Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәһарәт алганда су йотсаң, ураза бозыламы?

news_top_970_100
Тәһарәт алганда су йотсаң, ураза бозыламы?
Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәте сайтында тәһарәт алганда су йотсаң, ураза бозыламы дигән сорауга җавап бирделәр.

Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда тамакка бер тамчы су китте. Уразам бозылганмы икән инде? Ялгышып йотылган су уразаны бозмый дип ишеткәнем бар.

Үә галәйкүм әссәлам! Уразаны боза торган гамәлләрне, ниятенә һәм нәтиҗәләренә карап, өч категориягә бүленәләр:

1. Уразаны белә торып бозу. Ураза кергәч, аны белә торып бозган кеше 2 ай тоташтан ураза тотып, кәффарәт түләргә тиеш.

2. Уразаны ялгышып бозу. Уразалы икәнен белә торып, ялгыш уразаны боза торган гамәл кылу, мәсәлән, тәһарәт алганда бер тамчы су йоту. Кешенең ураза бозу нияте булмаса да, модый очракларда бозылган уразаны бер көн ураза тотып каза кылу тиешле була, кәффарәт кылу кирәкми.

3. Онытып уразаны бозу. Ураза икәнен онытып, кеше уразаны боза торган гамәл кылса (ашаса, эчсә, җенси мөнәсәбәткә керсә), ураза бозылмый, әмма ураза икәне исенә төшүгә үк кеше гамәлен туктатырга тиеш.

Бер карашка, “ялгышып” һәм “онытып” дигән гыйбарәләр мәгънәдәш булсалар да, шәригать аларны аера. Шунлыктан, мөселман кешесе уразасына, гамәлләренә бик игътибарлы булырга тиеш.

Сезнең очракта уразагыз бозылган, аны бер көн ураза белән каза кылу тиешле булыр.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100