news_header_top
news_header_bot
Мәдәният
  • 06:48
    30 март 2017
    Рәмил Исламов, Җәүдәт Миңнуллин: Тукай томлыкларына динче, ак эмигрант, сул эсерларның истәлекләре дә керде
    “Тукай – ядкарьләрдә” дип исемләнгән ике томлыкта Габдулла Тукайга нисбәтле истәлекләр, мәкаләләр, тәгъзияләр, телеграммалар урын ала. Тукайның бүгенге көнгә кадәр фәнни биографиясе язылмаган, әлеге хезмәт шушы җитезсезлеккә нокта куярга да ярдәм итәр, чөнки биредә объективлык бар, ди галимнәр. Бүгенге көнгә кадәр Тукаебыз турында тулы канлы фильм эшләнмәгән, бала чагын төгәл чагылдырган әдәби әсәрләр язылмаган... “Тукай – ядкарьләрдә” томлыкларына таянып, киләчәктә нәфис фильмнар, мөкәммәл әдәби әсәрләр язылыр, дип өметләник.
    Рәмил Исламов, Җәүдәт Миңнуллин: Тукай томлыкларына динче, ак эмигрант, сул эсерларның истәлекләре дә керде
  • 06:55
    24 март 2017
    Тукай премиясен алган әсәрләр татар әдәбияты тарихында калдымы? Галим Әлфәт Закирҗанов карашы
    1958 елдан башлап җәмгысы 63 язучыга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапшырылган. Бу җитмештән артык әсәр дигән сүз. Моңа карап фикер йөрткәндә, соңгы алтмыш ел дәвамында шушы кадәр әсәр татар әдәбиятының “алтын фондына” кергән дип уйлый алабызмы? Моңа җирлек бармы? Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.
    Тукай премиясен алган әсәрләр татар әдәбияты тарихында калдымы? Галим Әлфәт Закирҗанов карашы
  • 06:59
    22 март 2017
    Композитор Әнвәр Шәрәфиев: "Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!"
    Күренекле композитор һәм педагог Әнвәр Шәрәфиев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар музыка сәнгатен әтрафлы колачлап иҗат итүче шәхес. Исемнәре легендага тиң җырчылар, сәнгатькәрләр белән тыгыз иҗади элемтәдә яшәгән ул. Быел ул Татарстанның Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә кертелде.
    Композитор Әнвәр Шәрәфиев: "Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!"
  • 07:01
    21 март 2017
    Мансур Гыйләҗев: Бүген Тукай да, Галиәсгар Камал да туа алмый!
    Мансур Гыйләҗев бүгенге татар театрына күзәтү ясап, аның проблемалы яклары турында сөйләде. Драматург театрларның режиссер кулына калуын “куркыныч күренеш” дип бәяли.
    Мансур Гыйләҗев: Бүген Тукай да, Галиәсгар Камал да туа алмый!
  • 08:54
    18 март 2017
    Елата да, юата да. Сез карарга тиешле 7 татар сериалы
    Берничә сериягә сузылган тормыш вакыйгаларын, беркайчан да чишелмәс кебек тоелган гаилә проблемаларын күзәтеп утырырга яратасызмы? Сериал геройлары белән бергә борчылу, елау, шатлану, алар белән бергә яшәү сезгә рәхәтлек бирә, тынычландыра, беразга булса да тормыш мәшәкатьләреннән ял иттерә, тәҗрибә өстиме?
    Елата да, юата да. Сез карарга тиешле 7 татар сериалы
  • 08:17
    17 март 2017
    ВКонтакте челтәрендәге 7 популяр татар төркеме (рейтинг)
    Социаль челтәрләрнең безнең тормышта тоткан урыны турында сөйләп тору кирәкми. Интернеттан башка яши дә алмыйбыз хәзер. Социаль челтәрләрдә төрле төркемнәрдә дә бик теләп утырабыз. "Intertat.ru" электрон газетасы хәбәрчесе "ВКонтакте"дагы иң популяр татар төркемнәрен барлады.
    ВКонтакте челтәрендәге 7 популяр татар төркеме (рейтинг)
  • 07:11
    15 март 2017
    Нияз Халитов: Казан архитектура җәһәтеннән үрнәк булып тора
    Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов - бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы. Мәчетләр архитектурасы хакындагы монографияләре быел Г.Тукай премиясенә куелды. Мөгаллимлек эшендә дә хезмәт итә ул: Казан архитектура-төзелеш академиясендә милли мигъмарчылыкка бәйле фәннәрне укыта. Димәк, яшь буынны гүзәллек тудырырга, аны бәяли белергә өйрәтүче мөхтәрәм докторның үз өлкәсендәге мәсьәләләр буенча әйтер сүләре аз түгелдер...
