Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлеккә зыян китермәслек итеп ничек ябыгырга

“Интертат” сайтында узган ел ахырында #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны булды. 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова сәламәтлеккә зыян китермичә генә ябыгу буенча киңәшләр бирде. Марафонны күзәтеп барган укучылар табибның иң мөһим киңәшләрен бер язмага туплап бирүебезне үтенделәр. Укучыларыбызның гөзерен үтибез. 

news_top_970_100
Сәламәтлеккә зыян китермәслек итеп ничек ябыгырга
  • Табиб Энҗе Кадыйрова тумышы белән Кукмара районыннан. 2013 елда елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 2014 елның августыннан җиденче балалар поликлиникасында һәм Республика клиник хастаханәсендә табиб булып эшли. Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина халыкара институты ассоциациясе әгъзасы. Энҗе Кадыйрова, төп квалификациясеннән тыш, иглорефлексотерапевт, гомеопат, гирудотерапевт белгечлегенә ия. 2016 елда натуропат һәм хиҗама серләренә төшенә. Хәзерге вакытта танылган акушер Гейл Харт курсларында укый.

Энҗе Кадыйрова үз гаиләсенең күп еллар дәвамында дөрес туклануын һәм даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешен алып баруын әйтте. “Барыбыз да үзебезне яхшы хис итәбез һәм белгәннәребезне башкаларга өйрәтү - төп максатыбыз”, - диде ул.

Ул – практик табиб. “Миңа көн саен сәламәтлекләрен яхшыртырга теләүче кешеләр мөрәҗәгать итә, үземнең тәҗрибәмнән чыгып мин аларга ярдәм итәм. Һәр ай саен үз белемемне арттырам. Сәламәтләнү нәрсәдән башланырга тиеш? Күп кеше аны дөрес туклану, кайберәүләр спорт белән шөгыльләнү дип саный. Фикерләр төрле. Тик мин сәламәт яшәүне физиологик, анатомик яктан аңлатам”, - ди Энҗе Кадыйрова. 

Ябыгу өчен төп юнәлеш - эчәклек системасын сәламәтләндерү. Шуның өчен дөрес туклану гадәтләрен, һәрбер ризыкның мөһим матдәләре - аксым, майлар, углеводлар хакында белергә кирәк.

Ризык табигый булырга тиеш

Ризыкның “органик” булуы мөһим. Ягъни, ул чиста туфрак, һава һәм кояш нурлары астында үстерелгән ризык булырга тиеш. Мәсәлән, ит һәм сөт нинди булырга тиеш? Мөгезле эре терлекне алыйк. Алар төзелеш оешмалары һәм ниндидер заводлар янында торырга тиеш түгел. Терлекләрне, кыш айларыннан кала, караңгы сарайларда да асрарга кирәкми. Терлек көтүгә чыга алган чорда чиста чирәм ашарга тиеш. Терлекләр арпа һәм арыш кына ашап үсә икән, ул очракта әлеге ризык органик булып саналмый. Шулай ук шәһәр янында урнашкан дачаларда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә йөз процент ук органик була алмый.

Ашаганда тыныч булырга кирәк

Кеше, ашарга утырганда, тынычланырга, үзенең фикерләрен, уйларын һәм тормыш мәшәкатьләрен ашауга күчерергә тиеш. Медицинада бу “принцип доминанты А. Ухтомского” дип йөртелә. Ягъни, берәр проблема килеп чыга икән, безнең баш мие туктаусыз шул хакта уйлый. Тән, сәламәтлек өчен бу бик зыянлы. Без көне буе эшлибез, ашаганда да эш турында уйлыйбыз икән, ашказаны-эчәклек системасына зыян килергә мөмкин.


Телевизор карый-карый ашау тыела

Баш мие нервларының унынчы пары без тыныч булган очракта гына эшли. Алар ашказаны-эчәклек системасына импульслар бирергә тиеш, әмма тынычсызлык очрагында ул импульслар килеп җитми. Нәтиҗәдә ашказаны һәм эчәкләр начар эшли. Гомумән, гел стресс кичерә торган кешенең эчке органнары начар эшли: кемнендер җенси органнары, кайберәүләрнең бавыры авыртырга мөмкин.

Бер ашаганда ризык күләме уч төбенә сыярлык кына булырга тиеш

Артык күп ашаганда артык авырлык сизелә, эчебез тула, хәлсезлек биләп ала, сулыш алу кыенлаша. Ашказаны тулган очракта ул янәшә урнашкан органнарга эшләргә комачаулый. Мәсәлән, бавыр, эчәклекләр, үт куыгы, ашказаны асты бизенә һәм талакка, үпкәләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Күп ашау һәрбер орган өчен зыянлы. Ашказаны тулган очракта баш миенең эшчәнлеген авырайта торган артык сигнал килә.

Карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм бер өлеше һава өчен каралган. Ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш. Шулай тукланган очракта яшәве һәм органнарга эшләве җиңел.

Ашамыйча торуны гадәткә кертегез

Табибларның 80-90 яшьлек профессорлары барысы да 30-40 яшьлек егетләр сыман. Аларның бердәнбер серләре – ач тору, без аны “интервальное голодание” дип атыйбыз. Атнага ике тапкыр алар бу тәҗрибәне практикада куллана.

Ач торуны дөрес эшләргә кирәк. Ач торып, аннан соң күп итеп ашап ташлау дөрес түгел. Ач торасың икән, ризыкны аз-азлап кабул итәргә, ашказанына зыян салмаска кирәк.

