Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идегәй ролен уйнаучы Илнур Гарифуллин:«Татар «баллы», телен югалтса, «баллылыгын» да җуя»

Илнур Гарифуллин – Тинчурин театрында кызу темплар белән куелып яткан «Идегәй» дастанында Идегәй ролен башкарачак актер. Бу – аның беренче мәртәбә татар театрында татар телендә уйнавы булачак. Илнур Гарифуллин татар телендә беренче интервьюны «Интертат»ка бирде.

news_top_970_100
Идегәй ролен уйнаучы Илнур Гарифуллин:«Татар «баллы», телен югалтса, «баллылыгын» да җуя»
Абдул Фархан

Илнур Гарифуллин – Тинчурин театры артисты һәм режиссеры. Казан театр училищесында Татьяна Лядова курсын тәмамлаган. Казан ТЮЗында эшләгән. Биредә эшләгәндә «Алтын битлек» тетар премиясе номинанты булды. Хәзерге вакытта ГИТИСта – Театр режиссурасы белгечлеге буенча Александр Галибин остаханәсендә читтән торып укый. Курсның кураторы – Туфан Имаметдинов.

Тинчурин театрында режиссер буларак 2 спектакль чыгарды. Берсе – «Умай» лабораториясендәге эскиз, икенчесе – Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ы. Чиратта Нәкый Исәнбәтнең «Портфельле кияү» пьесасын куярга җыена.

Илнур, Казан ТЮЗының танылган актеры, рус телле артист татар театрына килергә ничек җөрьәт итте? Туфан Имаметдинов чакырганлыгын аңлыйм. Туфанның чакыруы гына шундый җитди адым өчен сәбәп була аламы?

Монда театрда идея булуы әһәмиятле.

Ул вакытта Туфан үзе дә яңа килгән генә иде театрга. Нинди идея, ди, әле?!

Туфан Рифовичта һәрчак идея бар. Мин ТЮЗга килгәндә, ул театрны да беркем дә белми иде. ТЮЗ кемгә кирәк – аны онытканнар иде. Аннары театрда тормыш кайный башлады: фестивальләргә дә йөргәч, театр дөньясы ТЮЗ барын искә төшерде. Аның идеясе барын белделәр...

Әйтик, ТЮЗга эшкә килгәндә, Илнур Гарифуллин үзе дә беркем түгел иде. Ә анда эшләгәндә ул «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булды.

Мин кем инде? Халык артисты түгел. Ә номинантлык...

Актер өчен хыял түгелмени?

Лауреатлык – хыялдыр. Ә номинация... лаек икәнне күрделәр, дигән сүз. Алмаганмын икән, димәк, лаек та булмаганмын.

Туфан Рифович белән эшләгәндә чын сәнгать бар, иҗат бар, хыял бар. Ул булган җирдә штамп юк. Ул заводта станок янында торып көне буе бер үк детальне ясаган кебек «штамповать» итми. Монда гел төрлечә.

Минем Казанда калуым Туфан Рифовичка бәйле. Кино дип хыяллана идек бит ул вакытларда. Шуңа да Казан театр училищесына кергәндә бары тик рус бүлеген генә күздә тоттым. Мәскәү! Дан! Акча... Ә укып бетергәч, Туфан Рифович очрады – аның спектакльләрен карадым да, аның аркасында Казанда калдым. Курс җитәкчебез Татьяна Лядова безгә бик күп яхшы спектакльләр күрсәтә иде. Мин Туфан Рифович куйган спектакльләрнең шушы дәрәҗәдә икәнлеген аңладым. Аның белән бик яхшы рольләрдә уйнадым. Туфан Рифович аша ТЮЗда Федоров белән эшләргә туры килде. Мин Федоровта сериалда да төштем. Ягъни, фильмда төшү өчен Мәскәүгә китүнең кирәге калмады.

Туфан Тинчуринга чакырганда нәрсә белән кызыктырды?

