Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ай-яй, хурлады...» – Марат Яруллин Данир Сабировка җырламаска киңәш иткән

news_top_970_100
«Ай-яй, хурлады...» – Марат Яруллин Данир Сабировка җырламаска киңәш иткән
Фото: Марат Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Шушы көннәрдә Данир Сабиров «Язлар» җырын яңартып, тере уен кораллары белән яздырып, үзе әйтмешли, яңача җырларга өйрәнеп, камилләштереп чыгарды. Юмор остасының сәхнәдәше Марат Яруллин, бу җыр чыкканнан соң, Данирның иҗатына берникадәр бәя биргән, хәтта җырламаска киңәш иткән.

Марат социаль челтәрдә сторисларында Данирның «Язлар» җырын тыңлый-тыңлый болай дип сөйләгән:

– Бүген якын дустым Данир Сабировның яңа җыры чыккан икән. «Язлар килә, язлар...» Чынлап та, бүген – язның беренче көне. Данир маладис, «красавчик»! Ни әйтәсем килә: син бит инде «мощнейший» юморист, татар юморының короле бит инде син, «брат», сүз юк! Ә җырга килгәндә... Җыр фонындагы тышлык, бэк-вокал шәп булган, аранжировкаң әйбәт... Менә тыңлыймын да, шундый фикер килде башка: бәлки, сиңа шулкадәр акча туздырырга кирәкмидер җырларга? Бәлки, сиңа юмор белән генә шөгыльләнергәдер? «Брат», уйлап кара үзең. Дуслар, ә сез ничек уйлыйсыз? – дип сөйләгән Марат.

Данир Сабиров та якын дустына җавапсыз калмаган:

– Күрәсең, март җиткәнгә, Марат акыл өйрәтә башлаган бит әле. Нәрсәгә миңа акча тотарга, нишләргә, туздырыргамы, юкмы... Җәмәгать, «страница»сына керегез әле шуның, карагыз әле минем турында нәрсә ди, ә? Мактады-мактады да, хурлап туктады. Ай-яй-яй... Үзем беләм мин нишләргә икәнен: җырларгамы миңа, юмор сөйләргәме. Әле 1 ел гына гастрольләрдә йөрисең бит, үскәнем, инде акыл өйрәтә монда 10 ел йөргән абыйларына! Алай ярамы-ы-ый, – дигән, хәтере калып, Данир.

«Бәлки, син миңа юморлар да язып бирерсең? Ләкин мин, синең урыныңда булсам, бер 5 ел татар теле дәресләре алыр идем», – дип, өстәп язып та куйган Данир Маратка.

Ниүжәли, иҗатташ дуслар арасыннан кара мәче йөгереп узган инде, ә?! Әллә бу икәү арасында алдан планлаштырылган пиар алым гына микән?..

Видеолар: җырчыларның социаль челтәрдәге сторисларыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100