Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат белән Тәтишканың аерылышу-кушылуы пиар булганмы: артистлар фикер белдерә

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны белән аерылышып, яңадан кушылуы пиар өчен булганмы? Җырчылар бу турыда ни уйлый? Үзләре пиар хакына нәрсәләргә барырлар иде? Пиар өчен махсус аерылышкан булып кылана алалармы? «Интертат»тан сорашу.

news_top_970_100
Ришат белән Тәтишканың аерылышу-кушылуы пиар булганмы: артистлар фикер белдерә
"Татар-информ" архивы

Соңгы берничә көндә интернет киңлекләрендә халык Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны Эльмира-Тәтишканың аерылышып-кушылу вакыйгасын куерта. Берәүләре шактый вакыт аерым яшәгән Ришат белән Тәтишканың кушылуына ихлас сөенә, икенчеләре «пар бу хәлләрне махсус пиар өчен уйлап чыгарган» дип яза.

Социаль челтәрдәге комментарийлар арасында: «Туйдырдыгыз бу уеныгыз белән»; «Алда тагын нинди уен көтә? Аларга бала түгел, хейтерлар кирәк. Гайбәт белән генә үсеп була, бу җиңел уенны артистлар бик тиз сизеп алды. Ләкин ул кемгәдер килешә, кемгәдер юк»; «Мондый пиарлар, киресенчә, үзләреннән биздертә, нигә кирәк ул?! Моңарчы да чынлап аерылганнар булды артистлар арасында, берсе дә шоу ясамады бу авыр халәттән», – кебек комментарийлар бихисап күп.

Җырчы Раяз Фасыйхов та бу уңайдан үз фикерен белдерде. Бер тапшыру кысаларында ул, ачыктан-ачык, Ришат белән Тәтишканың аерылышу тарихын «арзанлы пиар» дип атады.

Калган җырчылар бу турыда ни уйлый? Үзләре пиар хакына нәрсәләргә барырлар иде? Пиар өчен махсус аерылышкан булып кылана алалармы? «Интертат» сорашу уздырды.

Раяз Фасыйхов: «Мин андый ялганга корылган эшләргә бармас идем»

Раяз, сез Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишканың аерылышуын «арзанлы пиар» дип атадыгыз. Сез үзегез кысалардан чыга аласызмы, пиар хакына нәрсәләргә барыр идегез?

Мин андый ялганга корылган эшләргә бармас идем. Алдау юньлегә алып бармый ул. Имеш-мимешләр, гайбәтләрне кемдер ярата инде, «пиар» дип атыйлар. Гайбәт чыгаралар да, кешенең игътибарын шуның белән җәлеп итмәкче булалар. Мин андый нәрсәләргә, гомумән, бармас идем.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Мин, гадәттә, алай үз фикеремне кычкырып сөйләп йөри торган кеше түгел. Теләсә нишләсеннәр, һәр кешенең үз башы, үз тормышы, үз хәле. Ә инде бу очракта мин кычкырып әйтергә мәҗбүр булдым, чөнки тапшыру кысаларында бу сорауга җавап бирмәсәм, тәлинкәдәге күрмәгән-белмәгән әйберне ашарга туры килер иде.

Үземә беркайчан да пиар ясарга тәкъдим иткәннәре юк, чөнки минем кем икәнлекне беләләр. Хәтта кирәк дип санаган очракта да андый нәрсәгә бармаячакмын. Мин моны кабул итмим.

Данир Сабиров: «Сезгә Миләүшә белән талашырга кирәк» дип әйткәннәр иде»

Данир, Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишканың «аерылышып-кавышу» тарихын пиар дип сөйләүчеләр күп. Раяз Фасыйхов моны «арзанлы пиар» дип атады. Сезнең дә фикерне беләсе килә иде.

Бу аларның пиар булдымы-юкмы, белмим, әмма һәр пиарның чиге булырга тиеш дип саныйм. Безгә дә Элвин Грейның продюсеры: «Халык сенсация ярата, сезгә Миләүшә белән ныклап талашырга кирәк», – дип әйткән иде. Кызганыч, җәмгыятебез шундый. Әнә күршем янды, бөтенесенә шул җитә калды! Шуңа күрә монда кем ничек саный һәм ничек булдыра, дигәндәй инде.

Димәк, сезгә дә Миләүшә белән аерылышырга тәкъдим иткәннәр иде?