Ул ТЮЗдан киткәч, төрле җирләрдә спектакльләр куйды, «Моң»да да эшләде. Туфан Рифович ТЮЗдан китеп 2 ел узгач, утырып сөйләштек – чөнки ТЮЗдан китергә җыендым һәм аның янына киңәшкә килдем. «Нәрсә телисең?» – диде...

Ә нәрсә тели идең?

Хәзерге ТЮЗ мин килгәндәге ТЮЗ түгел иде инде. Минем ТЮЗым түгел. Туфан Рифович Тинчуринга алмаса да, мин, барыбер, китә идем. Аның белән сөйләшкәндә, мин ТЮЗның баш режиссеры Радион Букаевка китәсемне әйткән идем инде. Туфан Рифович чакырды – килдем.

Килгәндә тел мәсьәләсе куркыттымы? Нинди дә булса башка куркулар булдымы?

Телне әкренләп өйрәнәм. Куркыта димәс идем. Татар театры – сөрелмәгән басу кебек. Рус театры ул төрле яклап «сөрелгән» – күпме регионнар эшли, Татарстан театрлары да шул исәптән: эзлиләр, казыналар, табалар, анда да әле нидер табарга була. Татар театрлары күп түгел һәм спектакльләр күп куелмый да. Ә куярга әйбер күп – мәдәниятебез бай, тарихыбыз тирән. Минем кебекләр, минем улым кебекләр татар мәдәниятен һәм тарихын тагын да күбрәк белсен өчен, күп эшләргә кирәк әле. Кыскасы, сөрелмәгән басу. Драматурглар да күп түгел.

Әй, алар хәзер кирәкми дә бугай режиссерларга. Туфанга «точно» кирәкми.

Кирәк инде. Ә «Идегәй»не дастан буенча гына куябыз.

Илнур, син татар гаиләсендә үстеңме? Ягъни, татарча сөйләшә торган гаиләдәме, диюем.

Татар гаиләсендә. Әнием Казанда туып үскән. Ул татарча белә, ләкин аның белән үзара рус телендә аралаша идек.

Тамырларың кайдан?

Әбием – Питрәч районының Шәле авылыннан. Бабайның тамырлары Башкортстан ягыннан.

Ә син кемгә охшаган?

Гаиләдә мин генә шундый кысык күзле.

Татар әбисе тәрбиясен алып үстеңме? Әбиең татарча сөйләшкәндер бит?

Әйе. Җәй көне аның янында авылда идем инде. Әби белән мәчеткә дә бара идем...

«Бисмилла»ны беләсеңме?

Догалар беләм. «Әлхәм»не, «Колһуалла»ны беләм. Ашагач, дога кыла беләм. Әйтәм ич – әби белән үстем. Ул 5 тапкыр намаз укый. Татарча гына сөйләшә. Мин дә 5 яшькә кадәр бөтенләй русча сөйләшмәгәнмен. Балалар бакчасында татар төркеменә йөрдем.

Мәктәптә телеңне боздылармы?

Юк, балалар бакчасында татар төркемен япкач, безне рус төркеменә күчерделәр. Безнең тәрбиячебез нигәдер эштән киткән. Шулай итеп әкренләп урыслаша башлаганмын. Әле 10-12 яшькә кадәр ярыйсы гына белә идем, чиста гына сөйләшә идем. Әкренләп, татар теле китә башлады, шулай итеп русча сөйләшә торган Илнурга әверелеп куйганмын. Хәзер яңадан татарча сөйләшергә өйрәнәм.

«Идегәй»гә алынганда курку бар идеме?

Бар иде. Текст та зур. Шигъри булгач, аны ятлау кыен булмады үзе. Мәгънәсе дә аңлашыла. Рус театрында үз ролемне үзем белгәнчә көйли алсам, монда ул яктан бераз авыррак. Миңа безнең театрның хөрмәтле артисты Зөфәр Харисов бик булыша. Аның белән әйбәт кенә эшлибез.