    Нияз Халитов: Казан архитектура җәһәтеннән үрнәк булып тора
  • 17:10
    13 март 2017
    Әхәт Гаффар: «Һәр язучы Тукайны язмыйча булдыра алмый»
    2017 елгы Тукай премиясе кандидатлары арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган прозаик, драматург Әхәт Гаффар да бар. Аның саф һәм тәмле татар телендә язылган кызыклы әсәрләрен инде ничә буын укучысы яратып укый. Баш күтәрми иҗат итүче мөхтәрәм авторыбыз әңгәмәгә ризалашты.
    Әхәт Гаффар: «Һәр язучы Тукайны язмыйча булдыра алмый»
  • 07:14
    10 март 2017
    Горур шәхеснең үлемсез җырлары – Рим Хәсәновка 70 яшь (интервью)
    Уфадагы күренекле композитор, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рим Хәсәнов үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның иҗаты һәм шәхси тормышы хакында элекке елларда бик күп язылды һәм сөйләнде. Бу табигый дә иде. Чөнки аның кебек зур талантлар һәрчак игътибар үзәгендә була.
    Горур шәхеснең үлемсез җырлары – Рим Хәсәновка 70 яшь (интервью)
  • 07:10
    7 март 2017
    Җырчы Шамил Әхмәтҗанов: Мин – Тукай малае! (видео)
    2017 елда мәртәбәле премиягә – республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы иҗатчылар белән таныштыруны дәвам иттерәбез. Бүгенге кандидатыбыз – Татарстанның халык артисты, «Халыклар дуслыгы» орденлы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иң өлкән солистларыннан берсе, халкыбыз мәхәббәтен казанган җырчы – Шамил Әхмәтҗанов. Аның ансамбльдә милләт илчесе, Татарстанның мәдәни илчесе булып эшләвенә дә быел ярты гасыр икән инде.
    Җырчы Шамил Әхмәтҗанов: Мин – Тукай малае! (видео)
  • 07:13
    6 март 2017
    Татар альтернативщикларының “тусовкасыннан” фоторепортаж һәм видео
    “Yummy muziс” ирекле музыка лейблы үзенең биш еллык туган көнен Казанда бәйрәм итте.
    Татар альтернативщикларының “тусовкасыннан” фоторепортаж һәм видео
  • 07:15
    5 март 2017
    Раил Садриев дөнья куучыларга диагноз куйды (видео)
    Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев белән театр, фестиваль, Буа, тамашачы һәм мишәрлек факторы турында фәлсәфи-шигъри әңгәмә.
    Раил Садриев дөнья куучыларга диагноз куйды (видео)
  • 07:20
    4 март 2017
    Мәдинә Маликова: Гинекологлар турында роман язарга ярамый, дисәләр дә...
    Мәдинә Габделхак кызы Маликова – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Ямашев премиясе лауреаты. Шагыйрь Әхмәт Рәшитнең сөекле җәмәгате. Татар хатын-кызларыннан беренче романчы.
    Мәдинә Маликова: Гинекологлар турында роман язарга ярамый, дисәләр дә...
  • 07:22
    1 март 2017
    Тәлгат Галиуллин: Тәнкыйть бар, тәнкыйть яхшы, диюче юк!
    Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы һәм остаз Тәлгат Галиуллин Г.Тукай премиясенә 2017 елда дәгъва кылучылар исемлегендә. Күренекле остаз һәм галимнең һәр өлкәгә карата әйтер сүзе бар. Без аңа әдәбиятка, үз иҗатына нисбәтле булган сораулар юлладык.
    Тәлгат Галиуллин: Тәнкыйть бар, тәнкыйть яхшы, диюче юк!
  • 08:51
    27 февраль 2017
    Сез карарга тиешле 10 татар фильмы
    Ял сәгатьләрен татарча фильмнар карап уздырырга теләүчеләргә бездән ярдәмче исемлек. Биредә фильмның кыскача эчтәлеге, жанры, гамәлгә куючылары һәм кайдан табып карарга икәнлеге күрсәтелгән. Кызганыч, интернетта, аерым алганда, кино турындагы иң зур портал – глобаль КиноПоискта әлеге фильмнарның икесенең генә рейтинглары билгеле, бәяләмә-шәрехләр да юк диярлек. Димәк, татарча фильмнарны караганнан соң бәяләргә һәм соңыннан рейтингын күрсәтергә дә онытмыйбыз – татар фильмнарын интернет киңлегендә танытуда сездән дә ярдәм булыр. Күңелле ял сәгатьләре сезгә!
