Татарстан Диния нәзарәте сайтында тәһарәт ала торган суның үзлекләре турында аңлаттылар.
Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел су савытына тәһарәт алганда су чәчрәгәнен сиздем. Мондый су белән тәһарәт алырга ярыймы?
Үә галәйкүм әссәлам! Башка су кушылган вакытта тәһарәт алынасы суның чисталыгын аның төсе, исе һәм тәме билгели.
Имам Шурунбүләли “Нур әл-Идах” хезмәтендә болай яза:
“Тәһарәт аласы суның башка сыеклык белән кушылуыннан соң, тәһарәткә яраклыгын билгеләү кагыйдәсе:
1. Тәһарәт аласы суга ике сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мисал өчен, сөт төсе һәм тәме белән судан аерыла. Әгәр сөтнең төсе һәм тәме, мәсәлән, суда күренә, сизелә икән, мондый су белән тәһарәт алырга ярамый.
2. Тәһарәт аласы суга өч сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мәсәлән, алмадан ясалган уксус, ул төсе, исе һәм тәме буенча да судан аерыла. Әгәр уксусның төсе, исе, тәме суда сизелә, күренә икән, мондый суны да куллану ярамый дигән сүз.
3. Тәһарәт алырга дигән суга үзеннән төсе, исе, тәме белән аерылып тормаган сыеклык кушылса, аларның күләмнәрен чагыштырырга кирәк. Мисал: әгәр бер чиләк чиста су ике чиләк тәһарәткә ярамаган сыеклык белән кушыла икән, бу суны тәһарәт өчен кулланырга ярамый. Әгәр киресенчә булса, мондый су куллануга яраклы санала”.
Сезнең очракта су савытына берничә тамчы су чәчри, су үзенең чистарту сыйфатын югалтмый, димәк, мондый су белән тәһарәт алырга ярый дигән сүз.
Ә Аллаһ яхшырак белүче!
Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Онытылып ашау уразаны бозамы?
- Мәчет төзелеше өчен зәкят биреп буламы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
- Намазны нәрсә боза?
- Кемнәр намаз укырга тиеш?
- Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?
- Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?
- Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?