Һәр күзәнәк яңарырга сәләтле. Ач торганда организм көчен ризык эшкәртүгә түгел, башка процессларга түгә.


Яхшылап чәйнәгез

Ашказаны-эчәклек системасының сәламәт булуы ризыкны чәйнәүдән башлана. Чәйни белү бик мөһим процесс. Дөрес һәм озак итеп чәйнәгәндә безнең колак яны төкерек бизе кыскара башлый. Начар чәйнибез икән, колак яны төкерек бизе эшләми, чөнки ул чәйнәү мускулы кыскара барганда гына эшләргә мөмкин. Колак яны төкерек бизе иң кирәкле мәтдаләрне бүлеп чыгара, әлеге матдәләр авызда ризыкны эшкәртүне көйләү өчен кирәк. Ашказанына ризык кергән очракта авыз аны эшкәртә башлый. Эшкәртелмәгән ризык ашказанына киткән очракта организм өчен бу бик начар, чөнки ашказанының эшкәртергә көче җитми.

Ничек итеп чәйнәргә кирәк соң? Ризыкның тәме үзгәргәнче яки ризыкның тәме баллана башлаганчы чәйнәргә киңәш ителә. Ни өчен? Баллана башлагач, ризыкта углеводлар эшкәртелә башлаган дигән сүз. Озаклап чәйнәгән очракта кеше ризыкның тәме үзгәрүен сизәчәк, шул вакытта колак яны төкерек бизе яхшы эшләр. 


Нәрсәләр ашарга ярамый?

Супермаркетлардан ярмалардан башка бернәрсә дә алырга кирәкми, чөнки анда күпчелге ясалма булган ризыклар саталар.

Ябыгырга теләүчеләргә туклану рационыннан глютен булган ризыкларны алып ташларга кирәк. Бодай, арыш, арпа, солының составында глютен бар. Алар урынына кукуруз, карабодай, дөге, киноа, амарант кулланыгыз. 

Шикәрле ризыклардан баш тартыгыз. Крахмал, арахис, камыр ризыклары, кибеттән сатып алынган сөт продуктлары, гидрогенизацияләнгән майлар (маргарин, эрегән сыр), туңдырма, полуфабрикатлар һәм консервлар, шикәр, варенье, сироп, соклар, катнашында шикәр булган компотлар, газлы эчемлекләр, төрле соуслар, майонез һәм кетчуп тыела. Кибеттән сатып алынган җиләк-җимешләрне дә ашамаска киңәш ителә.


Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, күп очракта баллыга тартылган кешеләргә аксым, май һәм катлаулы углеводлар җитми. Шулай ук хром дефициты булган кешеләрдә дә баллы ризыкны ашау теләге көчле.

Шикәр урынына шикәрне алыштыра торган матдәләр (сахарозаменитель) кулланырга була. Алар кешенең баш миен алдарга ярдәм итә. Баш мие баллы ризык ашадым дип уйлый, аны эшкәртү өчен инсулин җибәрә. Балда шулай ук калорияләр күп. Көненә бер аш кашыгыннан да артык күп кулланырга ярамый.


“Баллы тәм-томнарны хром җитмәү аркасында ашыйсы килә. Шуның өчен даруханәләрдән шикәрне алмаштыра торган матдәләр алырга киңәш итәм. Бераз гына бал кабып куйсагыз да була, яисә шикәр алмаштыргыч белән берәр тәмле әйбер пешерегез. Ул инсулинга тәэсир итми, ә тәме нәкъ шикәрнеке сыман. Шулай ук “Королевская ватрушка”ны да шундый матдәләр белән пешерә аласыз. Бары тик шикәр урынына шикәр алмаштыргыч, он урынына дөге оны кулланыгыз. Бик тәмле килеп чыга”, диде Энҗе Кадыйрова.

Глютенсыз ипи пешерәбез

Энҗе Кадыйрова глютенсыз ипи пешерү рецепты белән уртаклашты. Әлеге рецепт буенча әзерләнгән ипи бик тәмле, ә иң мөһиме файдалы

 

Кирәк булачак: бер стакан су, бер стакан дөге яки кукуруз оны, бер кап коры чүпрә, бер аш кашыгы кайнатылган май, бер чеметем тоз, бер аш кашыгы кукуруз крахмалы. Әлеге ингредиентлардан камыр басарга һәм бер сәгать "ял иттерергә" кирәк. Камырны майланган табага агызырга һәм 180 градуслы духовкага куярга.

Пластик савыттан ашау зыянлы

Табиб әйтүенчә, пластик савытларны ашарга пешергәндә дә кулланырга ярамый. Чөнки зарарлы матдәләр савыттан ашамлыкка күчә. Шуның нәтиҗәсендә баш авырту, хәлсезлек, аллергия, хәтта тын кысылу очраклары да күзәтелергә мөмкин. Зарарлы савытларны даими куллану яман шеш авыруы китереп чыгару ихтималы бар. Шуның өчен чуен, агач, пыяла, керамика савыт-сабалар сатып алыгыз.
 