    Сез карарга тиешле 10 татар фильмы
  • 09:53
    15 февраль 2017
    Радионың сәнгать советы Ришат Төхфәтуллинның җырларын нигә үткәрмәгән?
    Ришат Төхфәтуллин - татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Аның җырларын радионың сәнгать советы кабул итмәгән! Бетховенның бернинди сәләте юк дип уйлаганнар, Эйнштейнны акылга зәгыйфь дип санаганнар, Эдисонны надан дип мәктәптән куганнар дигән хәбәрләр белән янәшә куярлык яңалык түгелме соң бу? Ришат Төхфәтуллин бүгенге эстрада һәм сәнгать советлары турында уй-фикерләре белән бүлеште.
    Радионың сәнгать советы Ришат Төхфәтуллинның җырларын нигә үткәрмәгән?
  • 08:01
    6 февраль 2017
    Иң күп каралган татарча видеолар рейтингы
    Татар телендә видеоканаллары булган кешеләр үзләренә язылучыларын махсус роликлар белән җәлеп итә. Ә кайвакыт махсус төшерелгән түгел, ә очраклы рәвештәге видеолар уңыш казана. “Intertat.ru” электрон газетасы хәбәрчесе бөтендөнья пәрәвезендә популярлык казанган татарча видеоларны барлады.
    Иң күп каралган татарча видеолар рейтингы
  • 07:56
    28 гыйнвар 2017
    Ркаил Зәйдулла: «Мин сәясәтче түгел!» (видео)
    Әдәбиятка яшь көчләр төркем-төркем булып килә, дип сөйли иде күренекле галимебез Мөхәммәт Мәһдиев. Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдуллалар – чирек гасыр элек әнә шундый төркемне тәшкил итүчеләр.
    Ркаил Зәйдулла: «Мин сәясәтче түгел!» (видео)
  • 09:00
    24 гыйнвар 2017
    Татарча җырлаган япон кызы Мидзуки: “Әбиемнең татар икәнен соңлап кына белдем”
    «Исәнмесез, Япониядән барыгызга да сәлам! Минем иң яраткан татар ретро җырым «мин сине шундый сагындым» җырын җырладым. Тыңлагыз әле!» дип, язып куйган социаль челтәрдәге аккаунтына элгән видеосы астына япон кызы Мидзуки Накамура.
    Татарча җырлаган япон кызы Мидзуки: “Әбиемнең татар икәнен соңлап кына белдем”
  • 09:06
    20 гыйнвар 2017
    Рәсемне буяп, татар йолалары белән таныш!
    Татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәр, чәй эчү йоласы, әкиятләр... Боларның барысы белән дә сабыйлар, махсус рәсемнәрне буяп, таныша алачак. Тиздән «Татар буягычы» дигән махсус басма дөнья күрәчәк. Татар дизайнерлары, рәссамнары эшләреннән төзелгән бу китапчык балаларга хуш килер, дип ышаналар. Чөнки бу басма аша кечкенә буынга татар мәдәниятенең асылын җиткерәчәкләр.
    Рәсемне буяп, татар йолалары белән таныш!
  • 11:09
    13 декабрь 2016
    «Рәссамнарыбыз берсен-берсе „күралмый ятканда“, зур проектларда катнашмый калабыз»
    Татарстан Рәссамнар берлегенә быел 80 ел тулды. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында зур күргәзмә дә эшли башлады. Биредә заманча сәнгатьнең барлык чагылышын күрергә мөмкин: графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урын ала.
    «Рәссамнарыбыз берсен-берсе „күралмый ятканда“, зур проектларда катнашмый калабыз»
  • 17:21
    28 март 2016
    Алсу Фәйзуллина: Талантка гына ышанырга ярамый!
    Кичә Халыкара театр театр көне булып узды. Күркәм бәйрәмне театрларга бай республикалардан саналган Татарстанда да зурлап билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан газет укучыларыбызга Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының әйдәп баручы артисты Алсу Фәйзуллина (Шәмсетдинова) белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
    Алсу Фәйзуллина: Талантка гына ышанырга ярамый!
Барлык язмалар