композитор, продюсерлар катнаша. Барысы да хатын-кыз. Безнең өч кыска опера барлыкка киләчәк. Инде ике либретто әзер, өченчесе дә языла. Опералар апрель аенда чыга.
Туфан күзаллаган милли театрны артистлар аңлыймы?
Без сентябрь азагындамы, октябрь башындамы труппада аноним сораштыру эшләгән идек. Чөнки актерлар: «Без милли театр, милли театр», - дип әйтәләр. Шуңа да алар алдына: «Нәрсә ул милли театр? Аның башка театрлар белән чагыштыганда үзенчәлеге нидә?» дигән сорау куйдык. Театрның баш режиссерыннан тыш нинди режиссер белән эшләргә теләүләре турында да сорадык. Күбесе Илгиз Зәйниев белән эшләргә теләк белдергәч, аны спектакль куярга чакырдык. Ул инде эшкә кереште: үзенең «Мәдинә» пьесасы буенча спектакль чыгарачак.
Труппа дигәннән, бөтенесе белән контрактны озайттыгызмы?
Әйе. Бөтенесе белән дә озайттык.
Синең миссияне үтәргә шушы әзер труппа җитәме?
Мин кайбер нәрсәләрне аңлап бетермим. Мин аңлыйм — һәр театрда бозарга ярамаган ниндидер традицияләр була инде ул. Әмма шуның аркасында алга куелган бурычлар үтәлми. Чөнки әлеге бурычларны үтәргә яраклы кешеләр җитешми. Әйтик, мин ТЮЗга килгәндә, анда 16 яшьлек малайны 45 яшьлек ир кеше уйный иде. Бу бик сәер күренә. Ә 19 яшьлек артист әлеге 45 яшьлекнең абыйсын уйный. «Так наивно и так пошло». Ашыгыч рәвештә яшь артистлар алырга кирәк иде. Урыннар да булган, әмма беркемнең дә киләсе килмәгәнме, әллә моңа беркем дә игътибар итмәгәнме… Биредә дә шул хәл. Безнең ике ставкада гына яшь артист бар. Өченчесе — Эдуард Никитин Мәскәүдә укый һәм елга ике мәртәбә сессиягә йөри. Димәк, катнашкан спектакльләре ул укыганда куела алмый. Хәзергә яшьләребез икәү генә — Фәрхад һәм Альбина. 40 кешелек труппа өчен ике генә яшь кеше бик аз.
Димәк, труппагыз тулы?
Бик тулы.
Ә кемнеңдер контрактын озайтмый алыр идегезме? Ул артистлар кызганыч булмас идеме? Сездә кызгану хисе ни дәрәҗәдә?
Кызгану хисе бар инде. Әмма яшь кешеләр булмау аркасында спектакльләр чыгара алмау һәм театрны алга этәрмәү тагын да кызганычрак. Яшь актрисалар һәм актерлар булмау белән труппа күбрәк югалта.
Утызар ел эшләгән артистларны ничек эштән җибәрәсең инде? Туфан фәлән-төгән дип, беләсеңме, күпме кеше аларны яклап чыгачак.
Бәлки, азрак уйнаган кайбер артистларыбызны чакырылган артистлар итеп калдырырга буладыр. Мәсәлән, алар театр артисты булып санала, фоторәсемнәре фойены бизи. Артист «бу чакырылган, бу штатта» дип бүленми, Камал театры да шулай итә дип беләм. Һәрхәлдә, артист театры белән хезмәттәшлекне югалтмый.
Сезнең килүегезгә труппа башта бераз саграк караган иде. Инде артистлар ярата башладымы? Үзегезгә карата җылы хисләр сизәсезме?
Ул хакта уйланганым булмады, үземне яраттырам дигән максат та куелмаган. Бу гаилә театры кебек, ә гаиләдә барысын да яраталар — кайсыдыр ягы җитешмәгән баланы да. Әмма гаилә театры шактый зарарлы төшенчә. Чөнки гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә кайтып калачак, прогресс булмаячак, прогресс булмагач, процесс та юк.