Ит, балык, йомырка - аксымлы ризыклар кеше организмы өчен төзелеш материалы 

Табиб Энҗе Кадыйрова һәр ризык составында аксымнар, майлар, углеводлар барын искә төшерде. Безнең тәнебез, күзәнәкләребез, баш миебез аксымнан төзелгән. Аксым – төзелеш материалы. Шуның өчен организмга тиешле күләмдә аксым керергә һәм эшкәртелергә тиеш. Шул очракта гына тәнебез сәламәт була ала. Аксымнар аминокислоталардан тора. Безнең тәнебезгә ризык аша шушы аминокислоталарның барлык төре керергә тиеш. Тик ризыкларның төрле булуы мөһим.Кешегә үсемлек һәм хайван аксымы кирәк. Хайван аксымы метаболизмны яхшырту һәм мускуллар өчен аеруча файдалы. 

Тырнаклар, чәчләр, сөякләр - барысы да аксымнан төзелгән. Склероз, варикоз, гемморой авырулары аксым җитмәгәнлектән килеп чыга. Аксым аз булган очракта, организмда тимер начар үзләштерелә, шуңа күрә анемия- акканлылык була. Шулай ук иммун күзәнәкләренең дә аксымнан торуын истә тотыйк, ди Энҗе Кадыйрова. 


Диңгез продуктлары һәм ит сатып алганда игътибарлы булыгыз 

Ит аксымнарга, экстрактив һәм минераль матдәләргә, витаминнарга бай. Үсемлек аксымы терлек аксымыннан бик нык калыша, шуның өчен ит ашарга кирәк. Гел бертөрле ит кенә ашарга ярамый, аларны төрләндереп торыгыз. Иң мөһиме ул табигый булсын.

Балык һәм диңгез продуктлары тулы кыйммәтле аксымга бай. Диңгез продуктларында йод та бар. Йод кан тамырлары тышчасын һәм баш мие тамырларын ныгыта. Сатып алганда, балыкның кайдан китерелгән булуына игътибар итегез. Мәсәлән, сату нокталарында Мурманск шәһәреннән китерелгән балыклар очрый. Аларны алырга кирәкми, чөнки анда атом станцияләре бар, ди табиб.

Сөтне кайнатып чыгарырга ярамый 

Сөт продуктлары да кеше организмын аксым, кальций, фосфор, калий белән баета. Эчәклек белән бәйле проблемалары булган кешеләргә 1-2 ай дәвамында сыер сөтен кулланудан тыелып торырга туры киләчәк. Сөтне кайнатып чыгарган очракта, андагы файдалы матдәләр, аксымнар юкка чыга. Шуның өчен, эремчек ясаганда, хуҗабикәләр аны тулысынча кайнатып чыгарырга тиеш түгел, моның өчен 40-50 градус җитә.   

Аксымга бай ризыкларны төрләндереп торыгыз 

Көн саен төрле-төрле аксым кулланырга кирәк. Һәр ашауда көндез һәм кич аксым булырга тиеш. Организм өчен хайван аксымнары гына түгел, үсемлек аксымнары да кирәк.

Койканың файдалы үзлекләре 

Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, ябыккан вакытта холодец (койка) ашарга ярый. Әлеге продукт чәч, тырнак үсешенә һәм сөякләргә файдалы. Кеше организмында тоташтыргыч тукымалар булдыру өчен төп коллаген чыганагы булып тора. Табиблар койканы терәк-хәрәкәт аппараты һәм буыннар авырулары күзәтелгән кешеләргә ашарга киңәш итә. Шулай ук составындагы ретинол дигән матдәнең иммунитетка уңай тәэсир итүе билгеле, ул күз күремен яхшырта. Табигый желатин буыннарны хәрәкәтчәнлеген арттыра һәм эшчәнлеген көйли. Әлеге продукт бик күп калориялы булып санала, шуның өчен чамасын белеп ашарга кирәк. Әйтик, 100 г продуктта 240 ккал чамасы энергия бар.

Койканың зыянлы яклары да бар. Бу продуктның составында холестерин бар дип санала, шуңа күрә атеросклероз белән авыручыларга аны чамадан тыш ашарга киңәш ителми. Шулай ук майлы ризыклар бавырга тискәре йогынты ясый. Панкреатит авыруы вакытында койка ашау тыела, чөнки мондый ризык хроник авыруларны кискенләштерергә сәләтле. 



Койка пешерү сере 

Хуҗабикәләр игътибарына тәмле койка әзерләүнең берничә гади серен ачабыз. Шулпаны сүрән утта 5-10 сәгать пешерергә кирәк. Пешеп чыгарга биш минут кала кала шулпага укроп һәм аз гына петрушка салыгыз, чөнки ул хуш ис бирә. Суганның кабыгын әрчергә кирәкми. Шул очракта шулпаның төсе матур була. Койка өчен итнең туңдырылмаганы һәм желатинга бай булганы яхшы. Койка шулпасы тәмле булсын өчен суны өстәп торырга ярамый. Пешеп чыкканнан соң, койкага кишер, лимон салырга була. 
 
Ясмык итне алмаштыра ала 
 
Табиб Энҗе Кадыйрова фикеренчә, ясмык ипи белән итне дә алыштыра ала. Ул А, В, С витаминнарына, аксымга, калий, кальций, магний, цинк, тимергә бай. Аның составында фолий кислотасы бар. Ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Ясмыктан әзерләнгән ризыклар организмга уңай йогынты ясый. Шулай ук аның составындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Ясмыкның бөерләре авырткан кешеләргә файдасы күп һәм аны даими куллану сөякләрнең ныклыгын үстерергә мөмкин, ди табиб. 


