Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында премьера – «Җилкәнсезләр»: Әпә ни әйтә?

«Җилкәнсезләр» – Тинчурин театрының сезондагы соңгы премьерасы. Игътибарга лаек премьера, ди хәбәрчебез.

news_top_970_100
Тинчурин театрында премьера – «Җилкәнсезләр»: Әпә ни әйтә?
Владимир Васильев / «Татар-информ»

Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча интерактив спектакль чыгарды. Бер җөмләдә Тинчурин исемен 3 тапкыр куллануым өчен гафу үтенәм – бу театр турында сүз барганда, минемчә, бу исемне күпме кабатласаң да артык түгел.

«Җилкәнсезләр» – Кәрим Тинчуринның иң яхшы пьесаларының берсе. 1926 елда иҗат ителә һәм куела да. Беренче куелышта Батырхан ролен Тинчурин үзе башкарган. Тинчурин театры музее директоры Розалия Чабатова санавынча, ул Казан театрларында 7 мәртәбә куелган. 4 мәртәбә – Камал театрында (1926, 1929, 1958, 2016), 1 мәртәбә – Качалов театрында (1969, әйе, әйе, Совет чорында Качалов театры да татар классикасын чыгарган) һәм 2 мәртәбә Тинчурин театрында (2004 һәм 2023). Хәер, Камал театрында 4 кенә түгел, 6 тапкыр куелган булырга тиеш – артистлар 1995 елгы куелышны да искә ала, мәсәлән.

Театр тамашачысы яхшы хәтерләгән куелыш – Камал театрында Георгий Цхвирава чыгарган «Җилкәнсезләр». Дөрес, ул 2018 елда репертуардан төшеп тә калды – театр җитәкчелеге әйтүенчә, ул барлыгы 24 тапкыр күрсәтелгән. «Тагын әйләнеп кайтыр әле. Яңадан куела бит яхшы әсәрләр», – дигән иде Камал театры куелышында Батырханны уйнаган Эмиль Талипов.

  • Туфан Имаметдинов искиткеч режиссер булуы өстенә шәп кенә продюсер да бит – куйган әсәре эченә пиары да салынган була (дөрес, ул пиарның кайсы якка юнәлеш алуы гына башка мәсьәлә). Әгәр Камал театрындагы «Җилкәнсезләр» шәп артистлар катнашындагы шәп куелыш булуга карамастан, 2 елдан артык бара алмаган икән, тамашачыны ничектер кызыктырып китереп әсәрне күрсәтүнең башка юлларын табарга кирәк. Әйтик, тамашачыны сәхнәгә менгезеп әйләндерергә мөмкин…

Күз алдына китерегез: тамашачы залга керә дә, туп-туры сәхнәгә менә дә, сәхнә уртасындагы түгәрәк бүлмәгә керә. Бүлмә дигәнем, ниндидер капсула-цистерна. Дивар тирәли 2 рәт булып агач утыргычлар ясалган, йомшак мендәрләр куелган. Уртада – эскәтер җәелгән өстәл. Аның нәкъ уртасына абажур төшә. Артистларга кереп-чыгып йөрергә ике яклап ишек уелган. Бар декорация шушы. Артистлар кул сузымында уйныйлар – һәр хәрәкәт, ишарә, күз карашы, сулыш алулары күренеп тора.

Спектакльнең рәссамы – Лилия Имаметдинова. Композитор – Ильяс Камал.

Әсәр 1910 елдан алып 1925 елга кадәрге вакытны үз эченә ала. Россия җәмгыятендәге үзгәрешләр чорында татар буржуазиясе һәм интеллигенциясе тормышын күрсәтә. Нуретдин гаиләсе мисалында илдә бара торган үзгәрешләрнең татарның ныклы гаиләләрен җимерүен күрәбез.

