Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң күп каралган татарча видеолар рейтингы

Татар телендә видеоканаллары булган кешеләр үзләренә язылучыларын махсус роликлар белән җәлеп итә. Ә кайвакыт махсус төшерелгән түгел, ә очраклы рәвештәге видеолар уңыш казана. “Intertat.ru” электрон газетасы хәбәрчесе бөтендөнья пәрәвезендә популярлык казанган татарча видеоларны барлады.

news_top_970_100
Иң күп каралган татарча видеолар рейтингы

Аңлашыла ки, артистларның чыгышлары, клиплары интернетта әллә ничә тапкыр карала. Әмма бүген без эстрада вәкилләренең чыгышларына мөрәҗәгать итмәскә булдык.

Шул сәбәпле, рейтингны туплаганда, махсус критерийлар да билгеләдек. Ни өчен без нәкъ менә шушы видеороликларны сайлап алдык:

- караулар саны буенча;
- җырчыларның концертларда чыгышларын, клиплары махсус кертелмәде – аның өчен безнең ресурста аерым сәхифә бар, әмма эстрада башкаручыларының көндәлек тормышыннан булган видеолар керде;
- караулар саны күп булып та, оятсыз, сүгенү сүзләре булганнар шулай ук исәпкә алынмады;
- татарлыкны чагылдырган, татар телендәге видеолар.

1. “Әй, дусларым”


Караулар саны: 339 981 тапкыр


Видеода Фларит Минкаһиров “Әй, дусларым” җырын Тула гармунында уйнап башкара. Youtube.com видеопорталында әлеге ир-атның күп кенә видеоларын карап була.

2. Төнге клуб янында яшьләр баянга җырлый


Караулар саны: 176 176 тапкыр


Авыл клубы янында яшьләр баянга уйнап, үзләре кушылып җырлый. Яшь буын эстрада вәкилләренең 2013 елларга популяр булган җырларын башкара.

3. “Татарская бабушка энерджайзер”


Караулар саны: 163 346 тапкыр


Салават Миңнеханов каналында урнаштырылган видеолар арасында концертлардагы чыгышлар, клиплар белән беррәттән, гади тормыштан алынган видеолар да куела. 161 меңнән артык тапкыр каралган әлеге видео Салават белән Гүзәлемнең клипларында төшкән энерджайзер әби белән сөйләшүдән гыйбарәт. Әби Салаваттан үзенең клибында төшерергә сораган, башкаручы, олы кешене үпкәләтмәс өчен, әбине видеога төшереп, интернетка урнаштырган.

4. “Миңнеханов, Путин һәм Обама кеше яшәми торган утрауда”


Караулар саны: 160672


Россия Президенты  Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Америка кушма штатларының элеккеге Президенты Барак Обама катнашындагы мультипликацион видеоролик моннан ике ел элек барлыкка килде. Ул татарстанлыларга шулкадәрошады ки, аның балыкта һәм космоста дигән дәвамнары да булдырылды.

5. “Бонус: Фәрхәт һәм Фәрхәд Төркиядә”


Караулар саны: 93 225 тапкыр

Youtube.com видеопорталында күптәннән үз каналларын булдырган Ислам Вәлиев белән Байбулат Батулла “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проектын алып бара. Егетләрнең 93 меңнән күбрәк каралган видеолары да бар. Әмма алар әдәп-әхлак нормаларына туры килмәү сәбәпле, рейтингка урнаштыра алмыйбыз. Рейтингта тәкъдим ителгән видеода егетләр Төркиядә яшәүчеләр, туристлары бу проект белән танышмы-юкмы икәнлеген тикшерә.

6. “Кызлар татарча җырлый”


Караулар саны: 48 334 тапкыр

Походта вакытта кызлар гитарага кушылып җырлый. Илнар Сәйфиев репертуарыннан булган җыр кызларның яраткан җыры булырга охшап тора.

7. “Аерылмагыз”


Караулар саны: 40563 тапкыр


Түбән Новгородта яшәүче татарлар бар кешегә танылган “Аерылмагыз” җырын башкара. Баян һәм гитарада уйнаучы егетләр төп “солист”лар булса, калганнары кушылып җырлый.

8. “Татарлар армиядә”


Караулар саны: 29 446 тапкыр


Татар егетләре хәрби хезмәттә булсалар да, туган яклары онытмый. Шул сәбәпле, алар Татарстан республикасының рәсми булмаган гимнына әверелгән “Мин яратам сине, Татарстан” җырын марш атлаганда да җырлый.

9. “Салават Фәтхетдинов репертуарыннан”


Караулар саны: 18 738 тапкыр


Салават Фәтхетдинов җырларын һәркем яратып җырлый. “Соңрак син сагынырсың” җырын әлеге кыз үзе гитарада уйнап башкара.

10. “Гримеркада” Гүзәл Уразова Periscope та


Караулар саны: 18 804 тапкыр

Популяр җырчы сәхнәгә чыгар алдыннан, тамашачылары белән аралаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100