Гаилә театры дигәндә нәрсә күздә тотыла?
Режиссерның бу актер бик талантлы, ләкин мин тегесен алам, чөнки анысын күбрәк яратам һәм миңа анысы белән эшләве уңайлы, ул миңа уңайсыз сораулар бирмәячәк, дип уйлавы «гаилә театры» була инде! Әмма бу профессиональлек түгел. Бу дөрес түгел! Мәсьәлә башкача куелырга тиеш: эшли белмәсәң, без синең белән хушлашабыз.
Ә ялагайлану-яраклашуларга ничек карыйсыз?
Минем андыйны яратмавымны аңлаганнардыр дип уйлыйм.
Тегесе ярамый, монысы ярамый, роль алу өчен нишләргә соң инде артистка?
Роль өчен алай эшләп караучылар булмады. Мине ниндидер исемнәр белән дә кызыктырып булмый бит. Мин үз эшемне эшлим. Ошыймы-ошамыймы — алар эше.
Әйдәгез, акча турында сөйләшик: сезнең миссияне үтәргә театрның акчасы җитәрме икән?
Акча гел җитми. Минем сыйфатлы һәм күп итеп эшлисем килә — бик яшь үк булмасам да, әле максимализмым бар. Бу кабинеттагы кызыл диванга бер җирем белән ябышып, моннан сөйрәп чыгарганчы утырырга җыенмыйм. Минем хәзер бөтенесен максимум эшлисем килә. Күләмле итеп, файдалы итеп эшлисем килә. Тамашачыга да ошасын, театрның чикләрен дә киңәйтсен.
Туфан, тамырлар бит ул утыра-утыра үзе китә, аны сизми дә каласыңдыр.
Миңа калса, алдында перспективалар булмаган кеше генә диванга ябыша. Кешене каядыр чакырып торалар икән, ул бу эш булмаса, икенчесе килеп чыгачагын аңлый. Иҗат бетсә, үзеңне бизнеста таба аласың. Аны башлап җибәрәсе ул кадәр кыен да түгел — өч айлык курслар үтергә мөмкин, өйрәнәсең дә башлап карыйсың. Хәзер бит түләүсез укып яңа профессия алу мөмкинлекләре дә бар…
Акча темасыннан матур гына читкә киттегез? Проектларыгызга акчаны каян алырсыз икән дим.
Миссия билгеләнгәч, эшлисе килгән проектлар барлыкка килә башлый. Андыйлар күп. Финанслар булса, аларның бөтенесен дә эшләп булыр иде. Акча булмаганда проектларны тормышка ашыру вакыты озаккарак сузыла инде.
Акча булмаса, проект читкә алып куеламы, әллә бик актив итеп акча эзли башлыйсызмы?
Фәнис абый Мөсәгыйтов (Тинчурин театры директоры. Авт).белән акча эзлибез, әлбәттә. Хәзер грантлар бар бит — аларга язабыз. Идел буенда Ислам кабул ителүгә 1100 еллык хөрмәтенә грант биреләсенә өметләнәбез. Ул акчага «Идегәй»не куясы килә.
Тарихи костюмнар белән масштаблы спектакль итепме?
Әйе. «Идегәй»не тарихи костюмнарсыз күз алдына китереп булмый… бәлки, буладыр, ләкин ул башка «Идегәй» булыр иде.
Пьесасы да бармы?
Оригинал белән эшлим.
Ә акча булмаса…
Булмаса, Ислам кабул ителүгә 1200 еллыкны көтәбез дигән идем дә, булыр кебек.
Бу театрның зур проблемасы җитәкчеләрнең уртак тел табып эшли алмавында иде — бу сер түгел. Сез директор белән килешеп эшлисезме?