Артистлар да зарланмый кебек үзеңнән. Өйрәнә, дип мактадылар.

Беренче уку белән чагыштырганда үсеш бардыр инде. Минем бит татарча китаплар да укыганым юк иде. Дастанда иске сүзләр байтак, кушымчалар да сәер тоелды – мин белгәнчә түгел. Шуңа да беренче тапкыр дастанны укырга җыелгач, укуы бик авыр булды: сүзләрен ватып бетердем. Артистлар өчен татарча укый белмәгән кешенең Идегәйне уйнарга җыенуы «сумасшествие» булып тоелгандыр, мөгаен, аларның «волосы дыбом встали»... чәчләре үрә торды.

Туфан ни өчен Идегәй роленә сине алды?

Белмим. Типаждыр. Кара чәчле, кысык күзле... Идегәйнең яшьрәк булуы кирәк иде, матурлыгым белән дә аерылып тормыйм – туры киләм. Монгол чалымлы кыяфәт, бәлки, сугышчанлык өстидер.

Синең Идегәең нинди ул?

Белмим, ул нинди булыр, минемчә, ул тыныч булырга тиеш. Татар театрында шундый уен ысулы бар… ничек дип аңлатыйм икән...

Пафосмы?

Юк. Шау-шулы, кычкырып уйнау... Идегәй... Туктамыш ханны үтергән Идегәй... гади бер би... ул акырып йөрергә тиеш түгел. Аның ниндидер башка бер эчке көче булгандыр. Ул кычкырмыйча гына әйтеп, бөтенесен тыңлата алган. Акырып йөрсә, ул башкалар шикелле гади бер кеше булып калыр иде. Аның көче – башкада. Без әле һаман да эзләнәбез.

«Идегәй»нең Камал театры куелышын да беләсеңдер.

– Анда – көнкүреш тарихы. Дастан бит анда яңадан язылган. Анда – драматургия, дастан юк. Ә бездә бөтен сүз дастаннан алынган, үз сүзләребезне өстәмәдек. Катлаулы сүзләрне аңлаешлы сүзләр белән алыштырабыз. Хәзер, иске татар сүзләрен аңлар өчен, бүгенге татарларга да тәрҗемәче кирәк икән. Рус теленә сүзгә-сүз тәрҗемә дә булачак.

Илнур, татар артисты белән рус артисты сәхнәдә аерыламы?

Юк. Артистның сәхнәдә яшәү принцибы бер үк төрле. Кеше кешедән аерылмый. Рус артистлары татар артистларын «наигрывают» диләр, үзләре дә шулай уйный алар. Татар теле – көйле тел, шигъри тел. Татар артисты, сәхнәгә чыккач, шушы шигърилектән котыла алмый. Ә рус телле артистларга бу – арттырыбрак җибәргән кебек тоела башлый.

«Портфельле кияү»не куячаксың, дип ишеттем.

«Идегәй»не чыгарганнан соң әзерләнә башлыйбыз. Туфан Рифович пьесаны укып чыгарга тәкъдим итте. Мин укыдым.

Татарчамы?

Татарча укыдым. Аның русча тәрҗемәсе юк. Ул бит тыелган булган. Ашыкмыйча гына 2 көндә укып чыктым. Яныма сүзлек куйдым да, аңлашылмаган сүзләрне тәрҗемә итеп бардым. Кайбер күренешләрне өр-яңадан язып чыгарга кирәклеген аңладым. Миңа калса, шактый актуаль тема. Илдә, аеруча регионнарда, күп нәрсәнең кәгазьдә генә булуын күрсәтә. Фасадлар иле: карыйсың – алды матур, артына карасаң – бернәрсә юк. Текст буенча театр артисты Илфак Хафизов белән эшләрбез. Төп рольне дә ул уйнар, дип уйлыйм.

