Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарча җырлаган япон кызы Мидзуки: “Әбиемнең татар икәнен соңлап кына белдем”

«Исәнмесез, Япониядән барыгызга да сәлам! Минем иң яраткан татар ретро җырым «мин сине шундый сагындым» җырын җырладым. Тыңлагыз әле!» дип, язып куйган социаль челтәрдәге аккаунтына элгән видеосы астына япон кызы Мидзуки Накамура.

news_top_970_100
Татарча җырлаган япон кызы Мидзуки: “Әбиемнең татар икәнен соңлап кына белдем”

Таныш кызга эш буенча татарча эндәштем - шартлатып урысча җавап бирде. Тагын татарча язып карыйм, җавап шул ук. Ә Мидзуки белән рәхәтләнеп үзебезчә аңлаштык. Татар кызының үз телендә дәшергә кыенсынып утыруы өчен оят булды. Мидзуки исә татар телен үзлегеннән өйрәнгән. Хәзер исә татар телендә җырлый да.

Шамил бабай белән Таһирә кызы Сачико

Мидзукига 24 яшь. Ул Токиадан 80 чакрым ераклыктагы Михо авылында дөньяга килгән. Гаиләдә бердәнбер бала.

Мидзуки татар сүзләрен иң беренче тапкыр әбисе Александра авызыннан ишетә. Тик кызга дүрт яшь чагында әбисе вафат була. Ә тамырында татар каны агуын ул соңлап кына, 10 яшьләр тирәсендә белә.

–Әбиемнең әти-әнисе – Шамил бабай белән Таһирә әби тумышы белән Уфадан, – ди Мидзуки. – Татар дөньясына якынрак булырга теләп, алар Казанга күченә. Тик 1917 елгы революция аларның барлык тормышын чәлпәрәмә китерә. Чит илгә бәхет эзләп китүчеләр арасында алар да була. 1919 елда гаилә Харбинга килә, аннан соң Япониянең Йокоһаме шәһәренә күченә. 1935 аларның гаиләсендә бер кыз бала туа. Моңа кадәр аларның ике ир балалары була. Кызга японча Сачико, урысча Александра дип исем кушалар.

Бик кечкенә булса да, Мидзуки Сачико әбисе исән чагында җырлаган татар аһәңнәрен, татар җырларын хәтерли. Бигрәк тә аның күңеленә: “Шәл бәйләдем” җыры уелып калган.

Шуңадырмы, Россия, аның телләре белән кызыксыну барлыкка килә кызда. Киләчәген дә телләр белән бәйләргә уйлый. Цукуба университетының филология бүлеге студенты булу бәхете тәти аңа. Аннан соң исә, студентларның алышынып укый торган программасы нигезендә Ташкентка китәргә уйлый. Биредә ул халыкара мөнәсәбәтләр факультетында белем ала.

Татар теленә мәхәббәт нәкъ менә шуннан башлана да инде. Университетта ул Үзбәкстан кызы белән дуслашып китә. Шулай итеп, Үзбәкстанда татарлар яшәвен белеп ала, аларның тарихы, гореф-гадәтләре белән кызыксына башлый. Фәнни эшендә дә ул Үзбәкстанда яшәүче татарларның тел вәзгыятен ачыклауга алына.

"Татар халкы горурлыгын югалтмый"

–Мин 20 яшькә кадәр япон булып яшәдем. Ташкентта бер ел уку минем тормышымны тамырдан үзгәртте. Үзбәкстан халкының 1,5 %ы гына татар. Аларның да яртысы татарча бер авыз сүз белми, әмма татар халкы дигән горурлыкларын югалтмыйлар. Миңа шок булды. Нинди көчле халык! Шул көннән татарча сөйләшү генә түгел, бу милләтнең бар нечкәлекләре белән кызыксына башладым. Университетта белгечлегем рус теле белән бәйле иде. Шуңа күрә русча яхшырак сөйләшәм. Әмма тел белүне начар дип уйламыйм. Ә чит ил студенты булып Ташкентта укыганда, үзбәкчә дә яхшы укыдым. Бүген мин япон, инглиз, рус, татар һәм үзбәк телләрендә рәхәтләнеп аралашам.