Килешеп эшлибез, конфликтлар юк, әлхәмделилла! Ул мин әйткән миссия-стратегияләр белән тулысынча килешә. Иҗади моментларны да бергә киңәшләшәбез. Алга таба да шулай эш итсәк, без куелган максатларыбызга ирешә алачакбыз.
Мин Тинчурин театрында бишенче аемны гына эшлим, ә без инде икенче грант отабыз. Беренчесе бәби спектакле булса, икенчесе — «Идегәй». Без бюджетыбызда гына утырмыйбыз, кызыклы проектлар тәкъдим итәбез һәм безгә ышанып акча бирәләр, димәк гаммәви киңлекләрдә без кызыклы була башлаганбыз, бу безнең эшнең бер күрсәткече.
Бу бинага ниндидер үзгәрешләр кертеләчәкме? Бинага да диагноз куйдыгызмы?
Без барысын да өйрәндек. Диагноз куйдык. Әйттем бит инде үземне кризис-менеджер дип.
Һәм нәрсә үзгәрәчәк?
Театр тарихи бинада булгач, җәелеп китә алмыйбыз, чөнки бу тулаем конструкция, ансамбль, аның белән сак эш итәргә кирәк. Камал театры кебек, яңа бина вәгъдә ителсә, уйланырга урын булыр иде, монда уйланасы да, хыялланасы да юк. Миңа калса, биредә пространство белән рәхәтләнеп эшләп була — «Сәйдәш. Йокысызлык» спектакле бинаның мөмкинлекләрен күрсәтте.
Ягъни, тамашачы ниндидер үзгәрешләр күрмәячәк.
Бары бик буфет белән генә нидер эшли алабыз, ул тарихи өлешкә кагылмый. Монда хәтта Кече сәхнә ясар урын да юк. Гардероб урынында нидер эшләп булыр иде, ләкин гардероб сәхнә астында, димәк, ике спектакльне параллель уйнап булмый — аста уйнасак, өстә уйнап булмаячак. Уйнап булмагач, Кече сәхнә нигә кирәк?
Тагын бер техник сорау — репертуардан нинди дә булса спектакльләрне төшердегезме?
Нәрсәнедер төшерү өчен нәрсәдер куярга кирәк — мин шушы сәясәткә нигезләнәм. Репертуар гадәттә гармонияле бара: спектакль бер айда ике тапкыр уйнала. Кайсындыр төшерә башласак, икенче бер спектакль айга 5-6 тапкыр уйналачак. Беренчедән, бу уңайсыз. Икенчедән, аңа бит әле билетлар сатасы да бар. Безнең быел яңа өч спектакль чыкты — «Кияү урлау», «Асылкош» һәм «Ядәч» — димәк, нәрсәнедер төшерергә була. Администраторга әйттем — нәрсә сатыла һәм нәрсә сатылмавына анализ ясалачак. Үткән елгы премьераларга кагылмыйбыз, әлбәттә. Алар әле яңа, без аларга үз тамашачысын табу мөмкинлеген бирергә тиеш. Яшәп карасыннар!
Сез репертуарны карап чыктыгызмы? Ошыймы? «Кияү урлау» спектакле яхшы бара, диләр…
Мин үзебезнең спектакльләрне тәнкыйтьләмим. Аларда әле артистларның эшлисе бар. Мин яхшысын яхшы дип әйтсәм дә, чагыштыру логикасы башланачак: монысы яхшырак икән, димәк, тегесе кайтышрак, димәк, без начар да уйныйбыз, дияргә мөмкинннәр. Спектакльләрне начар-яхшы дип бүлмибез, алар бар һәм без алар белән эшләргә тиешбез.
Сез татар тамашачысының зәвыгын аңлыйсызмы һәм аның белән килешәсезме дияргә теләгән идем.
Татар тамашачысы бик төрле. Бу театрның үз тамашачысы бар һәм ул миңа кадәр формалашкан. Театрның миңа кадәр булган репертуары шул тамашачы өчен уйланылган һәм алга таба да булырга тиеш. Моңарчы безгә йөрмәгән тамашачыны табып, аңа кирәкле репертуарны да булдырасы иде.