Әйе. «Сез «скучный», гаиләгездә бар да яхшы, балаларыгыз тәрбияле, яхшы торасыз. Шуңа халыкка кызык түгел», – диде. Һәм аның сүзендә хаклык бар.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Сез, аерылышып, пиар ясар идегезме?

Белмим бит, дөнья хәлен белеп булмый. Ә ясалма рәвештә – юк! Ясалмалыкны яратмыйм. Күршемә ярдәм итәбез бит инде. Менә хәзер аны да кайберәүләр «ясалма» дип йөри. Ничек ясалма булсын… Коточкыч янгын булды, үзебез дә чүт янмыйча калдык, түбәне эләктерде дә әле. Шундый яхшы күршем Ирек абый бернәрсәсез калды. Хәзер минем күршемә ярдәм итүемне «пиар ясап йөрисеж» дип язалар. Язсыннар, миңа барыбер. Минем максат бер генә – күршемә булышу.

Үзегез пиар өчен нәрсәләр эшләргә әзер?

Әйтә дә алмыйм. Күбрәк кешелеклелек кебек сыйфатларны, яхшы гамәлләрне күрсәтергә тырышыр идем. Халык бит ул «артистлар үзләрен генә кайгырта» дип уйлый. Ә мин кешеләргә ярдәм иткәнемне күрсәтергә яратмыйм. «Яхшылык эшлә дә суга сал», – диләр бит. Мин шушы принцип буенча эш итә идем. Хәзер – юк! Үрнәк буласым килә, күрсеннәр, белсеннәр! Ничек итсәң дә чәйнүчесе табыла инде аның.

Ришат белән Тәтишкә мөнәсәбәтләренең пиар өчен булганмы, юкмы икәнлеген белмим, һәм бу – миңа кызык та түгел

Сез үзегез дә узган ел Марат белән кайнашып алган идегез...

Аны пиар дисәң, пиар да булмады инде ул. Бер-беребезне төрттереп, кызык ясап алдык, халык андый нәрсәләрне ярата. Ләкин ул тәкъдим Маратныкы булды. «Данир Исламбаевич, сез каршы түгелме? Подписчиклар белән алмашу кирәк, берәр кызык уйлап табыйк», – дигәч, каршы килмәдем. Марат бөтен әйберне дә минем белән килештереп барды. Кайбер биремнәрдән баш тарттым. Мәсәлән, анда «шәрә килеш урамда йөрергә» дигән бирем дә бар иде. «Бу – түбәнлек. Син, иң яхшысы, картлар йортында концерт куярга куш миңа», – дидем.

Әйе, шундый пиар-юл булды. Марат яшьләрчә фикерләве белән тәкъдим итмәсә, мин моны, мөгаен, үзем уйлап тапмас идем.

Хәзер шундый ук кызык контентны «Дневник татарина» блогын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов белән ясыйсым килә. Ул пиар – кеше көлдерә торган да, акылга китерә торган да, шул ук вакытта җәмгыятькә файдалы да булсын иде.

Рөстәм Закиров: «Татар эстрадасында иң беренче пиарны Эльвира белән мин ясаганмындыр»

Рөстәм абый, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше белән аерылып-кушылуын «пиар» дип санаучылар күп. Үзегез бу хәлләрне күзәтеп бардыгызмы?

Мондый хәлләр бер җырчылар арасында гына булмый бит. Ришат Фазлыйәхмәтов аерылып-кушылган икән, ярар. Үземнең инстаграм (Россиядә тыелган социаль челтәр) юк минем, күзәтеп, кызыксынып бармыйм. Аны – бит юганны, теш чистартканны һәм башка эшләр эшләгәнне күрсәтеп бара торган әйберне – кирәк дип тә санамыйм. Концертларың графигы, яңа җырларың турында хәбәр салырга ярый.

Ришат энекәшне җырчы буларак яхшы беләм. Русларның «Простота – хуже воровства» дип әйткән сүзе аңа туры килә бугай. Артык гади һәм беркатлырак егет.

Бүгенге көндә бездә җырлаучылар күп, ә менә шәхес булганнары аз, кызганычка. Татар эстрадасы җыр ярдәмендә акча эшләүгә генә кайтып калды. Җырчылар арасында милләтебезне кайгыртырга тиешле шәхесләр булырга тиеш, югыйсә. Халыкка тәрбия күрсәтү буенча үрнәк булырга тиеш җырчы.