«Совет чорында аны комедия итеп, хәтта сатира ягын да көчәйтеп куйдылар»

Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Тинчурин бу әсәрендә «милләт» дип йөргән буржуазия вәкилләрен күрсәтә. Шуңа да ул аны «Җилкәнсезләр» дип атый, беренче вариантында «Ишкәксезләр» дип тә атаган. Шул ук вакытта аерым-аерым акцентлар күп. Әсәрнең жанрын да «Фаҗигале комедия» дип атый, гәрчә андый жанр атамасы булмаса да. Совет чорында аны комедия итеп, хәтта сатира ягын да көчәйтеп куйдылар. Ягъни, совет властен кабул итмәгән татар буржуазиясе бары тик көлкегә генә лаеклы, дигән фикер ята иде. Бүген мин бу әсәрне трагикомедия дип кабул итәм. Элеккеге байлар совет власте чорында тормыш төбендә кала, урыннар алышынган – алар итек тегеп, иске-москы җыеп йөриләр. Шул ук вакытта совет властенә каршы көрәшеп тә маташалар. Автор моның белән 30нчы елларда булган репрессияләргә күпмедер дәрәҗәдә тамашачыны әзерли. Икенче яктан, совет власте үз гражданнарын шундый мескен хәлгә калдырган икән, бу – аларның фаҗигасе».

Сүз уңаеннан, хәтерләсәгез, пьесада Батырханның «хәзер йоклап 100 елдан соң уянасы иде» дигән сүзләре бар иде. Менә, хәзер уянган булыр иде Батырханыбыз...

«Уянучылары» да бардыр инде, һәр чорның үз Батырханнары бар. 100 ел элек алар Нуретдин байлар тирәсендә «койрык болгаса», бүген министрлыклар, дәүләттән финанслана торган башка оешмалар тирәсендә йөреп, милләт өчен гаять кирәкле чаралар оештыралар. Дөрес, милләт аларны аңлап бетермәү сәбәпле, чараларына бик йөрми дә. Милләт бүген Сабантуйларда «на халяву» эстрада артистларын тыңлый һәм, этешә-төртешә, мәчет төбендә бушка корбан ите көтә...

Гафу, читкәрәк кителде. Спектакль антракт белән 2 сәгатьтән артык барса да, байтак кыскартылган. Әйтик, гел байлардан акча җыеп йөргән фырт егет – Нуретдин байның потенциаль кияве Батырханның, совет ягына чыгып, исемен Батырҗан дип үзгәртүләре яңа концепциягә сыймаган. Гомумән, Батырхан кем ул – аферистмы, әллә драматик героймы?

Әсәрдә, ишек шакыгач, Давыт белән Батырхан идән астына төшеп качса, Туфан Имаметдинов башкачарак тәмамлаган – ягъни, 37нче елларның «ишек шакуы» ачык аңлашыла.

Пьесаны белгән кешеләр әсәр Рокыяның «Керделәр» дигән сүзләре белән беткәнен хәтерлидер. Ә Туфан Рокыя теленә: «Кая синең милләтең, хөрриятең, иттифагың? Кая милли шураң? Ник дәшмисең? Ник дәшмисең? Имгәк!» – дигән сүзләр өстәгән.

«Күп сөйләшсәң, әпә каласың» – татарда шундый сүз дә бар, чукрак-телсез дигәнне аңлата»

Спектакльнең күзгә ташланган беренче үзенчәлеге – Туфанның бүгенге көнгә яраклаштырып керткән үзенчәлеге – Рокыя телсез.

Рокыя – күп катнашучылы сәхнә әсәрендә бердәнбер дөресен сөйләп йөри торган персонаж. Ул дөреслекне усал итеп әйтә, ә андыйларны кем яратсын – аны берсе дә яратмый, әлбәттә. Шуңа да Туфан Имаметдинов аны телсез иткән. Аның сүзләре дивардагы экранга язылып бара. Дөресен әйткәндә, алай каравы шактый уңайсыз, чөнки башны күтәреп, язуларны караган арада артистлар уенында башка кызыклы хәрәкәтләрне, ишарәләрне күрми калырга мөмкинсең. Әсәрне укыган һәм караган, Рокыяның һәр репликасын яхшы белгән кешеләр өчен артистларның берсе телле һәм берсе телсез булып аралашуларын карау күңелле, әлбәттә. Белмәгәннәр өчен муенга зарядка инде – тегендә-монда йөртеп торасың.