Ягъни, Тинчурин театрының төп тамашачысы өчен моңарчы булганнар рәвешендәге спектакльләр куелачакмы?
Ул форматка кабат кайтуның мәгънәсе юктыр. Югыйсә, минем монда килүем нигә кирәк иде?! Яңа форматлар булдырырбыз. Безнең Сәрдәр Тагировский куйган «Ядәч» спектакле тамашачыга ошады кебек. Һәрхәлдә өерелешеп төкеренеп чыгып китмәделәр. Югыйсә, гел йөри торган шул ук тамашачы килде.
Туфан, сез рус һәм татар театрларында эшләп караган кеше. Тамашачысы, труппасы буенча рус һәм татар театрлары нык аерыламы?
Охшашлыкка караганда аерма күбрәк: менталитет башка, тел башка, дин дә башка. Рус мәдәнияте ул чит мәдәниятне үзләштерүчәнрәк — рус сәхнәсендә Мольерны, Брехтны куйсаң, беркем дә сиңа таш яки бозык помидор атмый. Ә татар сәхнәсендә татар халкына кагылышы булмаган әсәр куясың икән — моның булуы бик мөмкин. Ике театрның төп аермасы шунда. Татар тамашысы театрда үзтәңгәллеген, үзенчәлеген күрергә тели. Шуңа да татар театрында Шекспир әсәрләре озак яши алмый. Мин андый мисалларны хәтерләмим. Бармы андый мисаллар?
Бу театрда заманында Брехт уңышлы куелып яхшы гына барды кебек. Бәлки, аның сере Кураж ана ролендә Исламия апаның уйнавында булгандыр. Сез Исламия апаны тамашачының ничек яратуын күз алдына да китерә алмассыз. Фойеда очраткач, аны тотып караганнарын үзем күргәнем бар…
Бар яхшы артистлар, бар. Әмма артист аркасында гына татар сәхнәсендә уңышлы барган дөнья классикасы әсәрен белмим.
Миңа калса, Исламия Мәхмүтова, Равил Шәрәфиев кебек артистлар уйнаганда, халык нәрсәне дә карар иде. Шундый артист кирәк халыкка. Сездә хәзер андыйларны белмим.
Безнең Зөфәр Харисов, Артем Пискунов бар. Аларны яраталар.
Без рус һәм татар театрларын чагыштыра башлаган идек. Димәк, аерамасы…
Рус театрында үзтәңгәллек юылган. Татар театрында спектакльнең татарныкы булу-булмау критерие бар — моң бармы монда, юкмы? Рус театрында андый бүленеш юк.
Татар театрының мондый критерийлары иҗатчы алдына кысалар куймыймы?
Кысалар булуы яхшы. Аларны этеп киңәйтеп була. «Бу бит татар образы, татар сәхнәсе», дип ышандырып була.
Ышандыра алсаң?
Әйе, аның өчен дә акыл кирәк. Ә кысаларга килгәндә, ярлар барлыгын тою иминлек хисе бирә, ярга йөзеп чыга аласыңа ышанасың. Рус театры — диңгез, океан. Аның ярлары юк һәм батарга мөмкинсең. Ә кысаларны аны әкрен генә этәсең дә этәсең…
Драматург Мансур Гыйләҗевның бер сүзе бар: «Безнең режиссерлар драматурглардан зарлана. Драматурглар бар һәм алар яза, алар язганны укырга режиссерларның вакыты юк», диде. Пьесалар укыйсызмы? Биредә эшли башлаганнан бирле заманча драматургларның ничә әсәре укылды?