Илнур, режиссерлыкка укыйсың. Син – яхшы актер. Режиссура сиңа нәрсәгә?

Артист ул бит… ул ирекле кеше түгел... режиссер куйган материал белән кеше күңелен күреп йөрисең. Ә минем ни өчен бу материал алынганын һәм ни өчен шулай эшләнгәнен аңлыйсым килә. Мин аңларга тиеш – ни өчен бу тема кирәк, бу материал кирәк, ни өчен сәхнәдә мин кирәк...

Кирәк, кирәк... кирәк дип торгач, бу да ирек түгел инде.

Режиссер буларак мин ни алганымны һәм нигә алганымны беләм.

Режиссер да, артист та аудиториягә, театрның сәясәтенә, вазгыятькә бәйле. Нинди ирек инде?!

Артист тагын да бәйлерәк. Үз иркеңә каршы булып булса да – уйныйсың. Һәрчак алай түгел, ләкин шулай да була.

ТЮЗда китәсе килүемнең дә сәбәбе шул – миңа кызык түгел спектакльләр күбәйде. Уйныйсың, уйныйсың... театр «бер үк детальне көне буе кырган заводка» әверелде. Тагын беразга калсам, үсешем тукталачагын тойдым, икенчедән, үзем шөгыльләнгән иҗат төрен – театрны яратмый башлаячак идем. Шуңа киттем. Мин яраткан күп кенә спектакльләр репертуардан төште.

Әле дә нәрсә дә булса бардыр ич?

«Иваново детство». «Нос»... ул сирәк уйнала. Башкалары юк та бугай.

Илнур, режиссерлар дөнья һәм рус классикасын куярга ярата. Ләкин, татар тамашачысы йөрмәгәч, куймаска мәҗбүр.

Әйе, татарлар рус текстларын куйганны яратмый. Рус һәм татар театрларында бераз бар инде бер-берсен аңламау, бер-берсенең материалын үз итмәү. Аларның бер-берсен кире кагуы миндә сораулар тудыра. Нигә? Аңламыйм. Югыйсә, рус театры да, татар театры да бер үк эшне башкара. Рус театры рус мәдәниятен генә түгел, киңрәк ала. Без татар һәм төрки мәдәниятне алабыз. Яшь чагында мин үзем дә «рус театрында эшлим» дип борын күтәреп йөри идем. Вакытлар узды – мин хәзер татар театрында. Вакыт үзгәртә кешене. Бөтенесен татып карыйсың, эзләнәсең – хәзер зур аерма күрмим.

Ә эшләү өчен татар материалы да бар. Мәсәлән, гарәп әкиятләре мөселман татарларга якын. Иван Грозный килгәнче, Казан ханлыгында бик күп шагыйрьләр булган. Аларның иҗатын өйрәнергә була. Материал бик күп. Алырга да эшләргә.

Сиңа кызыкмы болар?

Кызык. Интернетта «Золотой век русской драматургии» дип җыйсаң, барысы да килеп чыга – ачасың да укыйсың. Безнекен эзләп табасы бар: казынасың, сорашасың... Әйе, бу катлаулырак процесс – өстә ятмый. Пушкинның «Руслан и Людмила»сында Руслан бит ул – Арыслан. Тагын татар исемле персонажлар бар анда. «Хан кызы Турандык» та – татар әкияте. «Идегәй» миңа хәзер шундый кызык. Актуаль. Заманча.

Идегәй синең өчен нинди герой? Уңаймы?

Тарихи күзлектән карасак, начар кеше. Революционер. Галимнәр фикереннән чыгып, кеше, шәхес буларак карасак – бу шулай. Ә дастан персонажы итеп карасак, әлбәттә, яхшы кеше. Дастанда ул – герой. Тарихи документлар аша караганда, сораулар туа. Героймы соң ул? Кайсыдыр вакытта ул качкан, берәүгә хезмәт иткән, аннары икенчегә хезмәт иткән. Ул күпмедер дәрәҗәдә Пугачевка охшаш булып китә.