Ясмыктан аш әзерләү рецепты. Шулпа өчен тана ите, 150 гр ясмык, бәрәңге, баллы борыч, помидор, кишер, суган, томат пастасы, үсемлек мае, тоз һәм борыч кирәк. Иң беренче эш итеп ашның шулпасын пешерәбез. Ул пешкән арада суган, кишер, помидор һәм баллы борычны турап, үсемлек маенда аз гына кыздырып алабыз. Бераздан томат пастасы өстибез һәм болгатабыз. Шулпа әзер булгач, аңа ясмык һәм бәрәңгене салабыз. Соңыннан шулпага кыздырган яшелчәләрне өстибез. 
  
Хәрәкәтләнү – төп шарт 
 
Хәрәкәтләнү - организмның сәламәт булуы өчен иң төп шартларның берсе. Даими физик күнегүләр организмны ныгыта, эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Организмны чыныктыру хакында кыш көне дә онытырга ярамый. Шуңа күрә иртәнге күнегүләрне урамда, саф һавада башкарырга кирәк. Энҗе Кадыйрова кышкы табигатьтә еш булырга һәм буш вакытта да чаңгыга басарга киңәш итте.   
  
Организмга майлар җитмәгән очракта баш мие, нерв системасы зыян күрә 
 
Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, безнең һәр күзәнәгебез майлардан төзелгән. Җенес органнары, баш мие, аяклар, тире һәм йөрәкнең күзәнәкләре барысы да майлардан тора. Майлар ярдәмендә күп кенә стероид-гормоннар да ясала.

“Безнең дөрес туклану рационында майның әһәмияте бик зур. Күпләрнең күзәнәкләре һәм гормональ системасы дөрес эшләми. Шуның өчен көн дәвамында һәркемнең менюсында майлар күп булырга тиеш. Майлар глюкоза кебек энергия бирергә мөмкин һәм ул бик озакка җитә. Андый кеше үзен көчле хис итә, сәламәтлеге дә яхшы була. 
 
  • Майларның төп функцияләре: запас энергия чыганагы, җылы саклагыч, су чыганагы. Майлар күзәнәк һәм тукымалар составына керә, организмның нормаль үсеше, матдәләр алмашы, кан тамырларның дөрес эшләвен тәэмин итә. 
 
Майлар ярдәмендә ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә, организмның чирләргә каршы торучанлыгы арта һәм иммунитеты ныгый, нерв системасы тынычлана, күзәнәкләрнең яңаруы күзәтелә. Майлар - баш мие һәм нерв системасы эшчәнлегенең нигезе булып тора. Баш мие күзәнәкләре эшчәнлегендә нейроннар челтәре буенча күчә торган электр импульслары тора. Нейронның тышчасы миелиннан – хайван майларыннан тора. Безнең организмга майлар җитмәгән очракта барысы да зыян күрә: баш мие, нерв системасы, мускуллар хәрәкәте, диде табиб. 



Көнбагыш маен чыгарып ташлагыз 

Хайван һәм үсемлек майлары була. Майларның сыек, каты, табигый һәм башка төрләре билгеле. Икесе дә рационда тигез күләмдә булырга тиеш. Үсемлек мае көнбагышныкы булырга тиеш түгел, аларны гомумән өйдән чыгарып ташлагыз. Үзегез үстергән көнбагыштан сыгылган майларны гына калдырырга була. Аны да чамасын белеп, аз күләмдә генә кулланырга рөхсәт ителә, ди табиб.

Майлар салкын ысул белән сыгылган булырга тиеш 

Бары тик чикләвек (әстерхан, кедр, миндаль, кокос) мае кулланырга киңәш ителә. Алар аксымнар һәм В группасы витаминнарына бай. Зәйтүн, авокадо майларын да рационга кертә аласыз, тик алар салкын ысул (холодный отжим) белән сыгылган булсын. 

Иртә белән әстерхан чикләвеге маен куллану гомерне якынча биш елга озынайта. Калифорния галимнәре шундый көтелмәгән нәтиҗәгә килгән. Алар фикеренчә, бу май йөрәк һәм кан тамырларын холестеринның зарарлы тәэсиреннән саклый. Уңай үзгәрешләр сизү өчен атнага ике тапкыр бер бал кашыгы әстерхан чикләвеге маен эчеп җибәрү җитә.
 
Зәйтүн мае составында организмга кирәкле омега-6 май кислотасы, Е, А, D һәм К витаминнары бар. Омега-6 кислотасы атеросклероз, йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтә. Артроз, остеохондроз, шикәр диабетын, экзема, бавыр, ашказаны авыруларын дәвалый. Зәйтүн маен организм бик җиңел үзләштерә.

Өй шартларында ясалган майлар кулланырга кирәк 

Безнең гормоннар хайван майлары ярдәмендә төзелә. Үсемлек майлары күбесенчә антиоксидант булып кына торалар. Ат, каз, үрдәк, тавык, сарык (курдюк), куян, өй шартларында ясалган атланмай һәркемнең рационында булырга тиеш. Кибеттән сатып алынган сыйфатсыз майлы ит һәм субпродуктлар, сөт ризыклары (каймак, атланмай, сыр, эремчек) белән организмга эләгә торган майлы кислоталар атеросклероз, гипертония, инфаркт һәм инсульт, бавыр, сары, ашказаны асты бизе авырулары үсешенә тәэсир итә. Шуның өчен өй шартларында ясалган табигый продуктларга өстенлек бирегез.

Табиб Энҗе Кадыйрова балык маен ач карынга кулланырга киңәш итми. Ул ашказаны авыруларын көчәйтергә мөмкин икән. Шуңа да карамастан, бу майның файдалы яклары күбрәк. Ул кан тамырларын киңәйтә, кортизон гормоны дәрәҗәсен киметә, тән тиресен, тырнакларны, күз күремен һәм чәчләрне яхшырта. 



