Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Яруллин Данир Сабировның ишегалдындагы бозны ваткан, Миләүшәгә чәчәк бүләк иткән

news_top_970_100
Марат Яруллин Данир Сабировның ишегалдындагы бозны ваткан, Миләүшәгә чәчәк бүләк иткән
Фото социаль челтәрдән

Марат Яруллин белән Данир Сабировның «баттл»ы озакка китте. Барысы да яшь җырчының Данирга җырламаска, ә юмор белән генә шөгыльләнергә киңәш итүе аркасында башланды. 10 ел сәхнә тоткан, гастрольләрдә йөргән Данирга бу киңәш ошамады, алар бер-берсенә «чеметкәли торган сүзләр» дә әйткәләде.

Аннары алар бер-берсенә биремнәр бирергә тотынды. Данир Сабиров үзбәк киемен киеп, «мин – танылган җырчы» дип, Бауман урамында афиша таратып йөрде, Марат Яруллин, хатын-кызлар туны киеп, базарда казылык сатты, аны шулай ук үз афишасына төреп бирде.

Данир Сабиров, Маратның биреме буенча, 60 яшьтән өлкәнрәк хатынны романтик кичке ашка да чакырды. Юмор остасы гастрольләрдә булу сәбәпле, биремне көттерде. Марат аның концертларын «берәр нормальный җыр» белән тәмамларга тәкъдим итте. Әмма Данир яшь җырчының бу тәкъдимен кабул итмәде, Маратка ишегалдындагы карны килеп көрәргә кушты.

Марат Яруллин һәр биремне бик теләп, көтеп алып башкарды. Ул музыкантлары белән төялеп, юмористның капка төбенә килеп тә туктады. Беренче эш итеп, ул Данир Сабировның хатыны Миләүшәгә чәчәк бәйләме бүләк итте.

Әмма ишегалдындагы кар эреп бозга әйләнү сәбәпле, Маратка боз ватарга туры килде. Җырчыга төркемендәге егетләр дә булышты, капка төбеннән өйгә кадәр араны ялт иттереп куйдылар. Эш беткәч, Марат Яруллин җырлап та бирде, ә Сабировлар гаиләсе «медляк» биеде.

Аннары артистлар социаль челтәрдә «әйткәләшкән».

«Данир Сабиров, биремеңне үтәдем. Синең абзарың шул хәтле чиста булганы да юк иде әле», – дип язып куйган Марат, никтер, ишегалдын «абзар» дип.

Халык Данирның эшен эшләп киткән егетләрне ашатып-эчертмәвенә шаккаткан.

«Данир, «чәй эчермәдем» дигәнеңә ышанмадым, син бит киң күңелле. Шундый шәп, тырыш егетләрне чәйсез җибәрдеңме?» – дип сораучыга: «Тырыш егетләр вакытында килә», – дип җавап язган Данир Сабиров,  ә Марат Яруллин: «Юк, апа. Эш беткәч, абзарыннан куып чыгарды», – дигән.

Халык Данир Сабировныңбрусчаткасы өчен дә борчылган: «Җәй алыштырасы була инде, боз ватуны яратмый бит ул», «Брусчатканы лом белән әйбәтләп йомшарттыгызмы».

«Акыллы әйтер – юл куйдым, ахмак әйтер – җиңдем» дип язган берәү һәм «баттл»ны вакытында туктатырга киңәш иткән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100