Син персонажыңны аңлыйсыңмы?

Аңлыйм. Дастанда бөтен халыкның – Чыңгыз халкының кайнап чыккан ноктасы килеп җиткән була. Үзара болганышлар башлана. Туктамыш Идегәйнең атасын үтерә. Аннары әнисе белән Идегәйнең үзен дә үтермәкче була. Туктамышның түбәнгә тәгәрәве шуннан – бала канын коймакчы булудан башлана. Күп кан коелудан череп таркалу китә. Бу фонда Идегәй герой булып күренә. Ул бөтенесен җиңә – әкиятләрдәгечә. Янәсе, кул болгауга 33 батыр егылып үлә. Шундый герой! Халыкка үзен яклардай герой кирәк була – дастан шулай туа. Халык яклау көткәндә, Идегәй барлыкка килгән һәм аларны якты киләчәккә алып киткән. Әлбәттә, дастанда ул якты киләчәк юк. Алтын Урда таркала.

Ә кайда бар соң ул якты киләчәк?

Бардыр инде, бәлки, ышанырга кирәк! Нәрсәнедер үзгәртсәң – үзеңне, фикерләвеңне...

Оптимистмы син?

Оптимист. Минем балаларым бар: 5 яшьлек улым һәм 3 яше тулып килгән кызым. Аларны үстергәндә хата ясамыйсы иде. Халыкка авыр вакытларда...

Вакытлар кайчан авыр түгел соң ул? Син туган 90нчы елларны искә төшерсәк...

Ул чакларда сәнгатьтә күпме ирек булган! Иҗат кешесе ни теләсә шуны эшли ала иде. Хәзер бераз кысылды. Мин оптимист – якты киләчәккә ышанам. Фикерәвеңне үзгәртеп, тирәлегеңдә якты атмосфера тудырсаң... Хәзер дөньяда явызлык артты. Бөтен әйбере булганнарның – үз явызлыгы, бернәрсәсе дә булмаганнарның үз явызлыгы. Кешеләр бер-берсен күралмый.

Шушы явыз дөньяда башкача булып буламы?

Була. Авыр инде явызлык арасында яхшы буласы. Әмма мөмкин.

Бу театрга килгәч син үзгәрдеңме?

Үзгәрешләр булды. Елга 2 тапкыр 1әр ай Мәскәүдә ГИТИСта укып кайтам. Режиссер буларак спектакльләр куям. Әмма үзгәрешләр бу театр белән генә бәйле димәс идем. Эш урыны ТЮЗ булса да, мин болай да төрле театрларда эшли идем. «Моң», «Анна Каренина» иммерсив спектакле, башка проектлар... Яңарак кына Айдар Җаббаров Демидов особнягында «Музей»ны чыгарды...

Андагы героең Николаев турында ни әйтерсең? Син аны аңлыйсыңмы? (Спектакль Сталин һәм Киров мөнәсәбәтләре турында. Николаев – Кировны үтергән кеше. – авт.)

Сталинга бәйле абсурд тарих бит инде анда. Минем персонаж – бернәрсәгә дә ирешә алмаган гади кеше. Власть кулына килеп эләккән, сындырылган. Үз хатыны сындырган...

Өйләнмәсен иде матур хатынга.

Чынлыкта матур түгел ич ул. Бер дә матур түгел. Әмма ниндидер «утлы» натура булгандыр.

Спектакльдә бит драматург Водолазкин уйлап чыгарган тарих. Минем персонаж – «забитый» кеше. Хатынының Киров белән үзенә хыянәт иткәнне белә. Аны начар кеше димәс идем. Иләнгән кеше: аны җәмгыять иләгән, хатыны иләгән – ниндидер «ботка» минем персонажым. Кечкенә бер кеше...

