![Ришат Фазлыйәхмәтов хатыны белән аерылышкан](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/7/13/6baa2127c2a20981ea8d1250b1e92560.jpg)
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмира белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы барлык имеш-мимешләргә, «пиар өчен кыланышалар» дигән сүзләргә зур нокта куйды. Ришат белән Эльмира аерылышкан.
Ул виртуаль дуслары өчен болай дип пост язган:
«Журналистлар да күп сорап тора, сез дә язасыз. Без аерылыштык. «Ришат – син гаепле», «Эльмира дөрес эшләмәгән» ише фикерләр дә күп килә. Дөреслекне без икәү генә беләбез, халык алдында ачып саласыбыз да килми. Бу – ике олы кешенең уйлап эшләнгән гамәле. Гаеплене эзләү дә дөрес булмас, чөнки без үз тормышыбызны яшибез. Шаблоннарга туры китереп яшәргә тырышмыйбыз. Ничек бар – шулай!
Хәзер миңа бу тема турында сөйләү авыр бирелә, аңларсыз дип уйлыйм. Дөресен, бәлки, вакыт узгач сөйләрбез. Анда да сүз өчен түгел, ә киңәш итеп. Тагын бер кат кабатлыйм – мин бу темага сөйләшергә теләмим», – дип кырт кискән артист.