Маргарин куллану инфаркт куркынычын арттыра 

Маргарин маеның файдасы һәм зыяны турында бәхәсләр күп еллар дәвам итә. Шунысы билгеле, маргарин - ясалма продукт, үсемлек майлары һәм хайваннарның эмульсион катнашмасыннан гыйбарәт. Составында витаминнар юк, аларны маргаринга ясалма юл белән өстәргә мөмкин. Еш кына аның составында А (күрү, лайлалы тышча һәм тире өчен файдалы), Е (нерв системасы һәм мускуллары өчен кирәк) һәм В төркеме витаминнары (хәтерне яхшырта, матдәләр алмашында актив катнаша) булырга мөмкин.

Маргаринның тагын бер файдалы сыйфаты - анда холестерин күләме минималь дәрәҗәдә. Күп кенә тикшерүләр күрсәткәнчә, маргарин мае йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы тәэсир итә, кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра, сөякләрне ныгыта, артритларны булдырмый кала, тире һәм чәчләрнең торышын яхшырта.

Югары сыйфатлы маргаринны рапс яки җитен маеннан ясыйлар. Алар файдалы үзлекләргә ия, кан басымын киметә һәм кан әйләнешен җыйга сала.

Продуктның төп зыяны– аның составында транс-майлар булу. Табиб Энҗе Кадыйрова фикеренчә, маргаринны даими кулланган вакытта, ашкайнату системасы бозыла. Шуның нәтиҗәсендә иммунитет һәм күз күреме начарлана, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге кими, диабет булу очрагы арта, йөрәк-кан тамырлары системасы эше тоткарлана, онкологик авырулар килеп чыгу куркынычы арта, инсульт һәм инфаркт булырга мөмкин.

Әлеге продукт диабет белән авыручыларның туклану рационында булырга тиеш түгел. Йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалары булган кешеләргә маргаринны файдалану зыянлы. Галимнәр әйтүенчә, көн дәвамында 40 гр маргарин куллану инфаркт барлыкка килү куркынычын 50 процентка арттыра.

  • Сатып алучыларга киңәшләр. Маргаринның кабы кәгазьдән эшләнгән булырга тиеш түгел. Ул фольгага төрелгән булса яхшырак. Арзан бәядән маргарин алмагыз – аны әзерләү өчен сыйфатсыз продуктлар кулланалар. Ике кап арзанлы май алганчы, бер кап яхшы май сатып алыгыз. Маргарин маеның составында ароматизатор һәм эмульгаторлар булырга тиеш түгел. Р 52179-2003 ГОСТ буенча әзерләнгән маргаринны алу хәерле (ул Россия территориясендә иң сыйфатлысы санала). Майны суыткычта гына сакларга кирәк, әмма өч айдан да озаграк түгел. 

Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә 

Җитен маеның составында В төркеменә кергән витаминнар күп, аңарда шулай ук организм өчен кирәк булган цинк, аксым, магний, калий, А, F һәм E витаминнары, омега-3 һәм омега-6 кислоталары булуы билгеле. Җитен мае чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта, организмдагы начар холестеринны киметә, ашкайнатуны системасын яхшырта. Кан йөреше системасын чистарта, матдәләр алмашын көйли, йөрәк авырулары һәм шикәр авыруы барлыкка килү куркынычын киметә.

Әлеге май күкрәк яман шеше һәм туры эчәклектә шеш барлыкка килүне кисәтә

 
Ат мае салкын тиюдән дәвалый 

Үсемлек майларыннан тыш, һәркемнең туклану рационында хайван майлары да булырга тиеш. Шундыйлар арасында табиблар ат маен аерып күрсәтә. Ул аминокислоталарга һәм кеше организмы өчен кирәкле витаминнарга бай. Ул холестерин микъдарын киметә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый. Әлеге майның дәвалау үзлекләрен беренче булып Борынгы Азия табиблары ача һәм бүгенге көнгә кадәр аны терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын дәвалаганда кулланалар. Остеохондроз, ревматизм, буыннар авыртуы һәм умыртка баганасы бүсере вакытында ат мае аеруча нәтиҗәле чара булып тора.

Ат майлары салкын тию, баш авыртуларын дәвалау өчен дә кулланыла. Косметик продукт булып санала.

Тик кайбер җитешсезлекләре дә бар. Ат маенда углеводлар аз күләмдә, анда төрле куркыныч бактерияләр тиз үрчи. Шуның нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә торган авырулар барлыкка килергә мөмкин. Подагра, артроз, остеоартроз белән авыручыларга ат маен куллану киңәш ителми.

Күзләр өчен нәрсәләр файдалы? 

Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, күзләр өчен файдалы витаминнар җыелмасы балык мае, кишер, кузгалак, шпинат, кабак, помидор, йомырка сарысы, әстерхан чикләвеге, миндаль, арахис, үсемлек маенда бар.

Шулай ук чөгендер составында булган цинк та күз күремен яхшырта. Туклану рационыгызга әлеге яшелчәдән булган ризыкларны күбрәк кертегез. Карабодай ярмасында да күзләр өчен файдалы микроэлементлар бар.
  • Селен — күзләр өчен төп микроэлемент. Ул диңгез балыгында, ак гөмбәдә, кабак орлыгында, сырганакта, кара карлыганда күп. Шулай ук чәйдән, ромашка, кыярдан ясалган компресс күзләргә бик файдалы. Әлеге төнәтмәләр күзләрне дымландыра, күз кабаклары шешенгәндә файдалы һәм ялкынсынуны киметә. 

