Рәсемне буяп, татар йолалары белән таныш!
Татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәр, чәй эчү йоласы, әкиятләр... Боларның барысы белән дә сабыйлар, махсус рәсемнәрне буяп, таныша алачак. Тиздән «Татар буягычы» дигән махсус басма дөнья күрәчәк. Татар дизайнерлары, рәссамнары эшләреннән төзелгән бу китапчык балаларга хуш килер, дип ышаналар. Чөнки бу басма аша кечкенә буынга татар мәдәниятенең асылын җиткерәчәкләр.
Бу идея минем күңелемдә инде берничә елдан бирле яшәп килә иде. Мин фотограф буларак Мәскәүдә яшәүче татарлар, аларның балалары белән эшләдем. Әмма ниндидер яңалык алып киләсе килде. Әлбәттә, биредә биюләр, төрле чаралар уздырыла. Ә мин сабыйларның кечкенәдән үзләренең мәдәниятен белеп үссеннәр, дип телим, – дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Камилла.
ИНТЕРНЕТ АША АЛЫП БУЛА
2016 елның декабрь аенда башланып киткән әлеге проектны бер-ике айдан тәмамларга җыеналар. Басмага барлыгы 30 иҗади эш керәчәк. Әйтергә кирәк, «Татар буягычы» авторлары – дөньяның төрле җирләрендә яшәүче татарлар. Алар арасында АКШ, Япония, Испаниядә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Шуңа да иҗади эшләрне туплау бераз авыргарак туры килә. Әле шушы көннәрдә генә Камиллага Япониядә яшәүче милләттәшебезнең эше килеп ирешкән. Проектта «Мардизайн» дигән Мәскәү компаниясе дә катнаша. Буягычның иң яшь катнашучысы – 10 яшьлек Сөембикә Мәрданшина. Казанның профессиональ рәссамнарының эшләре дә кергән буягычка. Мисал өчен, араларында Гүзәл Мостафина, Наил Лемешев, Лилия Исләмбаева кебекләр дә бар. Америка Кушма Штатларында табиб булып эшләүче һәвәскәр рәссам Зөфәр Бикбовның да рәсемнәре белән танышып булачак китапчыкны ачкач.– Шунысын төгәл әйтә алам: мин әлеге буягычны Казанда нәшер итәчәкмен. Чөнки туган җирдә диварлар да булыша дигән гыйбарә бар. Шуңа да бу проектны Татарстанда нәшер итү җиңелрәк булачак. Татар диаспоралар төрле илләрдә булу сәбәпле, аларны Бөтендөнья пәрәвезе аша сатарга ниятлибез. Шулай ук татар телендә белем бирә торган балалар бакчаларында да таратырга телибез, – дип сөйли «Татар буягычы» авторы.
ТАТАРСТАН РӘССАМНАРЫ ДА КУШЫЛА АЛА
Камилла үзен иҗади кеше дип санаса да, яхшы итеп рәсем ясый, дип уйламый. Әмма бу эшне башкарып чыгарга әлеге фактор гына комачаулый алмый. Шуңа күрә ул башка рәссамнарның иҗат эшләрен туплап, үз акчасына, иганәчеләрдән башка башкарып чыгарга җыена. Бу – аның йөрәге кушкан эше.Шунысын да әйтеп узыйк: Камилланың әтисе – рәссам Фәрит Вилданов. Шуңа да рәсем ясау, аларны туплау геннардан килә, дип әйтергә мөмкин. Чөнки Камилла балачактан үк әкиятләр китабын түгел, ә рәсемнәр карап утыра торган булган. «Татар буягычы»н балалар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә куллана алачак. Чөнки ул берникадәр арт-терапия дә булып торачак.
Шунысы да бар: Татарстанда яшәп иҗат итүче рәссамнар да проектка кушылырга мөмкин. Чөнки буягычта тагын 2-3 автор эше өчен урын калган. Кайбер рәссамнар башта үз эшләрен җибәрергә риза булса да, соңыннан тыгыз графиклары булу сәбәпле, баш тарткан.
БЕРЕНЧЕСЕ ТҮГЕЛ
Хәер, «Татар буягычы» татар мәдәниятенә багышланган буягыч-альбомнарның беренчесе түгел. Алар моңа кадәр дә бар иде. Мисал өчен, Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче Ренат Сәфәров «Мирасыбызны саклап» дип исемләнгән проектны җитәкләп килә. Егет татар орнаментының яшьләр арасында популярлыгын арттыру максатына конкурентлыкка сәләтле продукция ярдәмендә ирешә. Открытка, блокнотлар, Iphone өчен чехоллардан тыш, ул татар бизәкләре төшерелгән буягычлар да җитештерә.– Безнең буягычлар 2014 елда ук пәйда булды. “Татар орнаменты дизайнер күзләре белән” дигән китап язылганнан соң, мондый теләкнең тууы гадәти хәл булды. Чөнки безнең яшь буынны татар бизәкләре иҗаты белән таныштырасы, киләчәктә “Мирасыбызны саклап” дигән проектка старт бирәсе килде, – дип сөйли Ренат Сәфәров.
Шунысы кызык: проектның интернет-кибете аша мондый буягычны еш кына олылар да үзләре өчен сатып ала икән. Моны проектны оештыручылар антистресс китапларына мода пәйда булуы белән аңлата. “Татарча орнамент” дип аталган китапта тәкъдим ителгән милли бизәкләрне буяу 5 яшьлек балалардан алып олыларга кадәр кызыклы. Аның авторлары бу буягычларны гаилә белән кичке ял вакытында кулланырга менә дигән әйбер, дип саный.
Гомумән алган, биредәге орнаментлары татарларның халык иҗатыннан алынып, хәзерге заман шартларына яраклаштырылган. Әлеге татар буягычлары биш төрле дәрәҗәгә бүленгән.
Белгеч фикере:
Дарья Куленкова, Казанның Яңа Савин районының 3 номерлы сынлы сәнгать мәктәбе укытучысы:
- Буягычларны буяу, әлбәттә, вак моториканы үстерергә, төсләрне аера белергә булыша, пөхтәлеккә өйрәтә. Алар ярдәмендә игътибарлылык арта, сабый әйләнә-тирәне танып белә башлый. Хәтта математик фикерләү дә үсә бара.
Ләкин, ни кызганыч, бу очракта баланың иҗади мөмкинлекләре үсми, чөнки буягычларны буяп кына бу өлкәдә алга китеп булмый. Әмма шул ук вакытта буяп кына калмый торган, рәсемне дәвам итәргә кирәк булган буягыч-альбомнар да бар. Менә ул вакытта гына иҗади мөмкинлекләр ныгый, дип әйтергә мөмкин.
Әмма мондый буягычларны стресстан котылырга ярдәм итә, дип әйтеп булмый. Чөнки кешеләр, вак детальләрне буяп кына, тынычланмый. Киресенчә, бу хәтта ачуны чыгарырга мөмкин. Шуңа да бу һәр кешенең үзеннән тора. Хәзер бит буягычларны сатып алмыйча, аларны интернет аша йөкләп тә була. Әгәр ата-аналар моның белән шөгыльләнә башлый икән, буягычлар ярдәмендә сабыйга менә дигән тәрбия биреп була.