Әсәрдә телле артистны телсез итү алымын беренче тапкыр Камал театрында Айдар Җаббаров кулланган иде. «Рәшә» спектаклендә төп герой Зөфәрнең дусты телсез ителгән. Аның сүзләре кадр артыннан яңгырагач, тамашачыга уңайсызлык тудырмый. Ә Туфан спектаклендә телсезлекнең уңайсызлыгы да күрсәтелгән.

Рокыяның телсезлеген татар телебезнең киселүенә дә, гомумән, авызны «үлчәп ачар» заманнар булуга да ишарә итеп кабул итергә була. Кыскасы шул: «кирәкмәгәнне күп сөйләшсәң, әпә каласың» – татарда шундый сүз дә бар, чукрак-телсез дигәнне аңлата. Әмма Рокыя, телсез булуына карап, сүзен әйтмичә калмый. Спектакльнең ишарәләр теле буенча консультанты бар – Ольга Фәлахова. Туфан Имаметдинов аның белән «Әллүки» спектаклен эшләгәндә аралашкан булган. Хәзер Ольга Рокыя ролен башкарган Венера Низамованы ишарәләр теленә өйрәткән. Спектакльдә актриса кулын сәнгати итеп кенә болгамый, чын-чынлап телсезләр телендә сөйләшә.

Спектакльдә Нуретдин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов. Аның улы Давыт – Илнур Байназаров, кызы Дилбәр – Әдилә Хәсәнова. Бөтенесеннән акча җыеп йөрүче шома егет Батырхан – Артем Пискунов. НЭП чорында баеган Зәйнетдин – Рөстәм Гайзуллин. Акча бирмәскә маташкан, шулай да тормыш төбенә төшкән Мисбах хаҗи – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Хәзрәт – Харис Хөснетдинов. Дилбәрне көчләргә маташкан әфисәр Нияз – Илфак Хафизов.

Спектакль башында Нуретдин бай Думага милләт кешесен – Батырханны кертүне кайгыртып йөрсә, аннары байлар җыелып хәрби шурага акча җыялар, аннары чуалышлардан качып китәләр – әле анда да бөлеп бетмәгәннәр, аннары НЭП... «Бездә милләт тә, чорт та юк. Милләт: кесәңдә булса – милләт, кесәңдә булмаса – имгәк», – ди Нуретдинның нэпман кияве Зәйнетдин. Рөстәм Гайзуллин роленнән уңган – рәхәтләнеп «майлы буяулар» белән уйный артист ролен. Хәтта башын чын тортка да тыгып ала.

Чын торт дигәннән, Мисбах мулла да чын өчпочмак ашый. Ә спектакльнең иң интерактив элементы – байлардан гына акча җыя алмагач, ачык чемоданнар белән тамашачыга мөрәҗәгать итү. Милләт өчен! Кесәмдә «наличка» булса, чемоданга саласы идем артистлар сораган акчаларны, чөнки Артем Пискунов белән Илфак Хафизов шулкадәр күзләрен тутырып карадылар – шәп интерактив иде!

Спектакль барышында тамашачы белән мөнәсәбәтләр шушы бер интерактив элемент кебек тоелса да, монда төп интерактив – тамашачының үзен шушы ябык пространствода – артистлар күрсәткән вакыйга эчендә дип тою. Әйе, аларның тормыш төбенә батканын тыныч кына карап утырмыйсың – барыбыз да бергә төшеп барабыз шикелле...

Шулай итеп, Тинчурин театрының әйләнмәле сәхнәсенә менеп әйләнәсегез килсә, «Җилкәнсезләр» спектакленә килегез! Сезон ябылды, әлбәттә. Әмма яңа сезонда ул – тамашачы өчен иң кызыксыну тудырган спектакль булыр кебек.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100