Ә инде шәхсән бу очракка килгәндә, мине аларның пиарлары кызыксындырмый.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Үзегезнең пиар кулланганыгыз булдымы?

Иң беренче булып татар эстрадасында пиарны, бәлки, без ясаганбыздыр да әле «Рөстәм +Эльвира» концерт программасы белән. Аны газетада шулай зурлап язып чыктылар. Ә чынлыкта без Эльвира Хәйруллина белән йөрешмәдек, бары тик концерт төркеме буларак кына эшли идек.

Файдасы булдымы соң бу пиарның?

Аның файдасын каян күрәсең соң?

Бәлки, концертларыгызга халык күбрәк йөри башлагандыр?

Юк инде. Халыкны аерылышып-кушылып, андый юллар белән генә җәлеп итеп булмый. Кеше йөрсен өчен, җырчының яхшы җыры, зәвыклы киеме, аранжировкасы булырга тиеш. Аерылышып йөреп, вак-төяк гайбәтләр белән генә кешене шаккатырып булмый.

Ришатларның бу аерылышуларын болай да шулайрактыр дип уйлаган идем мин. Ләкин аларга артык игътибар итәргә кирәкми инде. Бу дөньяда алардан тыш та бик зур проблемалар бар.

Алинә Сафиуллина: «Миңа барыбер»

Алинә, Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше белән аерылып-кушылуын «пиар» диләр. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Дөресен әйткәндә, миңа барыбер. Теләсә нәрсә эшләсеннәр. Пиармы, юкмы, әгәр дә башка чыгу юлың юк икән, күрсәтәсең инде тормышыңдагы мондый ситуацияне дә. Ильмира Нәгыймова, мәсәлән, чарасызлыктан чыгарды гаилә хәлләрен, пиар өчен түгел.

Ә пиар өчен масхус аерылышкан булып кыланырга ярыймы?

Хәзерге дөньяда, әллә ниләр булган заманда, Тәтишка белән Ришатның аерылу-кушылуы, алай ярый-ярамавы – берни түгел. Әллә кемнәр, әллә нинди ярамаган эшләр эшлиләр. Ә халыкка кызык инде, эшләре беткәндер. Укып, шуларга комментарийлар язып утыралар.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Үзегезнең пиар ясаганыгыз бармы?

Килеп чыккалый ул. Махсус ясаганым юк.

Иҗатның бер чорында кирәк икәнен аңласагыз, ясар идегезме?

Кирәкме-юкмы икәнен аңлар өчен, шундый хәлгә калырга кирәк, иң башта. Аннан соң кешегә бит хәзер «хлеба и зрелищ» кирәк. Синең матур җырлар җырлаган постларың астында «Ой, ничек матур җырлый» дип язып утырмый берсе дә. Ә кайбер темага рәхәтләнеп язып тутыралар.

Полиэтиленга уралып төшкән фотогызны халык бик «ошаткан» иде.

Ул андый максат белән, махсус ясалган фотосессия түгел иде. Тегүчегә килгән чагымда, яныма бер кыз килде дә: «Мин – синең якташың, фотограф. Минем шундый идеям бар иде», – ди. «Әйдә төшеп карыйк», – дидем. Бу фотоны куярга ярыймы, ярамыймы икән, дип уйлап утырмадым. Кешеләр әнә үтерәләр, урлыйлар, ни генә эшләмиләр. Ришат белән Тәтишканың аерылып-кавышуыннан һәм минем полиэтиленга уралып фотога төшкәннән беркем дә зыян күрмәде.

Фирдүс Тямаев: «Кешенең тормышында изге, бернинди очракта да тияргә ярамаган нәрсәләр бар. Ул да булса – гаилә, дин, әти-әни»

Раяз дөрес әйтә инде ул. Бар иҗади дөнья һәм бар шәхси тормыш. Шушы ике нәрсәне бутаучылар, чит ил артистларына ияреп, тавыш-гауга чыгаручылар аз түгел.

Һәр кеше ничек дөрес дип саный, шулай эшли. Кемдер шушы шәхси мөнәсәбәтләрне интернетка чыгаруны дөрес дип уйлый һәм чыгара. Мин, мәсәлән, хатын белән ниндидер ачуланышуларыбызны халыкка күрсәтмим. Чөнки тамашачыларым арасында яшьләр бик күп. Минем аларга үрнәк буласым килә. «Аерылышкан», «сугышкан» белән болай да дөньясы тулган.