Мидзуки сүзләренчә, Япониядә татар китабын көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый. Хәтта сүзлек тә юк. Тик татарча өйрәнүне үзенә максат итеп куйган кыз бирешми. Ул телне интернет киңлекләре аша өйрәнә. “Ана теле”порталы, “Вконтакте” челтәрендә аралашу аңа чиксез рәхәтлек бирә. Татар телен өйрәнүгә багышламый калган көне-сәгате юк аның.

Бүген Мидзуки укуын Цукуба университетында аспирантурада дәвам итә.

–Үзәк Азия төбәкләрендә тел мәсьәләсен өйрәнәм. Төгәлрәк әйткәндә, кандидатлык эшемнең үзәгенә бүгенге татар дисапорасының тел вәзгыяте куелган. Үзбәкстан татарлары белән бергә, Казахстан татарлары турында да кызыксына башладым. Безнең университетның КФУ белән дә килешүе бар. Казаннан килеп белем алучы студентлар да бар.

Мидзукиның үзенә дә биш тапкыр Казанда булу бәхете тәтегән. Татарстанга килү көннәрен ул бармак бөгеп көтә, монда яшәүче татарларга, мохиткә сокланып һәм кызыгып карый. 2015-16 елларда узган Халыкара татар теле олимпиадасында да көч сыный тырыш кыз. Бер ел элек лауреат исеменә лаек булса, узган ел өченче урынны яулый. Быел да олимпиаданың интернет турында катнашкан. 98 % балл җыю күпләргә бирелми. Саф татар гаиләсенедә үсеп, татар мәктәбендә укучылар да аның кадәр уңышка ирешмәскә мөмкин.

Кызганыч, гаиләдә бары тик Мидзуки гына татарча белә. Шуңа күрә аңа аралашу тәҗрибәсе җитми дә инде. Хәер, бу үҗәт кыз әти-әнисен дә татарча өйрәтәчәк әле, иманым камил. Әнә, ипи-тозлык сүзләрне аларга да сеңдергән бит.

Мидзуки балачактан җырларга ярата. Элегрәк япон телендә генә чыгыш ясаса, хәзер исә рәхәтләнеп татарча да җырлый. Бу телне оту өчен тагын да җайлырак ысул, ди үзе.

Япон кызының татарча хыяллары

Мидзукиның ике хыялы бар. Ул аларның икесенең дә чынга ашуын тели. Беренчесе – япон телендә татарчага өйрәтү өчен дәреслек язып, студентларга татар теле дәресләре бирү. Икенчесе – Казанга килеп, җырчы булырга тели.

...Мидзуки белән аралашу минем хис-тойгыларымны, эчке кичерешләренме генә түгел, дөньямны да үзгәртте бугай. Кулга тотарлык бер сүзлек тә булмаган килеш, үзлегеннән татарча өйрәнгән кызга афәрин дими ни дисең?! Мин монда, барлык мөмкинлекләр була торып, инглиз теле курсларына йөрергә иренеп ятам...


Сүз уңаеннан. Өч ел эчендә татар телен өйрәнгән япон егете Юто Хисияма татар дөньясында шактый билгеле. Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашып җиңү яулаганнан соң, Юто ике ел Казанда яшәде. Биредә ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында магистратурада белемен арттырды. Юто рус телендә начар сөйләшә, әмма татар теленең бар тәмен белеп аралаша. Күптән түгел “Фейсбук”тагы битенә: “Авылга әби-бабай янына кайттык” дип язып куйган иде. Япон егетенең татар теленең үзенчәлекләрен генә түгел, гореф-гадәтләрен белерлек дәрәҗәдә татар телен үзләштергәнен белмәгәннәр "Япониядә татар авыллары бармыни?" дигән фикерләр калдырган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100