Брокколи кәбестәсе инфаркт һәм инсульттан саклый 
 
Табиблар әйтүенчә, күңел төшенкелеге күзәтелгәндә яшел төстәге яшелчәләр ашарга кирәк. Яшел төс нервларны тынычландыра һәм арыганлыкны бетерә. Шуңа күрә ул стресска каршы иң яхшы чара булып тора. Күңел төшенкелегеннән коткарырга ярдәм итүче иң яхшы яшелчә булып брокколи санала. 
 
Брокколи кәбестәсе диетик продуктлар исемлегенә керә. Ул шикәр авыруыннан интегүчеләр өчен аеруча файдалы, организмда яман шеш күзәнәкләрен дә булдырмауда да әһәмияткә ия. Аның составында матдәләр алмашын яхшыртырга сәләтле витаминнар бар.

Брокколида фолий кислотасы, кальций һәм В, А, РР, С, К төркеменә керүче витаминнар күп. Минераллар — селен, тимер, натрий, йод, цинк, кремний, магний һ.б. бар. Аксымнарның күләме буенча брокколи кәбестәсе ит белән йомырканы да уздыра. Шуның өчен аны даими кулланырга мөмкин, ул тиз үзләштерелә һәм организмны файдалы матдәләргә баета.

Диетологлар ябыгырга теләүчеләргә туклану рационына брокколи кәбестәсен кертергә киңәш итә. 100 г брокколида 34 ккал гына энергия бар. Шулай ук ул йөрәк мускулларының эшчәнлеген җайга сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Ашкайнату процессын көйли, иммунитетны ныгыта, каты авырудан яки операциядән соң тернәкләнергә ярдәм итә, артрит үсешен булдырмый кала, инфаркт һәм инсульт булдырмый кала.

Брокколи кәбестәсенең зыянлы яклары хакында да истә тотарга кирәк. Аны чамадан тыш кулланган очракта ашказаны асты бизе авырулары кискенләшергә мөмкин. Варикоз авыру вакытында да аны кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәктә хроник авырулар булган кешеләргә дә сак булырга кирәк. 

 
Брокколи кәбестәсеннән җиңел салат рецепты. 400 гр пешкән брокколи кәбестәсе һәм пешкән тавык ите, 150 гр консервланган фасоль, 100 гр зәйтүн мае, 200 гр гөмбә (шампиньон), 2 тозлы кыяр кирәк була. 

Эш барышы: Тавык итен һәм брокколи кәбестәсе белән тозлы кыярны саламлап турарга. Шампиньон гөмбәсен майда кыздырырга. Соңыннан фасоль өстәргә. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз өстәргә, зәйтүн мае салып болгатырга. Салатны яшел тәмләткечләр белән бизәргә була. Ризыкның калориялеге - 250 ккал. Аннан өч порция килеп чыга.

Шикәр авыруыннан интегүчеләргә карабодай боткасы ашарга кирәк 

Карабодай ярмасы составында кеше организмы өчен кирәкле бөтен файдалы матдәләр дә бар. Аның составында аксымнар, крахмал, шикәр, органик кислоталар, В1, В2, РР, Р витаминнары, шулай ук тимер, кальций, фосфор, бакыр, цинк, бор, йод, никель, кобальт кебек макро һәм микроэлементлар күп.

Карабодай диетик ризык булып санала. Белгечләр шикәр авыруыннан һәм симерүдән интегүчеләргә суда пешкән карабодай боткасы ашарга киңәш итә. Ул организмнан шлакларны, башка төр зарарлы матдәләрне чыгара. Атнага 2-3 тапкыр карабодай боткасы ашау ашказаны бизе белән авыручыларга файдага булачак.

Карабодайдагы фолий кислотасы канны яхшырта. Моннан кала, ревматизм, артриттан интеккән кешеләр өчен дә уңай яклары бар.      

Иртә белән мюсли һәм батончик ашарга ярамый 
 
Иртәнге аш - ризык кабул итүнең иң мөһим вакыты. Табиблар әйтүенчә, тәүлекнең нәкъ шушы вакытында яхшы итеп тукланырга кирәк. Көне буена диярлек энергия аласың, эшләү сәләтең арта һәм кәефең дә яхшы булачак. Көнне нинди ризыктан башларга соң? Файдалы иртәнге ашта энергия бирүче клетчатка һәм аксым булырга тиеш. Иртән ашалган ризыкта кальций, йод булу зарур. Бу очракта яшелчә ашы, йомырка тәбәсе һәм боткалар ашау файдага булыр. Ботканы солы, борай, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерләргә мөмкин. 
 
Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, коры иртәңге аш (мюсли, батончиклар) һәм артык күп чи яшелчә, җиләк-җимеш ашарга ярамый. Иртәнге аш өчен ачы сөт, камыр ризыклары һәм бутербродлар да зыянлы. 

 
Дөге калорияле ярмалар исәбенә керә 

Популярлык буенча беренче урында ярмалы ризыклар тора. Аларда А, D витаминнары, тимер һәм углеводлар күп. Дөге составында В һәм Е төркеме витаминнары күп. Шулай ук ул микроэлементларга, тимер, цинк, магний, кальций һәм калийга бай. Йөрәк-кан тамырлары авы-руыннан җәфаланган кешеләргә дөге боткасы ашау файдалы. Ул йөрәк өчен дә файдалы, холестерин күләмен киметә.