Сез Ришат белән Тәтишканы кавыштырырга да тырышкан идегез.

Минем бит барысы да «на ходу» килеп чыга. Концертка килдек, карыйм, икесе дә басып торалар. Кеше арасына кысылып йөрү хас нәрсә түгел миңа. Бары тик дуслашуларын гына теләгән идем. Ришатның үзенә дә: «Тормышыңда Тәтишка барлыкка килгәч иҗат юлың үсеп китте», – дидем. Тәтишкага да әйттем «болай йөрмәгез» дип.

Әгәр аларның аерылышуы пиар булса, үзегез дә белмичә, шул уенда катнашкансыз булып чыга.

Пиар булды микән ул? Гаиләгә пиар өчен ничек шундый нәрсә кертеп була, аптырыйм мин. Минем үземә пиар кирәкмәгәч, андый әйберләрне аңлап бетермим. Мин үзем кызык статуслар, мәзәкләр, юмор куям инде. Бәлки, Ришатка шундый пиар кирәктер. Мин кешене тәнкыйтьләп, «алай эшләмә» дип акыл өйрәтә алмыйм.

Үзегез хатыныгыз белән чынлап та аерылышсагыз, бу хакта аудиториягезгә белдермәс идегезме?

Журналистлар шалтыратып сорый башласа, әйтәсеңдер инде. Тик «минем Резидәм алай, болай» дип халыкка чыгып сөйләргә Аллам сакласын. Кешенең тормышында изге, бернинди очракта да тияргә ярамаган нәрсәләр бар. Ул да булса – гаилә, дин, әти-әни.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ә пиар хакына нәрсәләргә барыр идегез?

Минем махсус пиар уйлап чыгарганым юк. Тормышымдагы кайбер ситуацияләр үзләреннән-үзләре пиарга әйләнде, шул гына. Гүзәл Уразова белән песи вакыйгасын хәтерлисездер. Ул бит пиар түгел иде инде. Бер яктан – пиарга әйләнде, икенче яктан, мин ул хәлләрне бик авыр кичердем. Әти-әни, туганнар, гаиләм алдында уңайсыз булды.

Халыкка төрле приколлар кирәк сыман миңа. Синең кем белән аерылган, кем белән йоклаган, кемнән авырың калган кебек нәрсәләр кызык түгелдер.

Киресенчә, шулар турында егылып укыйлар бит.

Шулаймыни? Миңа да әллә ни хәтле хатыннар яза: «Әйдә синең белән төн уздырыйк әле», – диләр. Минем хатынга: «Синең Фирдүсең «гулять» итә», – дип смслар килә. «Хатының киенә, бизәнә белми», – дип язалар. Андыйларны сөйли башласаң… Аларны исән түгел кешеләр яза бит. Игътибар итмәскә тырышам. Тик менә хатынга тисәләр, ачу чыга. Әйтәсе сүземне бәреп әйтеп, ераккарак «послать» итәм. Аның өчен Резидәм ачулана инде мине. «Сүгенмә, син – артист кеше, үзең халыкны тәрбияләргә тиеш», – дип. Тик мин яратмыйм балаларыма һәм хатыныма кагылганнарын. Минем хатын – бик акыллы, зирәк хатын. Аңа дөнья күргән хатыннар да киңәш сорап киләләр. Үзем дә киңәшләр сорыйм мин аннан. Безнең Резидә белән каты итеп ачуланышканыбыз да юк. Үпкәләшеп алсак та, бик тиз дуслашабыз. Күңелебездә бер-беребезгә нәфрәт саклап йөрмибез.

Резидәм – мине бу 10 ел эчендә кардиналь үзгәрткән кеше. Сабыррак булырга, гаиләне хөрмәт итәргә, балаларга әйбәт әти булырга өйрәтте ул мине. Резидәнең әйткән сүзе нык керә инде миңа. Бик хөрмәт итәм мин аны, шуңа күрә минем хатыныма тимәсеннәр!

Хатыным – миңа, мин аңа ышанам. Резидәне: «Берәр кыз: «Бу – Фирдүстән» дип, бала күтәреп килсә нишлисең?» – дип шаяртканым бар. «Минем инде бернәрсәгә дә исем китмәячәк», – диде.