Берничәсен укыдым мин. Пьесалар, чыннан да, күп. Татар театрында кемнәр күп куелган? Гадәттә, ниндидер театрга беркетелгәннәр. Туфан Миңнулин куелган, аннары Илгиз Зәйниев. Ә калган 30 драматург елга икешәр пьеса яза. Димәк, 30 драматургның иллешәр пьесасы бар. Алар шул иллене китерә, яки почтага бер юлы ун пьеса ыргыта. Алар биш-алты актлы, 120-130 битлек әсәрләр. Мин ничек аны укып бетерергә тиеш?! Аңа бит вакыт кирәк.
Минемчә, монда башкача караш булырга тиеш. Театрның һәм үзеңнең миссияңне аңларга кирәк, «А ля калька Туфан Миңнуллин» булган әсәрләр үтми инде. Чөнки андый кирәк булса, мин Туфан Миңнуллин пьесасын алып куям.
Әйтик, драматург нәрсә тәкъдим итә? Ул тема куерга һәм тема аша материал барлыкка килергә тиеш. Без материалның беренче урында булуына күнеккән. Бу дөрес түгел. Бүгенге дөньяда ул дүртенче урында гына. Беренче — идея, икенче — максат, аннары аның чаралары. Ягъни, максатка ирешү өчен идея тирәсендә оф-программа төзелә һәм материал драматургка бирелә. Бу заказ була. Миңа калса, мондый алым дөресрәк.
Ягъни, драматург заказга гына язарга тиеш.
Заказга яки лабораториядә. Лаборатория дә темасыз булмый. Үткән ел биредә драматурглар лабораториясе оештырылды — исән авторлар әсәрләре укылды. Исән авторларның 150 мең пьесасы булырга мөмкин. Аларны укып бетерү мөмкин түгел. Шуңа тема билгеләнергә тиеш. Татарстаннан читтәге татарлар темасы, мәсәлән. Драматург Ринат Ташимов, прозаиклар Шамил Идиатуллин, Гүзәл Яхина бар. «Татарстаннан читтәге татарлар иҗаты» дигән лаборатория кызыклы булыр иде бит? Бу инде үзтәңгәллеккә эшләү. Алар милли темаларны күтәрергә мөмкин. Ташимов себер татарлары авылын сурәтләсә, «Зулейха открывает глаза» яки «Город Брежнев»та да татарлык бар. Бу авторлар да бит үзтәңгәллеген эзли, ләкин Татарстаннан читтә. Бу теманы лаборатория өчен алырга теләгән кеше алсын — миннән тема!
Ә үзегез?
Бәлки, киләсе елга…
Кыскасы, Туфан Имаметдинов драматургларның 150 пьесасын укымаячак дип аңладым.
Әйе. Аларны уку реаль түгел. Кемнеңдер театр белән эшлисе килә икән, килсен дә әйтсен: «Менә минем сезнең миссиягә җавап бирә торган әсәрем бар, дисен. Ул менә шуның турында, укып чыгыгыз, зинһар», дисен. Бу дөрес юл булыр иде, ә режиссер өстенә 150 пьеса ыргыту — дөрес түгел.
Шулай инде, завлитка башка эшләр йөкләгәч, пьеса укый ала торган завлитыгыз булмагач… Башка театрларда ул 150 пьесаны завлит укый. Интегеп утыра.
Минем завлитым лаборатория уйлап тапты һәм оештырды. Хәзер беркем дә алай интегеп утырмый. Тиеш тә түгел.
Ни өчен лабораториягә хатын-кыз темасын алдыгыз?
Минем өчен ул тема Сәгыйть Рәмиевтан башланды. (Туфан Имаметдинов шагыйрьнең «Таң вакыты» шигыре буенча Түбән Кама театрында хореографик спектакль чыгарды. авт) Аның «Таң вакыты»нда шигырендә: «Ту яңадан мәгърифәтле анадан» динән сүзләр бар. Чөнки хатын-кызга зур җаваплылык йөкләнгән. Ул үзтәңгәллекне саклаучы. Безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та шуны әйтте… Президент статусын кайчан алалар әле?
Җәйгәдер.