Кечкенә кеше нидер үзгәртә аламы? Ул каршы чыга алыр идеме?

Юк инде. Ни эшли алсын?! Бер кечкенә кешегә авыр. Миллиард кечкенә кеше булса...

Алар янында Идегәй булса...

Идегәйләр һәрчак кирәк. Һәрчак үз вакытының үз Идегәе булган. Шул Идегәйләр нидер эшләсә, нидер булган. Татар халкы да, рус халкы да үз Идегәеннән башка нидер эшләмәгән. Идегәй чыкса гына нидер була, Идегәй үлсә – булганы җимерелә. Безгә Идегәй кирәк. Бәлки, Идегәйне тәрбияләргә кирәктер.

Театр кешене тәрбиялиме?

Театр кеше өчен саф һава кебек. Телевизорда күрсәткән кинолар бит хәзер уйландырмый – кеше зомби кебек карый. Анда чәйнәп бирәләр. Театр – храм. Мәчет кебек. Кешене уйлата, карар кабул итү мөмкинлеге бирә.

Кешене бит әле театрга ничектер китерергә кирәк.

Киләләр. Кеше вакыты җиткәч килә. Яшьләр дә килә башлады. ТЮЗда без эшли башлаганда, әбиләр белән бабайлар гына иде. Аннары яшьләр күренә башлады: 40-35-30-25... аудитория яшәргәннән яшәрә барды.

Илнур, ТЮЗ дигәннән, шул темага кабат кайтып сорыйм әле, театрда низаглар булганда Туфанны якладыгызмы?

Әлбәттә. Ул бит мин театрга алды.

Ә низаглар иҗатка комачаулыймы?

Комачаулый. Сиңа комачауласалар, иҗат бармый. Комачаулау – ул каршылык, аны ничектер үтәргә кирәк.

Туфан – карап торышка тыныч кына, тирәсендә...

Ураганмы?

Ураган. Яратучылар – яратмаучылар каршылыгы... Тирә-ягында низаг чыгып кына тора. Нигә шулай?

Әйтә алам мин аның нигә шулай икәнлеген. Без – кешеләр – бер-беребез белән эш иткәндә ошарга тырышабыз, йомшартып, шомартып җибәрәбез. Ул-бу була күрмәсен, дип тырышабыз. Туфан Рифович тирәсендәге низаг, скандаллар махсус оештырылмый. Ул ничек тели – шулай эшли: шуңа шулай килеп чыга. Ул беркем алдында да акланмый. Ә кешеләр акланганны ярата. Акланмый икән – димәк, скандал. Ул башкалар кебек түгел!

Менә, мин хәзер сезгә интервью бирәм, ә аннары кайсыдыр сүзләрем өчен аклануым мөмкин. Бу – безнең канга салынган. Ә Туфан Рифович алай итми. Ул начарлык та эшләми. Нидер эшләгәннән соң артыннан «очлы» урыннарын сыйпаштырып тигезләп йөрми: ничек булган – шулай була. Кемдер аның эшен ошатмаса да ялынып йөрми. Ялынып, ярарга тырышып йөрсә, бер скандал да булмас иде. Ул – иҗат кешесе – спектакльләр куя. Аныкын ошатмаган кеше башка театрга барып, башка спектакль карый ала. Театрлар күп. Кайбер режиссерлар йомшаграк характерлы була. Туфан Рифович – үзәге булган режиссер: аның белән идарә итеп булмый. Тормышларына үзгәреш кертергә теләмәгәннәр каршы чыга инде.

ТЮЗ белән чагыштырганда, монда – Тинчурин театрында – масштаб. Анда сәхнә кечкенә, оркестр юк. Монда сәхнә зуррак, оркестр да бар – мөмкинлекләр зуррак. Анда эшләгәндә, әйтик, Туфан Рифович «Идегәй»гә алынган булса, мондагыча чыга алмас иде. Чөнки оркестр юк. Монда – милли театр. Монда – татарлар.