Резидәм миңа ышанганга да мин аны шулай хөрмәт итәмдер. Шуңа күрә гаилә белән пиар ясауны кабул итмим. Мин – кемдер өчен җүләр, кем өчендер ярдәмчел кеше, гади артистр. Ә балаларым өчен үрнәк әти буласым килә. Киләчәктә балаларымның үземне хөрмәт итүләрен телим.

Безнең әтинең «кызган», бәйрәм итеп кайткан вакытлары, әнинең дә әллә нинди ачуы килгән, аерылып китәргә җыенган чаклары булды. Ләкин әни гаиләдәгене тышка чыгармады. Өстәле тулы ризык булыр, әтинең киеме чиста булыр иде. Без шуны күреп үстек. Әнине шуның өчен хатын-кыз буларак та хөрмәт итәбез без энем белән.

Минем махсус операциядәге егетләргә ярдәм итүемне «пиар», «мактана» дип сөйлиләр хәзер. Мин хәлдән килгәнчә кемгәдер ярдәм итә алам икән, Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Бәлки, мактанган кебек тә тоеладыр. Аңлап кабул итүчеләр дә күп. Медальнең ике ягы бар. Алай да, болай да сөйләргә була. Әмма минем күңелем чиста, миңа андый пиар кирәк түгел, башкалар да кушылмасмы, дип кенә күрсәтәм.

Ә пиарга килгәндә, безнең татар милләте нинди пиарны кабул итә икән соң ул? Синең пиарыңа карап тормыйча, нинди артистны ярата – шуның концертына киләдер инде ул кеше.

Ильмира белән Руслан танылып киттеләр бит. Пиар өчен дип чыгармасалар да, син әйтмешли, үзеннән-үзе пиарга әверелеп китте гаилә мөнәсәбәтләре. Икесе дә тулы заллар җыя хәзер, иҗатлары үсеш кичерә.

Бәлкем, аерылгач, бер-берсенә «мин булдырам» дип дәлилләргә теләп, тагын да тырышыбрак эшли башлаганнардыр.

Һәркем үзе өчен сайлый – иҗат белән шәхси тормышны катнаштырыргамы, юкмы. Шәхсән үз фикеремне мин әйттем: иҗатта үсеш алыр өчен акыллы, чибәр, матур, тыйнак Резедәмне андый әйберләргә катнаштырмаячакмын. Ул мондый мөнәсәбәткә лаек түгел. Тямаевны халык артисты иткән Резедәм булып калсын.

Тәтишканы да, Ришатны да, Руслан белән Ильмираны да тәнкыйтьләргә хакыбыз юк. Бәлки, аерылышулары аларга чыннан да пиар булган, аларның концертларына халык күбрәк йөри башлагандыр. Шул рәвешле гаилә бизнесын үстергәннәрдер. Ярар соң, молодцы.

Ришат кебек хәсрәт, авырлыклар күргән артист юк әле ул. Әти-әнисен, абыйсын җирләде, үзе бик талантлы, акыллы егет, халык аны ярата, хөрмәт итә. Ул авырлыклар аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган булгандыр. Алга таба барысы да әйбәт булсын. Гаиләләре дә, концертлары да тулы булсын, кушылып, бәхетле яшәсеннәр.

Ринат Рахматуллин: «Минем тормышта пиар күп булды»

Ринат Рахматуллин сорауга смс белән генә җавап бирде.

«Ришат белән Тәтишканың бу мөнәсәбәтләре пиар булмагандыр. Чынлап та проблема булган аларның, кыска вакыт эчендә аңлап, хәл иткәннәр, молодцы.

Минем тормышта да «пиарлар» күп булды. Үзем махсус уйлап чыгарган пиарлар да бар иде. Теләмәгәннәре дә күп булды. Бүгенгесе көнгә миңа җитте», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ришат Фазлыйәхмәтовның Тәтишка белән башта аерылу, кабат кавышу вакыйгасы турында түбәндәге язмаларда укырга мөмкин:

Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылышкан

Ришат Фазлыйәхмәтов кызларны мунчага чакырып, шикле видео яздырган

Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аерылышуы турында: «Ир-ат игътибары җитми»

Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аралары бозылу турында: «Икебез дә гаепле...»

Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишкага: «Безнең бәхетле мизгелләр... Бик сагындыра...»

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишка, барысы да синең өчен эшләнде. Матурым, мин сине яратам!»

«Сугышмасак ярый инде»: Ришат Фазлыйәхмәтов урамда Тәтишкасын очраткан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100