Димәк, әле Президент. Хәер, мин аны алга таба да Президент дип атаячакмын. Миңнеханов тел һәм мәдәният гаиләдә саклана дип әйтә. Бу яңа тема түгел инде, ХХ гасырда ук башланган. Әмма хәзер хатын-кызга ир-атларга караганда күбрәк тә йөкләнә.
Безнең татар әдәбиятында һәм театрында хатын-кыз образын иң көчле күрсәткән нинди әсәр бар? Сезнең карашка?
Һәр чорның үз образы. Уйлыйм…
Рус әдәбиятын алсак… Чын рус хатынын күрсәткән драматургия?
Һәр тарихи чорның үзенеке. XIX гасырда «Гроза» булса, ХХ гасыр башында Толстойның «Анна Каренина»сы. Ниндидер эмансипация. Платоновның «Москва»сы бар. Москва — кыз исеме.
Монысы «разминка» булды. Инде татарныкына кайтыйк.
Татарда кайсы гына тарихи чорны алма, кире беткән хатын образы килеп чыга. Безнең Сөембикә, легенда буенча карасак, манара төзеткән дә шуннан сикергән. Әлбәттә, бу уйдырма, әмма моңа ышаналар, чөнки бу татар хатын-кызына хас — ул киребеткән. Бу аның өстенлеге дә. Әсәрләрдә дә татар хатыны үз сүзендә тора тора, тыңлый һәм буйсына торган түгел. «Сүнгән йолдызлар» да да татар хатын-кызының үз линиясе бар. Безнең театрда куелган «Утка очкан күбәләктәй» спектаклендә дә шулай. Үзсүзлеләр. Башка әдәбиятларда хатын-кыз үзгәрә, бездә үзгәрми.
Бу яхшымы, начармы?
Бу безнең үзенчәлегебездер.
Ә ирләр?
Хатын-кызның ирләрне төрткәләп-типкәләп торуы да безнең үзенчәлегебез. Татар гаиләсендә хатын-кызның баш булуы да үзенчәлегебез. Чөнки татар хатыны буйсынмый, ә рус хатыннары иренә буйсына. Бездә приоритетлар башкача куелган, татар гаиләсендә хатын-кызның сүзе үтә.
Бу үзенчәлек актрисаларга да карыймы? Татар актрисасы аерылып торамы?
Һәр тәңгәллек үз эзен калдыра инде, шул исәптән профессиядә дә. Әмма һәр профессиянең үз функцияләре була. Артист очрагында буйсыну функциясе дә бар — ул буйсынырга, режиссер кушканны башкарырга тиеш.
Димәк, аерылып тормый булып чыгамы?
Норма һәм этика бар. Әйтик, немец театрында актриса шәрә кала ала, ә бездә алай чишенми, Аллага шөкер.
Актрисаларыгыз чишенмәячәкме?
Юк. Нәрсәгә кирәк ул? Шәхсән миңа кирәкми. Мин үз практикамда актрисаны беркайчан да чишендермәдем. Актерларны да тулысынча чишендермәдем. Шәрә кебек күренүе кирәк икән, тән төсендәге кием кия һәм нормально.
Ә сезгә килгән башка режиссер чишендерсә…
Юк, мин риза булмас идем. Ой, бу темага киреп китсәк, бөтенесенең игътибары шунда гына булачак. Мин безнең актрисаларны башкаларның чишендерүенә дә риза түгелмен. Минем үз миссиям бар. Ә шәрә тәндә үзтәңгәллек (идентичность) юк. Тән төсе генә бар. Тән төсенең раса күрсәтүдән башка үзтәңгәллеге юк.
Хәзер Туфан башка театрларга барып спектакль куячакмы? Кызыклы проект булса, вакыт табасызмы?
Татарстаннан читтәге театрларның тәкъдимнәреннән баш тарттым.
Театр хакынамы?
