
Татарстан Диния нәзарәтендә тәһарәт догалары чыкты.
Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда аерым догалар укырга кирәк икән, ә мин белми идем. Минем тәһарәтем һәм намазым дөрес булганмы, кабул ителгәнме икән? Мине тәһарәт алырга өйрәткәндә бу турыда әйтүче булмады.
Үә галәйкүм әссәлам! Чыннан да, кайбер чыганакларда тәһарәт алганда һәр әгъзаны юганда аерым дога, зикерләр әйтү турында хәбәр ителә. Мәсәлән, имам Ән-Нәвавинең “Әл-Әскар” китабы – шундый чыганакларның берсе. Әмма Пәйгамбәребезнең (сгв) тәһарәт алганда укылган догалары хакында төгәл мәгълүматлар юк, шунлыктан, тәһарәт алганда дога яисә зикер әйтү шарт булып тормый.
Безгә бары бер генә мәгълүмат билгеле, ул да булса Пәйгамбәребезнең (сгв) тәһарәт алып бетергәч әйтелгән догасы:
أشهد أن لا إله إلا الله وحده لا شريك له و أشهد أن محمدا عبده و رسوله. اللهم اجعلني من التوابين و اجعلني من المتطهرين.
“Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы зат (иләһ) юк. Янә шәһадәт бирәм: Тәхкыйк, Мљхәммәд салләл-Лаһү гәләйһи вә сәлләм – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә шәригать хөкемнәрен ирештерер өчен җибәрелгән илчесе. Мине чистарынучылар һәм тәүбә итүчеләрдән кыл” (Тирмизи/Тахара/41).
Сезнең очракта, башка шартларын дөрес үтәгән булсагыз, тәһарәтегез һәм намазларыгыз дөрес санала.
Ә Аллаһ – яхшырак белүче!
Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Онытылып ашау уразаны бозамы?
- Мәчет төзелеше өчен зәкят биреп буламы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
- Намазны нәрсә боза?
- Кемнәр намаз укырга тиеш?
- Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?
- Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?
- Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?