Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәһарәт алганда җенес әгъзаларын юу мәҗбүриме?

news_top_970_100
Тәһарәт алганда җенес әгъзаларын юу мәҗбүриме?
Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәте тәһарәт алу турында аңлатма бирә.

Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда җенес әгъзаларын юу мәҗбүриме?

Үә галәйкүм әссәлам! Сез телгә алган гамәл фикһ гыйлемендә истинҗә дип атала. Истинҗә – ал һәм арт юлны юып чистарту дигән сүз. Әгәр кеше бәдрәфтә ихтыяҗын үтәде икән, истинҗә кылу тиешле. Имам Шурунбуләли “Нур әл-Идах” хезмәтендә болай ди:

1. Истинҗә, нәҗес арт һәм ал юлдан читкә чыкмаганда, шул нәҗестән арыну өчен башкарыла, һәм бу гамәл сөннәт хөкемендә була.

2. Әгәр нәҗес арт һәм ал юлдан читкә чыкса һәм аның күләме бер дирхәм (5 сумлык акча) зурлыгында булса, аны юып чистарту (истинҗа кылу) вәҗиб хөкемендә була.

3. Әгәр нәҗес бер дирхәмнән зуррак булса, аны юып чистарту фарыз була.

Нәтиҗә ясыйк:

- Истинҗә бәдрәфкә кергәннән соң, тизәк, сидек кебек нәҗесләрдән арыну өчен кирәк, ул тәһарәтнең бер өлеше саналмый.

- Әгәр нәҗесләр арт һәм ал юлдан читкәрәк тигән икән, истинҗа кылу мәҗбүри, һәм ул тәһарәт белән кылынырга тиешле гыйбадәтнең дөреслегенә тәэсир итә.

- Әгәр нәҗес арт һәм ал юллардан читкә тимәгән икән, истинҗә сөннәт санала, ә сөннәт гамәлне даими кире каккан кеше гөнаһлы була.

Ә Аллаһ яхшырак белә!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100