Театр хакына. Минем куелган максатым һәм миссиям бар икән, нәтиҗәгә ирешү өчен беренче чиратта шуны үтәргә кирәк. Татарстаннан читтәге театрга барып, рус телендә спектакль кую кыска вакытлы нәтиҗә инде ул. Бу күп спектакльләрнең берсе булачак. Ә миңа комплекслы эшләргә кирәк, экосистема барлыкка килергә тиеш. Эш милли тәңгәллеккә бәйле булырга тиеш. Ничек кенә сәер яңгырамасын, ябылу буенча эш барырга тиеш.
Тинчурин театры беркайчан да ачыклыгы белән аерылып тормады инде.
Анысы үткәннән ябылу, үз тәңгәлләгеңнән качу, ягъни ябылуның башка формасы, тоталитар формасы, абсолют ябылу формасы. Бу — гаилә, клан театрына әверелү — «моны яратам, шуңа аны уйнатам, монысы күп кычыкыра, торып торсын»…
Сез бу форманы бетердегез инде, әйеме?
Мин баш режиссер буларак Сәрдәрне чакыргач та, аңа кайсыдыр артистларны тәкъдим итмәдем: «Үзең кара, беркемне дә рәнҗетергә теләмим», дидем. Чөнки бу, беренчедән, режиссерга, икенчедән артистка карата гаделсезлек булыр иде. «Шигең бар икән, артисттан нәрсә теләвеңне әйт», дидем. «Сораулар бирмичә генә син әйткәнне эшли торган артистлар кирәк икән, болары бар, яктырак итеп эшләвен теләсәң, боларын киңәш итәм», дидем. Ул артистларны сайттагы фоторәсемнәре буенча сайламады, һәрберсе белән очрашты, аралашты.
Алга таба бөтен артистларны рольле итү максаты куеламы?
Тагын Сәрдәрне мисалга китерәм. «Бу азрак уйный, монысын ал», димәдем. Режиссер үз ирке белән теләгәнен сайлый. Соңыннан «Бу бернәрсәгә ярамый, нигә аны бирдең?» диярлек булмасын!
Якын арада нинди спектакльләр куерга җыенасыз?
Тагын Сәрдәр Тагировскийны чакырачакбыз, ул «Принцесса Турадот»ны куяр, бәлки. Алмаз Садриев бәби спектакле чыгара. Кама Аланы буенча эксперименталь спектакль дип былтыр ук хәбәр ителгән иде — эшли башлыйбыз. «Идегәй»гә акча бирсәләр, аны башлыйбыз. Лондонда яшәүче Рауф Сюняевны чакырдык. Ул апрельдә киләчәк. Илнур Гарифуллин да спектакль куярга җыена, алар драматург Булат Минкин белән эшли башладылар.
«Пушкин карта» сы белән йөри торган яшьләрне ни белән кызыктырырсыз икән?
«Иттифак» рэп-төркеме белән мюзикл чыгарырга уйлыйбыз. Акча булса…
Тагын ике проект эшлибез. «Ярдәм» мәчетендә эшләүче күрми торган егет Фәнис Миңгәрәев белән белән театр буенча экскурсия әзерлибез. Шагыйрә Миләүшә Гафурова текст яза. Бу бинада бит опера театры да эшләгән, Камал театры да, хәзер безнең театр. Тарихи текст булачак.
Ул экскурсия уздырачак егетнең күрмәвенең мәгънәсе нәрсәдә?
Күп кенә театрлар кая барганнарын белми, кармаланып кына атлый — бу шуңа ишарә. Биредә татар театрының тарихы күзаллана — 2022 елга килеп җиттек, ә кая барганыбызны белмибез, без һаман да сукыр, шуңа күрә гидыбыз да шундый.
Театр тарихы дигәннән, бу театр бик озак «кучмизм» белән көрәште, ул аны онытырга, аннан качарга азапланды. Сез театрның күчмәлек тарихына ничек карыйсыз?