Табиблар фикеренчә, дөге организмдагы сыеклык һәм тозлар алмашына йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзлеген көчәйтә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта һәм эч кибүне булдырмый.

Үт куыгы һәм бавыр ялкынсынулары вакытында суда пешкән дөге ашау яхшы. Боткага май, сөт, бал һәм чикләвекләр өстәргә мөмкин. Мондый ботканы һәр көнне ашагыз, организмда авырулар вакытында аның файдасы инде күптән сыналган.

Дөге күп калорияле ярмалар исәбенә керә. Шуның өчен эчәклек авыруларыннан тилмерүчеләр, тазарырга теләмәүчеләр дөге боткасын чамасын белеп кенә кулланырга тиеш. 
 
Буыннарга тоз утырганда солы боткасы файдалы 
 
Солы боткасын даими ашау зиһенне сакларга булыша. Бөек Британиянең Кардифф университеты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Алар әйтүенчә, солы боткасы холестерин күләмен җайга сала һәм кан тамырларында тромб ясалудан саклый
 
Суда пешерелгән солы боткасын атнага 1-2 тапкыр иртә белән җылы килеш ашарга киңәш ителә. Солы боткасы йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук ашказаны-эчәклек, бөер һәм сидек куыгы, шикәр авыруы булганда, буыннарга тоз утырганда мондый ботка файдалы. Сөякләрне, тешләрне ныгыту өчен дә солы боткасы ашарга кирәк.
  • Табиблар фикеренчә, юан эчәк ялкынсынган очракта солы ярмасыннан ясалган төнәтмә ярдәм итә. Моның өчен бер стакан солыга бер литр су салып, сүрән утта ярты сәгать кайнаталар. Кайнап чыкканнан соң, әлеге төнәтмәне бер тәүлек тоталар. Шуннан соң сөзәләр, 100 грамм бал салалар һәм янәдән кайнатып чыгаралар. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр берәр стакан эчәләр. 
 
Тары боткасы көне буена җитәрлек энергия бирә 
 
Тары боткасында тимер һәм фтор күп. Тары ярмасының составында организмны ныгытырга сәләтле матдәләр бар. Тары боткасын шулай ук иртә белән ашарга кирәк, анда аминокислоталар күп. Алар мускулларны ныгыта, ә углеводлар организмны төрле агулы матдәләрдән (токсиннардан) һәм шлаклардан арындыра. Шулай ук көне буена җитәрлек энергия бирә. 
 
Тары ярмасы В1 һәм В2 витаминнарына һәм файдалы микроэлементларга бай. Калий да күп, ул йөрәк эшчәнлегенә булыша. Табиблар тары боткасын бавыр, ашказаны-эчәклек авырулары вакытында да ашарга киңәш итә. 
 
Йогышлы авырулар белән авырганда сөттә кабак белән бергә пешергән тары боткасы ашау файдага булачак. 
 
Манный боткасы сөякләрне, мускулларны ныгыта 

Манный ярмасында витаминнар башка ярмаларга караганда азрак. Әмма ул җиңел үзләштерелә. Шуңа да аны ашказаны һәм эчәклек авырулары белән авыручы кешеләргә ашарга киңәш ителә. Манный боткасы сөякләргә, мускулларга файдалы.

Иртәнге ашка манный ярмасыннан әзерләнүче “манник” рецепты тәкъдим итәбез. 
  • Моның өчен 20 г атланмай, өч йомырка, бер стакан он, бер стакан манный ярмасы, ярты стакан шикәр комы, бер стакан каймак һәм бер чеметем тоз кирәк булачак. Башта манный ярмасына каймак салып яхшылап болгатабыз бер сәгатькә читкә алып куеп торабыз. Йомырканы шикәр комы белән күпертәбез һәм аңа тоз, май өстибез. Катнашманы кабаттан күпертәбез, каймаклы манный ярмасын кушабыз, болгатып, он кушып камыр әзерлибез. Табаны майлыйбыз, камырны агызып, 40-45 минут 180 градус җылылыктагы мичтә пешереп алабыз. 

Бавыр "завод" кебек эшли 

Ябыгу вакытында бавыр чистартуның төрле ысуллары бар, алар күп төрле. Кемнәрдер табигый, башка берәүләр дарулар куллана. Теоретик яктан без ашаган барлык ризык, сулаган һава беренче чиратта бавыр аша килә.  Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, бавыр – ул “завод” кебек эшли. Үзе аша канны үткәргәндә, токсиннарны һәм кирәкле матдәләрне алып кала, аларны эшкәртә. Шулай ук ризык эшкәртү өчен кирәкле сыекча – үт сыеклыгы бүлеп чыгара, холестерин ясауда катнаша һәм май алмашын җайга салырга ярдәм итә.

Бавыр - умырткалылар организмында үт сыеклыгы бүлеп чыгара һәм матдәләр алмашуга бәйле кайбер процессларны башкара торган эчке орган. Бавырда токсиннарны чыгару өчен ике этапта биохимик процесс бара. 

 
Бавыр өчен файдалы ризыклар исемлеге 

Бавырның эшен җайга салу өчен грейпфрут ашарга була. Аның составындагы матдәләр сәламәт күзәнәкләр җимерелүгә юл куймый. Шулай ук алма һәм хөрмә ашау файдага булачак.