Туфан Имаметдинов турында сорау биргән мизгелдә, ул үзе дә килеп чыкты. Аның киткәнен көттек тә аның турында сөйләшүне дәвам иттек.

Фото: © Абдул Фархан

Татар менталитеты нинди ул?

«Баллы» кеше. «Сладкий».

Яхшы мәгънәдәме?

Яхшы мәгънәдә. Ул начар мәгънәдә дә «баллы» була ала: артык төче – «приторный». Ә рус кешесе катырак, канәгатьсезрәк булырга мөмкин. Татар кешесе йомшаграк – җайлабрак сөйләшә.

Татар кешесе телен югалткач, «баллылыгын» югалтамы икән?

Югалта! Рус теле катырак. Ч, Ш, Щ. Татар теле йомшаграк яңгырый. Кош, чәй... йомшак. Баллы. Дәвалый торган баллылык.

Сиңа да тел белән «баллылык» кайтамы?

Кайта. Йомшаруымны сизәм. Русча уйнасам, башка Идегәй буласы иде...

Татарча уйнаганда иң авыр бирелгән сүз?

«Кырык». Мин ул сүзне әйтә алмыйча озак азапландым. Къ, гъ белән дә бераз авыррак иде. «Ң»ның әйтелеше авыррак булды. «Үз туганыҢ гомерен аҢладыҢ». Хәзер интервью биргәндә кыенрак, ә өйрәнгән сүзне сәхнәдән әйткәндә җиңелрәк. «Ляп»лар була калса, ул – сөйләм аппаратының ялгышы гына булырга мөмкин.

Ялгышларыңа нәрсә диярләр икән?

Белмим. Минем әле, артист буларак, татар тамашачысы белән очрашканым юк.

Ә коллегаларың?

Коллегалар аңлый. Күпчелеге. Башта барысы да диярлек шикләнделәр. Аңламадылар. «Куда ты лезешь? Зачем?» Башта шундыйрак карашлар булды кебек. Әмма минем төс-кыяфәт шикләнергә урын калдырмагандыр. Мин өйрәнәм. Мин тырышам. Алла бирсә, барысы да килеп чыгар. Туфан Рифович миңа татар телен кайтарды. Мине татар халкына кайтарды – как минимум, ул бер яхшы эш кылды.

Югалган малайны халкына кайтарып бирдеме?

Әйе. Ә алга таба ни буласын белмим. Әмма мин как минимум 4-5 ел биредә эшләячәкмен. Чөнки укыйм да бит әле. Әлбәттә, киләчәкне фаразлап булмый. Хәзер бигрәк тә. Планлаштырып була, әмма зур өметләрсез генә, уңышны куркытмыйча гына. Нәрсәдер килеп чыкмаса, борчыла, нервылана башлыйбыз. Барлык авырулар – нервыдан. Акча кирәк дип чабабыз…

Акча яратасыңмы?

Яратмыйм. Акча яратмыйм мин. Ә акчасыз булмый. Акча кирәклеге кешене нидер эшләргә этәрә. Кирәкмәгәнне дә. Икенче яктан, ул кешегә үсәргә дә мөмкинлек бирә: яхшы артистлар, яхшы юристлар һәм башкалар барлыкка килә. Акчаны Аллаһ уйлап тапмаган, минемчә. Акча – усаллык.

Сиңа акча җитәме? Хатыныңа, мәсәлән.

Юк инде. Хатынга җитми, әлбәттә. Акча күбрәк булган саен нәфес үсә бит ул. Теге кирәк, бу кирәк...

Театр акчасына яшәп буламы?

Театрда яшәргә җитәрлек эшләп була. «Мерседес»та йөрмәсәң, фатирны «ЖК Барселона»дан алмасаң... тыйнаграк яшәсәң – җитә. Аның каравы, яраткан эшең белән шөгыльләнәсең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100