Күчмә театр — ул хәзер безнең яңа формат. Мәсәлән, «Яшьләр дөньясы» дигән проектыбыз күчмә булачак, әмма ул элекке күчмә түгел, яңа күчмә. Без аны Яшьләр эшләре министрлыгы белән эшләргә җыенабыз. Күреп торабыз — ил картая, өлкән буын бик күп. Яшьләр аларга транспортта урын бирми, юл аша чыграга булышмый. Шуңа да яшьләрне картлар урынына куеп күрсәтәсебез килә. Яшьләр эшләре министрлыгы проектка алынса — 20 «картлык костюмы» сатып алса — без пьеса язарга әзер. Ул картлык турында шәһәр буенча йөреп күрсәтелә торган спектакль булачак. Татар телендә, рус теленә тәрҗемә белән. Билетларын «Пушкин картасы» буенча яшьләргә сатачакбыз. Әлеге костюмнарны кигәч яшьләр үзләрен физик яктан карт кеше кебек хис итәчәк, чөнки костюм буыннарны кысып тора, күз күремен киметә. Әлеге пьеса минем театрдагы миссиямә туры килә…
Алай икән. Туфан, кыскасы, әзер пьесаларны куярга җыенмый.
Пьеса минем критерийларга туры килергә тиеш. Миннән соң башка режиссёр килер. Аңа минем концепция ошамас һәм аның үзенеке булыр. Әлегә монда мин булганда минем концепция һәм минем критерийлар белән эшлибез.
Сез башка театрларның тормышы белән кызыксынасызмы?
Әйе. Мин бит былтыр «Тантана» комиссиясендә дә идем. Барлык спектакльләрне карадым. Мин күп кенә театрлар кая барганын белми дигән фикергә килдем.
Кая барсыннар! «Алтын битлек» кә, әлбәттә. Сезнең дә «Алтын битлек» максат булып торамы әле?
Ул фестиваль буларак кына кызык. Әйтик, «Дәрдмәнд» тә, «Сак-Сок» та анда үтмәде. Чөнки ул аларның кысаларына сыймый. Бу акцияме, театрмы — алар аңламый. Без башка фестивальләр буенча да эшлибез.
Тинчурин театры актив фестиваль тормышы белән яши башлаячак, әйеме?
Алай дип әйтә алмыйм. Безнең «ашатылган» критикларыбыз юк. Без бит кайбер театрлар кебек кемнәргәдер шалтыратып: «Син анда рәис икән, безне дә ал әле, мин бит сине ашаттым-эчерттем, юлыңа казылык та төреп салдым», димибез. Андый база юк һәм ул безгә кирәкми дә.
Сезнең театр да өчпочмак ашатып карады инде былтыр. Нәтиҗәсе генә булмады.
Күрәсең, өчпочмак кына җитмәгәндер.
Ягъни, тирәлегегездә критиклар «биеп» йөрмәячәк.
Юк. Чөнки аларның күбесе милли театрның нәрсә икәнен аңламый.
Ә милли өчпочмакны яратып ашыйлар…
Әйе. Туйганчы. Милли республикаларда милли театрны аңлый торган театр тәнкыйтьчеләре бар. Шулар белән элемтәләр булдырырбыз.
Сезгә театрдагы миссиягезне үтәп, театрны сез күзаллаган хәлгә китерү өчен күпме вакыт кирәк.
Бер Президент срогы кирәк дип уйлыйм. 4 ел! Мин бит иске Конституция буенча яшим.
Димәк, 4 ел эчендә Туфан татарга яңа милли театр төзеп бирәчәк.
Әйе.
Туфан, бездә шулай бит ул - син моны бөтен командаң белән башкарып чыксаң, Туфан молодец була, ә инде башкара алмасаң, безнең халкыбыз мәдәният министрын сүгәчәк, янәсе Ирада Хафизҗановна дөрес кандидатура сайламаган, фәлән-төгән, диячәк.
Аңлыйм. Мине бирегә китереп, эшләү мөмкинлеге биргән кешеләргә рәхмәт. Эшләгән түгел, ә эшләргә мөмкинлек биргән кеше җиңүче булачак.