Брокколи кәбестәсе дә бавыр өчен яхшы, ул организмнан зарарлы токсиннарны чыгара ала. Кабак составында авыр ризыкларны үзләштерүне яхшырта торган Т витамины бар. Бу витамин бавыр эшчәнлегенә ярдәм итә.

Белгечләр бавырны чистарту өчен куркума, базилик, авокадо, бал ашарга киңәш итә.

Солы, карабодай, тары ярмаларында бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп булуы билгеле. Майлы ит ашауны чикләргә туры киләчәк. Күп очракта тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ризыкларны парда пешерү хәерле.

Бавыр эшчәнлеген спорт та яхшырта. Аз хәрәкәтләнү бавырга авырлык тудыра.

Җиләк-җимешләрдән бавыр өчен аеруча файдалы булган алма, груша, чия, абрикос, авокадо, инжир ашарга кирәк. Аларда организм өчен файдалы клетчатка, шулай ук витаминнар бар. Бавыр эшчәнлеге процесслары барышында РР һәм В витаминнары актив сарыф ителә.

Организмны начар матдәләрдән чистарту өчен, җиләк ашагыз. Анда клетчатка күп, ә шикәр күләме аз. Җиләкне ашказаны-эчәклек, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр алмашын көйләү өчен кулланырга мөмкин. Бавыр өчен каен җиләге, шулай ук кызыл һәм кара карлыган яхшы булачак. Яшелчәләрдән баллы борыч, кабачки, кыяр, помидорны аерып әйтергә була. Кузаклылардан - борчак, соя, фасоль шушы исемлектә.

Мунча керү серләре 

Хроник бронхит, гайморит, тонзиллит, ларингит, полиартрит, артроз, артрит булганда мунча керү уңай нәтиҗәләр бирә. Мунча үзәк нерв системасына, буыннарга да яхшы йогынты ясый һәм матдәләр алмашын яхшырта. Мунчада вакытта организмнан натрий хлориды тозлары, органик булмаган фосфор һәм азотсыман матдәләр чыгарга мөмкин. Бөерләр авыртканда да дәвалану максатында мунчага керергә киңәш итәләр, диде Энҗе Кадыйрова. 
 
Бавыр эшчәнлегенә мунча керү яхшы тәэсир итә. Мунчага керер алдыннан чиста чишмә суы эчәргә кирәк. Су эчкәннән соң үзегезгә туры килгән температураны сайлап алыгыз. Утын белән ягылган, авыл мунчасы иң яхшысы. Тик мунчаның дымлылыгы хакында истә тотарга кирәк. Ул артык югары булмаска тиеш, чөнки организмга авыр булачак. Аеруча, йөрәк авырулары белән интегүчеләргә. 

 
Суга чыланмыйча гына ләүкәдә җылынып утырырга кирәк. Тир чыга башлаганчы утыру файдага булачак. Шуны истә тотыгыз: мунчага керү белән баш киеме кияргә киңәш ителә. Алай эшләгәндә эссе һаваны җиңел кичерергә мөмкин, шулай ук организмнан тиз арада токсиннар чыгачак. Кан тамырлары системасына да артык авырлык килмәс.

Кан басымы югары булган кешегә эсседә озак утырырга кирәк түгел. Шулай ук эпилепсия, азканлылык, гепатит белән авыручыларга мунча керүдән тыелып торырга киңәш ителә. Уникеилле эчәк җәрәхәте, инфаркт, сидек юлларында таш булган кешеләргә мунчада озак вакыт булырга ярамый. 
 
Табигый мунчала гына кулланыгыз, ул юкәнеке булса яхшырак. Шулай ук чабынганда да юкә миллеге кулланырга була. Ул баш авыртуын баса, бронхларны киңәйтә һәм салкын тигәндә дәвалау үзлегенә ия. 
 
Тәнне шампунь һәм гельләрдән башка гына юарга кирәк, чөнки алар токсиннар бүлеп чыгара. Тәнне кырык минут буе ышкып утырырга киңәш ителә. Шул очракта гына зарарлы токсиннардан котылырга мөмкин. Шуннан соң тәнгә майлар сөртергә киңәш ителә (зәйтүн, миндаль мае). Майлар тәнне кибүдән саклый.

Мунча кергәннән соң, бал белән яки дәвалау үзлекләренә ия булган үлән чәйләре эчү тәнгә сихәт бирә.

  • Марафонда катнашучы җиде кеше табиб киңәшләрен төгәл үтәп барып, көн саен үзләрендә уңай үзгәрешләр күрде. Алар артык авырлыктан, токсиннардан, организмны картайта торган матдәләрдән котылганын, булган авыруларының җиңеләйгәнен уртаклашты.


"Яңа елга - яшәреп" марафонының барышы, нәтиҗәләре белән танышу өчен түбәндәге сылтамаларга керергә кирәк:

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән       

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?       

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта       

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата       

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый       

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала        

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле       

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез       

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя       

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы      

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?       

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли       

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта  

“Интертат”та ябыгу һәм матурлык марафонының уналтынчы көне: Яңа ел табынына сәламәт ризыклар әзерләү өчен киңәшләр

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унсигезенче көне: Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый, ябыгучыларга дөге файдалымы?

“Яңа елга – яшәреп” марафонының яңа атнасы: Катнашучылар ябыга башлады, мунча бавырны чистартырга ярдәм итә

“Интертат”та сәламәтлек марафонының егерменче көне: Бавыр эшчәнлеге өчен зыянлы ризыклар исемлеге билгеле

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100